|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.12.2014 Матбугат
“Туган як” газетасын булдыручы Рифат Ибраһимов: “Күңелем белән журналист мин”Күптән түгел редакциядә кунакта газетабызның беренче хөрмәтле редакторы, аны булдырырга тырышып йөргән инициатив төркемнең иң активларының берсе, хөрмәтле аксакалыбыз Рифат ага Ибраһимов булып китте. Без аның белән түгәрәк өстәл артында аралашып, милли басма булдыру фикере ничек туганы, газетаның беренче санының дөнья күрүе, беренче хезмәткәрләре турында сораштык. Газетаның бүгенге кыяфәте, төзелеше, эчтәлеге турында да аксакалыбызның фикере белән кызыксындык, әлбәттә. Рифат ИБРАҺИМОВ:
- “Туган як”ның бүгенгесе, Ходайга шөкер, сүз тидерерди түгел – соңгы вакытта ул нык алга китте – эчтәлеге дә югары дәрәҗәдә, версткасы да. Нижгар төбәге татарларының тормышын киң яктыртасыз, күп кенә актуаль темаларны күтәреп чыгасыз. Безнең хыялны тормышка ашырып, төсле номер да чыгардыгыз, алда газетаның һәр саны төсле булып чыга башлар дип ышанам, халыкка ул ошар, тагы да якынрак булыр.
Олег ӘНДӘРҖАНОВ, газетаның баш редакторы:
- Рифат Фатыйхович, сер түгел, тиражыбыз арта бармый, моның сәбәпләре күп – авылда яшәүчеләр саны азайганнан- азая бара, мәктәпләр ябылу сәбәпле татар теле укытылмый һ.б. Узган гасыр ахырында биш меңгә якын подписчик булса, хәзер “Туган як”ның тиражы өч мең тирәсе генә. Газетаны саклап калыр өчен аны рус телендә чыгарырга тәкъдим итүчеләр бар, Сез моңа ничек карыйсыз?
Р.И.: - Бу яңа фикер түгел, ул ике дистә ел элек тә яңгырый иде. Әмма тулаем рус теленә күчәргә ярамый, телне бөтенләй югалтачакбыз, ә татар газетасына өстәмә итеп рус вариантын да чыгару мөмкинлеген эзләргә кирәк.
Ринат СӨННӘТОВ, баш редактор урынбасары:
- Рифат абый, ә татар газетасы булдыру фикере ничек туды?
Р.И.: - Үзгәртеп кору җилләре исә башлагач, бөтен илдә милли хәрәкәт җанланды – милли оешмалар булдырылды һәм милли басма булдыру мәсьәләсе дә актуаль булып өлгереп җитте. Без, бер төркем активистлар, Сергачта райкомда җыелып татар газетасы булдыру турында сөйләштек. 1990 елның апрель аенда ул чакта беренче секретарь булып эшләгән иптәш Гугушкин мине чакыртты һәм булачак милли газетаның редакторы булырга тәкъдим итте. 4 май көнне облисполкомнан газетаны гамәлгә кую турында карар алып, 5 майда район газетасы редакциясе бинасында бүлеп бирелгән бер бүлмәгә эшкә килеп утырдым. Коллектив туплап, барлык кәгазь эшләрен хәл итеп ярты елдан артык вакыт узды һәм “Туган як”ның беренче саны 1990 елның 7 декабрендә дөнья күрде, ниһаять.
Румия ХАМЗИНА, яшьләр бүлеге редакторы:
- Рифат абый, газетаның беренче санын кулыгызга алгач нинди хисләр кичердегез?
Р.И.: - Әлбәттә, нык дулкынлану. Без бөтен коллектив белән типографиягә төшеп (“Туган як” бүгенге бинага күченгән иде инде) газета басылганны көттек, аннары типография хезмәткәрләре белән бергәләшеп аны карап чыктык. Аларга да рәхмәт, нык тырыштылар, ул чакта бит һәр хәрефне берәмләп җыя иделәр.
Илнар САДЕКОВ, информация бүлеге редакторы:
- Рифат абый, татар газетасы булдыруның төп максаты нинди иде?
Р.И.: - Иң беренче максат, нижгар татарларының тормышын, көнкүрешен яктырту, мәдәниятне, гореф-гадәтләрне саклап үстерү иде. Телне, бигрәк тә әдәби телдә сөйләшүне күтәрү дә көн кадагында беренче булып торды. Дөрес, без әдәби телне аңламыйбыз, “үзебезцә” языгыз диючеләр дә булды. Әмма күпчелек газетаны күтәреп алды, үз авторларыбыз – шагыйрьләр, тарихчылар һәм башкалар яза башлады. Кыскасы, “Туган як” халык газетасы булды һәм бүгенгәчә шушы тугры юлыннан атлый.
Наилә ЖИҺАНШИНА, җаваплы сәркатип:
- Рифат абый, Сез гомерлек укытучы буларак, бөтенләй таныш булмаган өлкәгә – газета эшенә күчәргә курыкмадыгызмы?
Р.И.: - Һәр яңа эш бераз куркыта инде, әлбәттә. Әмма мин күңелемдә һәрчак журналист идем, күрәсең. Әле мәктәптә укыган чакта ук стенгазета чыгаруны миңа йөкләгәннәр иде. Институтта укыганда да бу вазифа минем өскә йөкләнде, укытучы, директор булып эшләгән чакта да стенгазета чыгаруны һәрчак күздә тота идем. Дөрес, җиңел булмады, әмма тупланган иҗади коллектив белән бердәм булып эшләдек, бар киртәләрне җиңдек. Сафа Ахтыныч Мостафин, Наҗия Зиганшина, Олег Әндәрҗанов, Рәйсә Җәфәрова, Наил Җәфәров, Камил Фәткуллин тырышып эшләделәр. Наҗия кечкенә механик машинкада текстлар җыя иде. Аннары инде “Ятрань” электр машинкасы сатып алдык, аны Сафа Ахтыныч белән Казанга илтеп, татар шрифтына күчерттек.
Хәзер менә карыйм да, шатланам – һәрберегезнең алдында компьютер, бина җылы, уңайлы, бу шартларда эшләү рәхәт инде. Шуңадыр иҗат җимешебез – “Туган як”ыбыз да матурая, кызыклы була бара. Әлбәттә, монда инде редактор Олег Хөсәиновичның өлеше зур. 24 ел элек башлаган эшебез бүген ышанычлы кулларда һәм мин моңа бик шат. Алда да бер сүздә, бер киңәштә булып эшләгез, газетаның милли йөзен югалтмагыз, ул нижгар татарларының көзгесе булып кала бирсен.
О.Ә.: - Рифат абый, әңгәмәгез өчен зур рәхмәт, сезгә дә башлаган хезмәтләрегезне төпләүдә – китапларыгызны чыгаруда уңышлар телибез.
Наилә ЖИҺАНШИНА |
Иң күп укылган
|