|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.12.2014 Матбугат
Җирле ТВның язмышы хәл ителәБерничә ел элек Татарстанда федераль максатчан программа кысаларында шәһәр һәм районнарны цифрлы телевидениегә күчерү эше башланып киткән иде. 2015 ел ахырына республика халкының якынча 98 проценты (!) мондый телевидение белән тулысынча тәэмин ителергә тиеш. Хәтерләсәгез, 2012 елның 1 мартында Казанда Россиядә беренчеләрдән булып цифрлы телевидение эшли башлады. Төгәл бер ел узганнан соң, Чаллы халкы да әлеге форматтагы телевидениедән файдалану мөмкинлегенә ия булды. Соңрак бу челтәргә республиканың район-авылларын да тоташтыра башладылар. Цифрлы телевидение популярлаша
Россия телевидиение һәм радио челтәренең Татарстандагы филиалы директоры Владимир Якимов сүзләренә караганда, әлеге эш алты этапта тормышка ашырыла.
Хәзерге вакытта республиканы цифрлы телевидение белән тәэмин итүнең бишенче этабы тәмамлану алдында. Аның кысаларында 8 объектны гамәлгә кую күздә тотыла. Бүгенге көндә Түбән Актаныш, Рус Макылы һәм Зур Әтнәдә АМСлар төзелеп беткән инде. Буа, Җәлил, Актүбә, Миңнебай һәм Иске Арыш объектларында исә монтажлау-төзелеш эшләре дәвам итә, - дип ассызыклады ул Татарстанда телерадиотапшыруларны үстерү һәм цифрлы технологияләргә күчү комиссиясе утырышында.
Хәзерге вакытта Татарстанда цифрлы телевидениенең икенче мультиплексын популярлаштыру буенча да актив эш бара. Аны 2013 елның җәендә тантаналы рәвештә эшләтеп җибәргәннәр иде. Хәзерге вакытта икенче мультиплекска керүче телеканаллар Чаллы, Зур Алан, Шәмәрдән, Түбән Кама һәм Чистай телеүзәкләре аша күрсәтә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: бүгенге көндә алар тест режимында гына эшли.
Владимир Якимов сүзләренә караганда, хәзерге вакытта Татарстан халкының 87 проценты цифрлы телевидениенең беренче мультиплексыннан файдалану хокукына ия булган инде. Ә икенче мультиплекска керүче телеканалларны исә халыкның 72 проценты карый ала. 2015 елда Татарстан халкының 98 проценты цифрлы телевидениедән тулысынча файдалану хокукы алырга тиеш.
Тик моңа ирешү өчен шактый зур бурычларны тормышка ашыру таләп ителә.
2016 елда әлеге челтәр белән тулысынча тәэмин ителгән зоналарны билгеләп, проблемалы участокларны ачыклау күздә тотыла. Шул чагында без цифрлы телевидение белән тәэмин ителмәгән торак пунктларны ачыклый башлаячакбыз. Халыкны телевизор караудан мәхрүм итмәс өчен, цифрлы телевидениенең антенналы аналогы 2018 елга кадәр параллель рәвештә эшләячәк, - дип ассызыклады җитәкче.
Җирле телеканалларны нинди язмыш көтә?
Бу өлкәдә шактый алга китеш булуга карамастан, тиз арада хәл ителергә тиешле проблемалар да юк түгел. Беренче чиратта, бу җирле телевидениене үстерү белән бәйле мәсьәләләр.
Хәзерге вакытта 20 җирле телеканалның язмышы һаман да билгесез булып кала бирә. Алар цифрлы телевидениенең бер генә мультиплексына да кертелмәгән. Өстәвенә, берсенең дә цифрлы эфир ешлыгына лицензиясе юк. Бу – тиздән үз ешлыгы булмаган телеканаллар ябылырга тиеш булачак дигән сүз, - дип ассызыклады “Татмедиа” генераль директоры Фәрит Шәһиәхмәтов үзенең чыгышында.
Җитәкче сүзләренә караганда, хәзерге вакытта республика авылларында иярченле телевидение өстенлек итә, ә шәһәрләрдә, киресенчә, кабельле телевидениене үз итәләр. Боларның барысы да цифрлы телевидениегә көндәшлек тудыра. Тагын бер мөһим проблема – республикада антенналар челтәрен яңарту таләп ителә.
Җирле телеканалларның киләчәге “Яңа гасыр” телерадокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминовны да борчый.
- Тиздән Россиядә бары тик 20 телеканал гына калыр, ахрысы. Төбәк телеканаллары әкренләп юкка чыгуга таба бара. Билгеле булганча, киләсе елдан яңа федераль закон гамәлгә керә. Аның буенча эфирда үз ешлыгы булмаган телеканалларга реклама белән шөгыльләнү тыелачак. Без Татарстан Дәүләт Советы аша әлеге законга үзгәрешләр кертергә телибез. Төзәтмәләр бу федераль канунның җирле телеканалларны читләтеп үтүенә кагыла, - дип ассызыклады Илшат Әминов.
Рәмзия ЗАКИРОВА |
Иң күп укылган
|