поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
10.12.2014 Мәдәният

Тыңлаучысы шыр тилеме?

Язма башын каян алганымны чамалыйсыздыр – Туфан Миңнуллинның бүген классикага әверелгән пьесасы герое, һәркемгә таныш зирәк карт Әлмәндәр болай дип җырлап утыра:

Мин җырлыймын шырдыйны,
Шырдый белән бырдыйны,
Җырламас идем шырдыйны –
Тыңлаучысы шыр тиле!

Шулайдыр, шыр тиледер, югыйсә, шырдый-бырдый сүзләрне, җырларны тыңлап утырмас иде! Бүтәне булмагач, тыңлыйсың инде, диючеләргә дә сүз әйтеп булмый тагын: көне-төне сөйләп-көйләп торган радиоларда, теле-экраннарда колакка эленердәй, йөрәккәй үтәрдәй җырлар унга берәү дә очрамыйдыр. Ә радиоалгыч белән телевизор, бер кабызып куйгач, сөйли дә сөйли, җырлый да җырлый инде ул...

Башкортстанга кайтып яши башлагач, татар мәркәзеннән рухым белән аерылып бетә алмаганга күрә, транзистордан Казанның “Болгар” радиосын эзләп табып, радиоалгычларымның берсен шул дулкынга көйләп куйдым, әмма озакламый аны энекәш бүлмәсенә керттем (сәбәбе хакында алга табарак), ә икенчесен, кухнядагысын, Уфадан башкортча-татарча “Юлдаш”ны һәм, вакыты җиткәч, Русия радиосы сигналы аша “Татарстан” радиосын тыңлар өчен тотам. (Бу радиолар турында элегрәк язганым бар иде инде, кабатлансам да язык булмас). Бүтән радиостанцияләрне, авылда “тотып” булмый торганнарын, көндезге эшләрем беткәч, үз бүлмәмә кереп, Интернет аша тыңларга тотынам. Көндез – җырлы тапшырулар, ә кичен һәм төнлә - сәясәт – минем көндәлек меню шундыйрак. Югыйсә, баштарак исәбем көнозын “Болгар”ны тыңлау иде, әмма тыңлый башлагач, бик тиз үтләдем. Радионың концепциясен коручылар баштан ук, үзләренә калганда, тапшыруларын бик тә хәрәкәтчән, мобиль, үтемле итәбез дип уйлап, ил киңлекләрендә лыгырдап утыручы йөзләгән бүтән радиостанцияләр калыбында эшләтеп җибәрделәр. Ләкин бүтәннәр оста файдалана торган формат боларның кайсыдыр җиренә килешмәде ахры: килделе-киттеле сүзләрен тыңлап, тозсыз җырларыннан туйгач, көндәлек “рационыма” “Юлдаш”ны алдым. Татарчасын да, башкортчасын да рәхәтләнеп тыңлыйм. Башкортстан халкына бу ике тел дә яхшы аңлашыла, тыңлаучы һәм туры эфирга чыгучы кешеләргә теге яки бу тапшыруның кайсы телдә баруы да әһәмиятле түгел бугай, башкортчасына татарлар, татарчасына башкортлар кушылып китә, эфир кунаклары да еш кына милли яктан төрле була, дөресрәге, ике төрле. Ләкин ул бер-берсенә бик якын төрлелек кенә. Идел буе территориаль округына кергән өлкәләр һәм республикаларда ФМ форматында эшләүче радиостанцияләр арасында узган конкурста “Юлдаш”ның алга чыгуында аз булса да минем дә өлешем бардыр, чөнки тыңлый торгач, шуннан да яхшырагын тапмадым, “Юлдаш” өчен тавыш бирдем. Мактавым сөйләүче журналистларның теленә дә, аерым тапшыруларга да, халык белән аралашу рәвешенә дә, эфирда яңгыраган җырларның сыйфатына да кагыла. Мактыйм дигәч тә, һәр әйткән сүзләре алтын-көмеш түгел, билгеле, алып баручыларның сөйләмендә хаталар җитәрлек анда да, ләкин мин бүген күбрәк җырга, бигрәк тә җыр текстларына кагылып үтмәкчемен. Тәнкыйть алдарак булыр, әлегә исә бу “Юлдаш”та халык җырларының күп яңгыравын, бүгенге авторлар иҗат иткән күп кенә җырларның да күңелгә ятышлы, халыкчан икәнен әйтеп китим. Бу яктан “Юлдаш” белән “Татарстан” радиосы охшашлар, гәрчә форматлары төрле булса да. Тыңлаучы беләдер,егерме еллар элек, кискен үзгәрешләр чорында, яңалары ачылып, искеләренең форматлары үзгәргәндә, “Татарстан” теле-радиокомпаниясе элекке форматында калды. Журналистлар корпусы беркадәр яңарып-яшәреп тора, кайбер яңа тапшырулар барлыкка килде, алай да бернинди ашык-пошыклык, күп ФМ-радиостанцияләргә хас җиңелсулык модасын куу юк анда. Сөйләмнәре дә төзек-төгәл, чын әдәбилеккә тугры кала бирә. Музыкаль тапшырулары җитди, саллы. Радионың алтын фонды “сандыгы” нигездә “Болгар” радиосы кулында калса да, нәкъ менә “Татарстан”да яңгырап тора ул фондның төп байлыгын тәшкил иткән җырлар, инструменталь музыка, татарның опера һәм балет сәнгате музыкасы. Халык җырларын да күбесенчә шул радиодан тыңлыйбыз. Ләкин “Татарстан” радиосы Русия радиосы дулкынында эшләгәнгә күрә, көн буена шул дулкында утырып, Казан тапшырулары вакыты җиткәнен көтәргә күп тыңлаучының түземлеге җитмидер, мөгаен. Ярый әле, Башкортстанда “Юлдаш” бар. Казаннан да сирәгрәк яңгырый торган “Зөләйха”, “Хәмдия”, “Рамай”, “Сарман”,”Шахта”, “Кара урман”нарны “Юлдаш” бик еш тапшыра. Билгеле инде, Салават Фәтхетдинов әйтмешли, хәзер эстрадада җиде йөзләп җырчы киләп-сарып йөри, җыр продукциясе галәмәт күп, ә радиостанцияләргә һаман саен яңа җыр кирәк. Димәк, алар да гел генә шедеврлар тапшырып утыра алмый, югыйсә, адым саен кабатланырга туры киләчәк. Арага бик күп җыр чүбе килеп керә, телисеңме-теләмисеңме, тыңлаучыга аларын да “йотарга” туры килә. Һәм без йотабыз. Алай гына да түгел, ни көе, ни тексты колакка ятышсыз кайбер җырларны, еш тапшырылып торгач, җыр эталоны итеп кабул итә башлыйбыз хәтта. Соңгы ике дистә ел эчендә (ә бу бит бер буын яшьләр гомере) тозсыз, мәгънәсез, сыйфатсыз җырларга кул чабып торучы тыңлаучылар сафы барлыкка килде. Менә шундый чидибырларны ( кайчандыр газетада үзем әйләнешкә кертеп җибәргән бу сүзнең шедеврдан үзгәртелгәнен аңлыйсыздыр), кул җиткәнчә, кәгазьгә теркәп барырга тырышам. Шуларны газета укучылар белән бергәләп сүтеп җыясым килеп китте.

Йөрәк түреннән чыккан дигән гыйбарә бар бездә: шигырьне, җырны, хис-тойгыны, сагынычлы сәламне татар-башкорт әнә шулай “йөрәге түреннән чыгара”. Ә бүгенге күп җырлар иҗатчының кайсы төшеннән чыга икән? Элегрәк такмак чыгаручыга, көй иҗат итүчегә, осталыгына сокланып, авыл әби-бабайлары: “Әллә моны үз к...еңнән чыгардың?”- дип тел шартлаталар иде. Бүгенге күп чидибырларның беркатлы халкыбыз әйтә торган нәкъ шул урыннан чыгуына чынлап та ышанырсың, билләһи! Хәзер радио-телевидениедә худсоветлар юк, кайсысы югары сыйфатлы, ә нәрсә сәнгать чүбе – моны әллә ни иләп утырмыйлар. Үземне бүген шул юкка чыккан худсовет итеп сизә башладым. Мин генә түгел, сүзгә, моңга талымлы бүтән тыңлаучыларыбыз да шулайрак тоядыр үзләрен. Тик ни кызганыч, бу “худсоветларга” колак салучы юк. Мисалларга күчим. Аларны “Болгар”дан, “Юлдаш”тан, “Татар радиосы”ннан, “Туган тел” , ТМТВ теле-каналларыннан ишетеп җыйдым. Бер үк җырлар төрлечә ешлык белән тегендә дә, монда да әйләнә бит. Менә бер җырдан өзек:

Күзләреңне яшермә син,
Кулларыңны сузып сал.
Йөрәгемнең яртысы бул,
Бердәнберем булып кал.

Моны язган кеше ничегрәк күз алдына китерә икән кулларны сузып салуны?
Кулны кулга салып була әле, кулны биреп була, кул кушырып була, ә сузып салуы
ничегрәк була аның? Сузып салыр өчен, мөгаен, башта үзеңә сузылып ятарга
кирәктер, анда инде кулы да, аягы да сузыла. Менә шундый шигъри табыш, теләсәң
ничек аңла!

Сүнгән сөю учакларын
Торгызу кирәк микән? –

дип сорый бер җырчы егет. Торгызу белән тергезү арасындагы аерманы аңламый инде ул, мескен. Заманында Мәликәнең җырда кайсыдыр бер сүзне ялгыш әйтүеннән көлгән идек. Ә бит Мәликә Урта Азиядә туып, монда күченгәч кенә татарчаны, башкортчаны өйрәнә башлаган кыз, димәк, кайбер хаталары гафу да ителә. Беркөнне мин аның бер телевидение каналына биргән интервьюсын тыңлап тордым һәм сокландым – бүген Мәскәүдә яшәүче Мәликәбез татарча шундый матур әдәби телдә сөйли, күпләргә үрнәк булырлык! Ә менә гайрәтне чигерердәй күп җыр текстларын үз җиребездә - татар, башкорт халкының сөйләм телен ишетеп үскән егет-кызларыбыз яза. Тел шапшаклыгының төбендә әллә милли телләребезне мәктәптә өстән-өстән генә укыту, аңа җитди предмет итеп карамау да гаепле микән? Атнасына бер-ике сәгать кенә укытып, телгә сөю, ихтирам тәрбияләп тә, аның нечкәлекләренә өйрәтеп бетереп тә булмый, билгеле. Ә Башкортстанда милли телләрне укыту сәгатьләре нык кыскарды. Шуңа да яшьләрнең сөйләм теле бүген “чыктым аркылы күпер”дән ерак китмәгән. Әмма җырны барысы да ярата, күпләренең, радио-телевидение үрнәгендә, тиз генә җырчы, көйче, шагыйрь буласы килә. Тел чишмәсеннән су эчмәгән, махсус факультетларда укымаган йөзләгән кеше, җыр индустриясенә кереп, җиңел популярлык яуларга, артист исеме күтәрергә, ахыр килеп, акча эшләргә омтыла. Белемсезләр, гадәттә, әрсезлек белән алдыра. Андыйлар үз-үзенә тәнкыйди караш ташлап, әле мин сыйфатлы җыр, шигырь яза алдыммы соң, дигән сорауны биреп мәшәкатьләнмиләр, билгеле. Бер-ике җыры радиога кереп киттеме – ул инде йолдыз! Радиодан ишетелгән күп кенә җыр текстларында исә элементар ритм, рифма юклыгы күзгә, дөресрәге, колакка чалына.

Назлы сүзең, матур елмаюың
Хис-акылдан мине яздыра,
Рәхмәт сиңа, иркәм, мең-мең рәхмәт
Яннарымда минем булганга.

Яздыра белән булганга сүзләрен рифмалау өчен, ай-һай, никадәр талант кирәк! Шагыйрьләр арасында балта белән пычкыны да рифмалаштырып була дигән бер шаяру бар: шушы ике сүз арасына акрынлап рифманы якынайта торган сүзләр тезеп чыгарга кирәк. Әйтик, менә болайрак: балта – калта – көлтә - көчкә - мичкә - кичке – пычкы. Ләкин җыр текстында, шигырьдә, гадәттә икенче һәм дүртенче юлларның соңгы сүзләре арасындагы рифма чәчрәп ятарга тиеш! Бүтән юллар да рифмалашырга мөмкин, ләкин бусы инде башка мәсьәлә, шигырь үлчәменең төрләре мәсьәләсе. Күптән яңгырый торган бер җыр бар, кушымтасы мондыйрак:

Мәхәббәт йөрәктә диләр,
Түгел шул, бәгырькәем:
Мәхәббәт ул җанда була,
Бел шуны, кадерлекәем!

Рифмасын әйтеп тә тормыйм инде - зәвыклы шагыйрь мондый рифмалауны (бәгырькәем – кадерлекәем) затсызлык дип саный, билгеле. Ни-нәрсәне кире кагуын һәм нәрсәне раславын карагыз әле сез моның: мәхәббәт кешенең кайсы төшендәрәк, нинди әгъзасында була дип сорый да, шуңа, үзенә калса, дөрес итеп җавап бирә, янәсе. Бердән, бу сорау лирик җыр өчен мөһимме, икенчедән, йөрәк белән җан арасында, шигъри образны күздә тотканда, нинди аерма бар? Кыскасы, төнге саташу! Кеше үз хисләрен саклый торган тартма сымаграк шундый урыннарны, кыскасы, берәү дә беркайчан да күрмәгән абстракт нәрсәләрне - йөрәк белән күңелне (йөрәк - конкрет бер әгъза, Тукайча әйтсәк, файдасыз бер ит кисәгеннән гыйбарәт булса да, җырда ул бит поэтик, күчерелмә мәгънәдә кулланылган) рифмалаштыра тагы берәү:

Алтын туйлар, җылы сүзләр
Мәңге чыңлар йөрәктә,
Үтә еллар, кала уйлар,
Истәлекләр күңелдә.

Рифмасы бөтенләй дә юк инде, ләкин, әйдә, урыс әйтмешли, черт с ней. Бу дүртьюллыкта берәр төрле нәфислек, шигърилек булса икән һичъюгы! Укучым игътибарлый микән: соңгы елларда җыр текстларында шигърилек бетте. Алар тоташ декларатив, аларда автор нидер игълан итә, нәрсәгәдер дәгъва итә, таләп итә, сорый, ялына, үгетли, чакыра. Әниләрнең кадерен белик, яшәү кадерләрен белегез, руль артына аек баштан утырыйк, гомер бирсәң әгәр, саулык та бир, бу тормышта ялгыз калмагыз һәм башкалар – җыйсаң, бер дәфтәрдә дә бетмәс. Шуларның капма-каршысы – Илһам абый, Әлфия, Фәридә апалар җырлаган җырлар: безнең гомер белән ярышып үсә имән; урман буендагы яшь наратлар син калдырган көйне җырлыйлар; һаваларда оча ике аккош, каурыйлары җиргә коела; Сарман буйкайлары тугай-тугай, тугаенда сайрый бер тургай; төнбоек та сине сагына, сине юксына... Әлбәттә, төнбоек беркемне дә сагынмый, имән кем беләндер ярышыйм әле дип үсми, наратлар да син калдырган көйне җырламый – алар һәркайсы үз тормышы белән яши, кешедә эшләре юк. Ә шагыйрь шул табигать күренешләрен кешеләштереп, җандагы сагышны, сагынуны, югалтуны, яратуны алар теле белән сөйли, күңелне нечкәртә. Бүгенгеләр исә, яратам, сөям, бергә булыйк, яныма кил, дип шәрран ярып кычкыралар. Юри генә тыңлап карагыз әле: шул шәрә ярату, сөю, шашу кебек фигыль, исем-фигыльләрдән торган җырларны сәгатенә ничәне теркәрсез икән!

Кара, кара күзләремә,
Назлы сүзләр эзләмә,
Сөям дигән сүзләреңне
Сизәм мин әйтмәсәң дә!

Эзләмә белән әйтмәсәң дә шәп рифмамы? Юк, бөтенләй дә рифма түгел бу. Аннары, сүзне сизеп буламы? Нидер әйтәсе килүне сизеп, дөресрәге, тоеп була, исне сизеп була, күңел сизә дип тә әйтәләр, ләкин бит бу юллар авторы алай дими бит – сүзләреңне сизәм, ди. Кыскасы, без, тыңлаучылар, авторның нидер әйтергә теләвен сизәбез, ләкин, осталыгы җитмәгәнгә күрә, аңлап бетермибез. Рифманы тоймау – табигый гариплек, саңгыраулыкка тартым бер сыйфаттыр, мөгаен. Юкка гынамыни балаларның музыкальлеген тикшергәндә ишетү, урысча – слух дигән мөмкинлеген беренче планга куялар. Кайбер җырчылар, тавышлары булган хәлдә дә, аваздашлыкны, ягъни рифманы ишетү сәләтеннән азат, колаксыз “йолдыз” халык сүзләрен дә бозып җырлыйлар башладылар:

Карлыган кара була,
Бөрлегән кызыл була.
Сөйгәнеңне ятлар алса,
Йөрәктә яра була, -

дип җырлый бер егет. Беренче юлны икенчесе белән алыштырса, ягъни кызыл белән яраны түгел, ә кара белән яраны рифмалаштырса, бердигән буласы иде дә бит...

Икенчесе болай дип җырлый:
Чиядәй иреннәрең,
Талныкыдай билләрең,
Күзләрең шомыртныкы,
Алмадай йөзләрең...

Кызларның нечкә билен халык элек-электән тал белән чагыштырган, бу шулай, ләкин бер генә халык җырында да “талныкыдай билләрең” дигәнне ишеткәнем юк, чөнки сүз мәгънәсен белгән кеше алай дип әйтә алмый: талның биле бармыни аның, тал үзе нечкә әйбер, кеше билен талның биле белән түгел, ә талның үзе белән генә чагыштырып була. Бу мисалда кызның күзләре дә шомыртныкы икән әле, димәк, шомыртның күзе бар һәм егет сөйгәненең күзен шул шомырт күзенә охшата. Әкәмәт! Ә менә беренче юлдагы чагыштыру – чиядәй иреннәрең – бусы дөрес.

Синең бүген туган көнең,
Иң бәхетле, шәп көнең,
Изге, матур теләкләргә
Өелеп калган көнең, -

дип җырлый матур тавышлы бер егетебез. Бу очракта өелеп сүзенең урынсыз икәнен текстны язган кеше аңламаган икән, бәлки җырчы аңларга тиештер? Теләкләр, бүләкләр өелә ала, ә кеше теләкләргә өелә алмыйдыр, күмелә генә аладыр. Урысларның “ Куча мала” уенында гына кешеләр бер-берсе өстенә өелә алалар.

Менә әле, шушы язманы компьютерда җыеп утырганда, юри генә, “явыз ният” белән - хата эзләү өчен, “Болгар”ны кабызып куйган идем. Шундук берсе килеп капты:

Яшик әле, яшьник әле,
Булмасын безгә чикләр,
Янсын әле, көйсен әле
Йөрәктә булган хисләр, -

дип җырлап утыра бер егет “Болгар”дан. Тавышлары бер-берсенә инкубатор чебешләредәй охшаганга күрә, җырчының кем икәнен белә алмыйм, әмма сизенәм – шәһәрдә туып үскән кешедер, ахры. Алар яза һәм җырлый әнә шундый ана сөте иммәгән шырдый-бырдый текстларны. Булмасын, булган... гомумән, ул булу сүзен, Такташ әйткәнчә, чәпчим чәпчеттеләр инде! Аннары, йөрәктәге хисләр нигә әле янсын һәм көйсен икән? Нәрсә, янмыйча-көймичә, хискә бирелми генә, таш бәгырьле, пошмас җаннар булып яшик димәкчеме бу җырны калыплаучылар? Һәрхәлдә, текстта бүтән төрле мәгънә күренми... Миңа исә нигә кирәк ул йөрәк, янмагач, дигән сүз күбрәк ошый.

Айдар Галимов җырлый торган бер матур җыр бар, мәрхүм Салават Низаметдинов көе бугай:

Тик-так, тик-так килә сәгать,
Вакыт йонын тетә сәгать, -

дигән сүзләр бар анда, дөрес ишеткән булсам. Сәгать йөрешенә охшатып, “тик-так” дип урыслар әйтә, ә без “келт-келт” дибез. Җыр миңа ошый, - башкаруы да, бэк-вокалы да, аранжировкасы да шәп, тик әнә шул “тик-тагы” гына колакны торгыза.

Җырны кем башкаруына карап – ир-атмы, хатын-кызмы, тыңлаучы күңелендә аерым бер сурәт туа. “Хәмдия”не, “Фирдәвескәй”не, “Раушаниям-бәгърем”не, билгеле инде, ир-ат җырчы җырласа дөрес. “Нурия”не дә бездә, Башкортстанда, куе, матур тавышлы ир-егет җырлый. Бер куплетында шундыйрак сүзләр бар:

Иртә була, кич тә була,
Кич җиткәчтен җил була.
Ике күзем юлда була, Нурия,
Килеп китсәң, ни була?

“Нурия” җырында мондый текстны беренче ишетәм. Ярый, шулай да булсын ди, һичбер дәгъвам юк, матур сүзләр, ләкин ир-ат шулай дип җырлагач, күңелдәге теге сурәт бозыла да куя: нәрсә, егетнең берәр проблемасы бар микәнни, әллә сәламәт түгелме, аяклары йөрмиме, әллә, Ходай сакласын, төрмәдә утырамы, югыйсә, сөйгәне янына үзе барырга тиеш бит инде ул, дигән кебегрәк шикле уйлар килә башлый. Әле, өстәвенә, Муса Җәлил сүзләренә җырлана торган “Яз да була” җыры хәтергә төшә:

Яз да була, көз дә була,
Су читләре боз була...
Ике егет бергә килсә,
Сөйләшкәне кыз була.

Шуңар охшаш тагы бер җыр, бусын хатын-кыз җырлый:

Алмагач эргәсе ышык,
Ышыкка төшә (ы)чык,
Көтәм, җаным, тиз(е)рәк чык
Яныма коштай очып!

Бусында да рольләр алышынган: ни өчендер кыз килгән, ә егет әле чыкмаган! Вәт заманалар, вәт эмансипация, дип уйлап куясың ирексездән. Әгәр дә бу текстны ир-егет җырласа, барысы да үз урынына утырыр да куяр иде югыйсә...

Көйнең сүзгә ярашмавы кебек сәерлекләргә инде ияләшеп беттек. Бүгенге җырчылар сөенсә дә сикергәли, сагышланса да. Ник дигәндә, көй язучылар бер калыпны гына беләләр, ул да булса, калтыравык чиренә сабышкан кеше кебек дерелдәп, бер ритмга селкенеп торырга мәҗбүр итүче көй үлчәмен. Хәер, көй язучылар дип дөрес әйтмәдем, күп җырларның көй авторлары үз чидибырларын йә башларында “тудыра”, йә уен коралында уйнап иҗат итәдер, мөгаен, чөнки, иманым камил, күбесе нота танымый инде аларның. Шулай. Хәзер сәхнәне, телевидениене, радионы “самородоклар” басып алган заманда яшибез. Самородок дип табигатьтә сирәк очрый торган алтын кисәген атыйлар. Ләкин, күрәсездер, бу очракта мин сүзне куштыраклар эченә алдым.

Аранжировка ясаучы музыкантлар кайчагында көтелмәгән алымнар кулланып гаҗәпләндерәләр. Әле шушы арада гына хитлар парадында Илфир Солтанов дигән егет башкаруында бер җыр тыңладым. Көе дә, сүзләре дә истә калырдай түгел, сабыр итү, максатка җитү турындарак иде бугай. Ә менә проигрышка тик торганнан килеп кергән яһүд көе Хава Нагила бик тә истә калды. Ниндирәк мәгънәви нагрузкасы булды икән моның, әллә яһүд халкы кебек тырыш, өлгер булсаң гына максатыңы ирешерсең, дип әйтмәкче булдымы Илфир? Әллә үзе җәбрәй малаемы, туган халкының моңнарын безгә татарча җиткерүе булдымы? Әллә аранжировкасын, бизәлешен ясаган кешесе яһүд булып, җырчы әлеге музыкаль өстәмәнең ни-нәрсә икәнен аңламый да калдымы икән? Әле дә булса баш ватам шуңа...

Өстәрәк китерелгән мисаллардан чыгып, авторлар минем сүзләрне изге хисләреннән көлү дип кабул итәр бәлки. Аларга җавап шул гына: мондый тозсыз текстларны көйгә салып, тиражлап таратуны исә мин үземнең зәвыгымны мыскыл итү дип кабул итәм!

Халык җырын да кайчандыр кемдер, бер кеше иҗат иткән. Әгәр сүзләре дә, көе дә матур, төгәл, образлы килеп чыккан икән, аны бүтәннәр дә эләктереп-күтәреп алган да, җыр халыкка таралган. Ә инде юк икән – онытылган. Бүгенге иҗатчы да халыкның бер кисәге инде, югыйсә, әмма ничәве генә киләчәккә китәрдәй җыр иҗат итә икән аның! Хәер, миннән киткәнче, иясенә җиткәнче инде күбесенең җыр язу максаты.

Бар шундый җырлар – авторлары аерымачык билгеле, көе-сүзе халык күңеленә сеңгән, ә менә син бакчы: таныш шул сүзләргә бөтенләй ят көй ябыштырып куйганнар! “Юлдаш”тан ишетеп, шундый компиляция мисалларын дистәгә якын җыйдым. Күптән популярлашкан җыр сүзләрен җанга якын көеннән умырып алып, яңа көйгә салу чире нәкъ менә бездә, Башкортстанда киң таралып бара. Мисалларын күргәч, үзегез дә аңларсыз, шәт. Нәкый Исәнбәт шигыренә җырлана торган җыр бар, “Илкәем”. Аны беренче булып Илһам Шакиров башкарды, әле җитмешенче елларда ук бугай радиога яздыртты, аңардан отып, бүтәннәр җырлый башлады. Ялгышмасам, фин татарлары көе ул, “Китми күңелемнән минем һич шул сөекле илкәем” дип башлана. Күптән түгел нәкъ шул сүзләргә яңа көй ишетәм, сикергәләп җырлый торган сериядән, “Юлдаш” радиосы тапшырып ята. Инде классикага әверелгән теге җырны ботарларга нигә кирәк иде? Искесеннән шәбрәк көй язам дипме? Ким дигәндә, наданлык билгесе бу гамәл. Муса Җәлилнең мәктәп баласына да билгеле “Җырларым” шигыренә татарның ике күренекле композиторы көй язган: берсе – Салих Сәйдәшев һәм күпкә соңрак – Рөстәм Яхин. Беренче җыр киңрәк билгеле, икенчесен университетта укыганда ишеттем һәм соңрак без аны татар хорында җырладык та әле. Инде килеп, “Юлдаш”тан өченче вариантын да ишетү насыйп булды, ләкин монысы алдагыларыннан нык кайтыш. Соңгысын иҗат иткән көйче теге беренче вариантлар барлыгын, аларны нинди бөекләр язганын белми идеме икән? Әгәр белмәсә, бу шигырьгә тотынуын сабыйларча наданлык дип кенә атап буладыр. “Туган ягым каеннары” җыры белән дә шундыйрак хәл. Татарстанда бу җыр моннан егерме еллар элек бик актив җырлана иде, хәзер дә ишетелгәләп тора. Якташыбыз Илдар Юзеев шигыренә аны бик күп матур көйләр авторы, үзе дә җырчы Мәсгуть Имашев иҗат иткән иде, Зөһрә Сәхәбиева җырлый. Ә бүген килеп шул ук шигырьгә бүтән көй язганнар, аны Фәридә Тимербаева җырлый, радиодан исеме әйтелмәсә дә, тавышыннан ул дип таныйм. Көе хурларлык түгел анысы, әмма композитор (Фәридәнең җәмәгатедер инде) нишләп нәкъ менә шушы шигырьгә килеп тотынган? Ярый, шигырь аңа шулкадәр нык ошаган, төн йокыларын качырган дип уйлыйк инде, әлеге матур сүзләргә Илдар Юзеев китабын актарып утырганда килеп юлыккан булса әгәр. Алай да шигырьгә элегрәк “ябышкан” көй барлыгын белмәве мөмкин түгел! Әлбәттә, көе бар бит инде, теге яки бу текстка бүтәнчә көй язмагыз, дип иҗатчыны тыеп булмый. Бу очракта мәсьәлә иске сүзләргә яңа көй язарга җөрьәт иткән кешенең амбициясенә бәйле: мин тагын да шәбрәк язам, дип тотынамы ул бу эшкә, әллә, Тукайча әйтсәк, язарына азык тапмаганнанмы?! Мәрхүм Роберт Әхмәтҗанов шигыренә җырлана торган “Солдатлар”ның (Фәтхерахман Әхмәдиев көе), Фирзәр Мортазинның “Бер генә минутка”сының, Луиза Батыр-Болгариның “Кайтуыңны сагынырмын”ның да җыр текстлары Башкортстанда әнә шундыйрак яңа язмышка дучарлар. Тагы берничә яңа көй колакка чалынган иде, теркәп куярга гына өлгермәдем. Инде килеп, әлеге күренешнең сәбәпләрен ачыкларга тырышып карыйк. Бер йә ике генә мисал булса, очраклылык дип карар идек, күпкәрәк киткәч, көй язарга кысталып утыручыларның китап актарырга, текстлар эзләргә вакытлары да, теләкләре дә юктыр ахрысы, дигән фикергә киленә. Ә бит югыйсә әдәби журналларны ачсаң да, газета гына укысаң да, әйбәт шигырьләр бик күп, китапханәләрдә шигырь китапларыннан киштәләр сыгылып тора. Әллә хикмәт авторлык хокукларында микән? Аптыраш инде...

Җырларның тематикасы нинди булуына карап, милләтнең рухи пульсын чамаларга мөмкин, минемчә. Бүген радиолардан, сәхнәдән, экраннардан агылучы җыр ташкынында темалар бик чикле – туган якны сагыну, әниләр-әтиләр һәм башка туган-тумачаларны ярату, яшәү кадере һәм, билгеле инде, сөю-ярату, туган көн. Тема ул киң төшенчә. Без гади генә итеп, җыр фәлән-фәлән турында, дибез. Ә ул “турында”ны ничек хәл итәсең, сәнгатьчә ничегрәк чишәсең бит әле. Әлеге дә баягы сагынам, яратам, саулык телим, туган көнең котлы булсын, дип турыга бәреп җырлауда бернинди дә шигърият юк. Инде шуңа барып җиттек, бер җырчыбыз (ә ул зәвыксыз кеше түгел үзе!) бер җырын болай башлап китә: “ Дустым, рөхсәт итче сине котлап китәргә...” Открыткага да мондый прозаик сүзләр язмыйсың, берәр нинди образлы-канатлы сүзләр табарга тырышасың! Ул туган көн җырлары үзләре бер зур сөйләшүне, тәнкыйтьне сорый торган тема. Һәр җырчы үз репертуарына туган көн җырлары алырга омтыла, кайберәүләрендә андый җырлар берәү-икәү генә дә түгел, ә төргәге белән. Аңлашыла: эфирда котлаулар тапшыруы көн саен чыгып тора, димәк, андый җырларга кытлык һәрвакытта да бар, алар яңгыраячак. Эфирда ишетелгән саен, авторларга да, җырчыга да файда өстенә файда дигәндәй. Ә үз исемнәрен шул җырлары аша арзанайтканын уйлап та бирми инде алар! Кыскасы, товар-акча-товар әйләнеше, нәкъ Карл Марксча. Туган көн дигәннән, әгәр радиода эшләсәм, ул туган көн бүләге итеп күбрәк халык җырларын һәм чын композиторлар язган сәнгать үрнәкләрен тапшырыр идем. Тыңлаучыны нәрсәгә ияләштерәсең бит. Югыйсә, туганын, якынын котлап язылган хатны укыганда теләкләр бер теләнсә, җырда алар тагы кабатлана, котлау боткасы майлы өстенә майлы килеп чыга. Әйтик, матур теләкләргә кушып, нигә әле миңа “Рамай”ны йә булмаса Рөстәм Яхинның “Киек казлар”ын тапшырмыйлар? Һаман шул бер картаймале, әнкәй, картаймале йә булмаса белсәгез рәхәтлекләрен әтиле булуларның, дип тәкрарлап торалар?

Безнең халык элек-электән ташка баскан, радиодан яңгыраткан сүзне, җырны канун, эталон итеп кабул итәргә күнеккән. Тыңлаучыны нәрсәгә ияләштерәсең, ул шуны дөрес дип саный башлый. Туган көн тапшыруларында да шулай – нинди җыр тапшырырга редакциядә яхшырак беләләрдер, дигәндәй, акчасын түләп, хатын яза да ул, бүләкне сабыр гына көтә. Күбесенең үз белдеге белән үзе яраткан җырны сорарга уена да керми бугай. Халыкның зәвыгын үзгәтергә көченнән киләдер югыйсә редакцияләрнең, моның өчен анык һәм намуслы ният кенә кирәк, минемчә.

Әле тагын бик күп язып булыр иде, әмма бер мәкаләдә генә күңелне тырнаган нәрсәләрнең барысын да сөйләп бетереп булмый. Азактан шуны гына искәртим: күрүегезчә, мин җырчыларны да, авторларны да татарга-башкортка бүлмәдем, чөнки барыбыз да бердәй җыр фазәсендә (пространствосында) яшибез. Хаталарыбыз да, уңышларыбыз да уртак. Ә уңышлар хаталарга караганда күбрәк булсын иде. Язмам да шул нияттән генә язылды, бигайбә.  


Зөләйха КЫДАШЕВА
Татарстан яшьләре
№ 64 |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»