|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.12.2014 Матбугат
![]() 9 миллион сумга ярты ел чыгып өлгергән "Карл Фукс" журналын ябалар«Карл Фукс» журналы бер ел элек «Молодежь Татарстана» газетасын алмаштырган иде. "Татмедиа" баланс комиссиясе журналны ябу турында карар чыгарды. Түләүсез таратыла торган, яхшы кәгазьдә бастырылган 10 мең тираж белән чыгучы бу басма реклама бирүчеләргә кызык булып чыкмаган. Шул сәбәпле өметләр акланмаган, дип хәбәр итә "Бизнес Онлайн" газетасы. Зур планнар белән ачылган «Карл Фукс» бер ел да яши алмады. Артем Тюрин җитәкләгән проект үз-үзен акламыйча, бүлеп бирелгән 9 миллион сум ярты елда беткән. Журналның ябылуын "Бизнес Онлайн" газетасына "Татмедиа" генераль директоры Фәрит Шаһиәхмәтов та раслаган. Проект интернет-портал рәвешендә генә кала. 18 хезмәткәр урынына 5 кеше генә эшләячәк икән. Алдарак язган идек: "Татмедиа" бушлай таратачак яңа журналның исеме билгеле булды
--- |
Иң күп укылган
|