|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.12.2014 Шоу-бизнес
“Татар Җыры” юбилее тантанасы “TMTV”да!Бик тиздән Татарстанның башкаласында “Татар Җыры” фестиваленең юбилей концерты узачак! “Пирамида” күңел ачу үзәге сәхнәсендә балкаячак һәр чыгыш әлегә сер итеп саклана. Әмма кайбер нәрсәләр ачыкланды инде. 20 декабрьдә 16:00 сәгатьтә “TMTV” телеканалы эфирында фестивальнең турыдан-туры трансляциясе күрсәтеләчәк! “TMTV” фестивальне реаль вакытында күрсәтәчәк бердәнбер канал! Турыдан-туры трансляцияне алып баручылар да билгеле булды! “Музыкаль Каймак” һәм “Тәмле көрәш” тапшыруларын алып баручылар Айсылу Лерон һәм Булат Бәйрәмов үзләренең яңа рольләренә әзерләнәләр. Алар өстендә зур җаваплылык тора - “Алтын Барс” сынын тапшыруның юбилей тантанасын “TMTV”ның миллионлаган тамашачысына шәрехләп барачаклар бит.
Әгәр дә сез фестивальгә билет сатып алырга өлгермәгәнсез икән, бер дә борчылмагыз! 20 декабрьдә “TMTV” каналында турыдан-туры эфирда сез фестивальне карый аласыз һәм нәкъ менә шул көнне сез беренчеләрдән булып “Алтын Барс” сынын алучыларны беләчәксез!
Фестивальне шулай ук http://tmtv-online.ru/ сайтыннан да карап булачак!
Барыгызны да 20 декабрьдә 16:00 сәгатьтә “TMTV”да көтеп калабыз!
Фестивальнең партнерлары: ОАО “Татнефть”, чит илдә белем алу - ITEC-Kazan, ООО “Камкомбанк”, парфюмерия һәм косметика кибетләр челтәре ИЛЬ ДЭ БОТЭ, Россия туристик агентлыгы “Медитуризм”, ОАО “Наско” Иминият компаниясе.
1
2
|
Иң күп укылган
|