• 02.06-07.06 Казан шәһәре буенча җәяүле экскурсияләр. ТР Милли музее
  • 04.06 "Үткәннәргә тәрәзә: ТАССРның 100 еллыгы" виртуаль чынбарлык күзлекләре белән экскурсия
  • 24.06 Вадим Захаров концерты. Филармония. 18:30
Туган көннәр
  • 03 Июнь Галина Аристова
  • 03 Июнь Флүс Латыйфи (1943-2010)
  • 03 Июнь Резидә Төхфәтуллина
  • 03 Июнь Дмитрий Самаренкин
  • 03 Июнь Роберт Галиев
  • 04 Июнь Ульяна Луговцева
  • 04 Июнь Эльмира Шәрифуллина
  • 04 Июнь Рәйсә Гәрәева
  • 04 Июнь Ландыш Нигъмәтҗанова
  • 04 Июнь Лена Шагыйрьҗан
  • Журналистлар урамында урнашкан ике бүлмәле квартирага бергә торырга татар кызы эзлибез. Якында гына Попова, Пионерская, Ак. Губкина остановкалары. 16000 всё включено. 89274052074
  • Газель, грузчик хеэмэте курсэтэбез 24/7. 89196271171
  • Энергетиклар урамында урнашкан (Мәскәү базары) тулак торактагы бүлмә арендага бирелә. Булмәдә яшәү өчен кирәкле бөтен җиһаз бар. 89050215173 номерына шалтыратып, тулырак мәгълүмат белә аласыз.
  • Ф. Амирхана урамында 1-булмэле фатырны озак вакытка арендага бирэм. Яшэу очен ботен унайлыклары да бар. Айлык тулэу бэясе 17мен.89173903748.
  • Казанда сатам диван яна 20 менгэ алган идем бер тапкырда ятмаган кучеп киту сэбэпле сатам 15 менгэ тел89178840723
  • Казан Чапаева урамында 2 булмэле фатирны арендага бирэм.17500+ счётчики газ+ вода+ свет.т.89655931320.т.89872630522
  • Ищу девушку на подселение в комнату к девушке, в 2-х комнатной квартире. Желательно на долгий срок. По адресу Восстания/Ибрагимова. Оплата 4500 руб. в месяц. Оплата после заселения. Всё необходимое в квартире имеется. Без комиссий. Собственник! Не риэлтор. +7 917 873-82-13 или +79179361290 (ватсап)
  • Продаётся комната в Приволжском районе г. Казани по адресу ул. Роторная д. 9 на 4/5 кирпичного дома. В хорошем состоянии. Все удобства внутри. Общая площадь 18 кв. м. Хороший ремонт. Комната светлая, уютная. Пластиковое окно. Надежная входная металлическая дверь. Статус гостинки. Имеется горячая вода. Душевая кабина, туалет. Вместительная кухонная зона, в которой размещены раковина, обеденный стол, стулья, стиральная машина-автомат, шкаф. Совмещённый санузел/душ. Порядочные соседи. Инфраструктура развита. все рядом школы, садики , магазины, Остановки. Тихий , спокойный район. До ближайшей станции метро "Аметьево" 10 мин, до остановки общественного транспорта 5 мин. Ближайшие улицы Оренбургский тракт, Павлюхина, Даурская. Гвардейская, , Назарбаева , Даурская . В пешей доступности школы 73, 136, детский сад 161, женская консультация, детская и взрослая поликлиники. Рядом Казанский институт культуры и искусств, Казанская ярмарка, Управление гибдд. Есть парковочное место. Один взрослый собственник. Тел. 89674693287
  • Казанның "Яшьлек" торак комплексында өр-яңа фатир сатыла. 3 катлы кирпеч йортның 1 нче катында 60 кв. метрлы 2 бүлмәле фатир, бөтен уңайлыклары бар, күршеләр тыныч. Ашыгыч. Бәясе 2,9 млн сум гына. Тел. 89046656726
  • Газель Грузоперевозки 24 часа,город,межгород. Длина 4.2,высота 2.2,ширина 2.Офисные,квартирные переезды,грузчики,доставка стройматериалов.Быстро,дешево,надежно. 89178521958 Рустем
 

 
Архив
 

               

10.12.2014 Матбугат

Халыкны матбугаттан элемтәчеләр биздерә?

Халыкта газета-журнал, китап уку кайгысы түгел хәзер, тормыш мәшәкате баштан ашкан. Бу сүзләрне һәрберебезгә еш ишетергә туры килә, шулаймы?

Әмма укудан безне кем биздерде соң? Һаман да үз кесәләрен генә кайгыртучы ил түрәләреме, аларның һәм үзләренең мәнфәгатьләрен генә алга сөрүче, кайчак исә үтә дә мәгънәсез законнар кабул итеп, аннары бер-өч елдан шуларны ук гамәлдән чыгарып “уйнаучы” төрле дәрәҗәдәге депутатлармы, элемтәчеләрме? Әллә без үзебез битарафландыкмы?

“Гаеп” атта да, тәртәдә дә бар, әлбәттә. Тик шунысы хак: бу шаукым тормышның астын өскә китереп ташлаган үзгәртеп кору елларында башланып китте дә, соңгы вакытта аеруча кискен­лә­шеп, фаҗига рәвешен алып бара. Милли матбугатка гына кагылмый бу проблема, рус телендәге басмалар да шул хәлдә диярлек. Әмма милли матбугатның хәле күпкә аянычрак. Чөнки Россия шартларында милләткә кагылышлы бер генә югалтуны да кире кайтару мөмкин түгел диярлек.
 
Билгеле хакыйкать, гомер бакый милләтебезне милләт итеп дин, иман һәм татар авыллары саклады. Тик, ни кызганыч, тормыш җиңеләйгән, баерак яшәгән саен авылларыбызда да рухи кыйммәтләр сыегая бара. Китапханәләргә йөрүчеләр берән-сәрән генә калды, газета-журналларга язылу нык кимеде. Заманында 450, 250 мең данә таралган жур­нал-газеталарыбызның тиражы 8-6 мең хәзер. Кү­зәт­ү­ләремнән, үзем соңгы елларда кичергәннәремнән чыгып әйтә алам: тираж­ларның кимүендә элемтә­челәрнең дә өлеше аз түгел! Белмим, алар нәрсә хисабына, нинди акчага яшидер, халыкка нинди хезмәтләр күрсәтәдер, әмма көндәлек матбугат тарату кебек төп вазыйфаларын онытып баралар шикелле.
 
...Соңгы елларда без ирем белән авылда яшибез. Еракта түгел, Биектау районында, Казаннан 29 чакрымда гына булган Өбрә авылында. (Гади генә түгел, Салих Сәйдә­шев­нең әти-әнисе туган авыл бу, биредә мәшһүр компо­зито­рыбыз­ның музее да бар!) Алдагы елларда гаилә­без белән языла торган бар матбугатны да авылга алдыра идек, югалып һәм вакытында өләшми интектергәч, хәзер журналларны Казандагы фатирга яздырабыз. Ә “Ватаным Татар­стан”ны – авылга. Әмма ул ике елдан артык инде вакытында килми интек­терә. Дөрес, мин аның һәр санын эштә, ял көннәрендә исә сайттан укып барам анысы, әмма бар гомеремне шушы газетага багышлагангамы, аны өйгә алдырып, кайбер язмалар янына билге куя-куя, аеруча ошаган фикер­ләрнең астына сыза-сыза, җанга якын буяу исләрен исни-исни укыйсым килә. Әмма бу бәх­еттән мәхрүм­мен. Чөнки вакытында ки­тер­миләр аны безнең авылга! Алай гынамы, кайбер саннар бөтенләй дә эзсез югала. Ике елдан артык инде мин бу хакта элемтә­челәр белән көрәшәм. Үзе­без­нең газетада да берничә мәртәбә язып чыктым. Биектау районы поч­та элемтәсе, Әлдер­меш авы­лы почта бү­лекчәсе җитәкчесенә дә (безнең 60 йортлы авылыбызга әлеге бүлекчә хезмәт күрсәтә, ике авыл арасы 2,5 чакрым), хат ташучыларның үзләренә дә (алар бездә еш алышына) кат-кат әйттем, файдасыз. Алар аклануынча, сәбәбе “җит­ди”, әлбәттә, хат ташучының хезмәт хакы бик аз икән. (Ә авылларда кемнең хезмәт хакы зур соң?) Аннары, күрше Сая авылында яшә­гәнлектән, аңа безнең авылга килеп йөрүе дә мәшәкатьле, янәсе.
 
Шул сәбәпле, авылыбыз халкы укудан бизеп бара. Хат ташучылар “тырышлыгы” бе­лән соңгы елларда авылда матбугатка язылучылар бе­рән-сәрән генә калды. Бер бездә генә түгел, Әлдермеш һәм Сая авылларында да хәлләр шундыйрак. Мәсәлән, өч ел элек кенә әле “ВТ”ны безнең кечкенә генә авылыбызда да дүрт кеше алдыра иде, почта бүлекчәсе җитәк­чесе әйтүенчә, быел өч авылга бары дүрт данә “ВТ” килә икән. Бер безнең газетага гына кагылмый бу, башка-газета-журналларны, хәтта район газетасын укучылар да берничә генә калды авылыбызда. Һәм элемтәчеләр гаебе белән. Чөнки, әйткә­нем­чә, хат ташучыларга халыкны газета-журналларга яздыру һәм өләшү бик зур мәшәкать тудыра. Элегрәк алар өйдән-өйгә йөреп халыкны көндәлек матбугатка язылырга өндәп йөрсә, хәзер киресенчә, яздырмас өчен мең хәйлә таба. Мәсәлән, безнең авылның элегрәк эшләгән хат ташучысы (хә­зер башка кеше эшли, ләкин газеталар һаман да вакытында килми) бу хакта яшерми дә иде.
 
Белүемчә, әле берничә ел элек кенә хат ташучыларның төп эше халыкны матбугатка яздыру һәм аларны вакытында өләшү иде. Күпме яздыруга карап аларга премия бирелде, газета-журналлар редак­ция­ләре дә аларны кызыксындыру чаралары кулланды. Хәер, матбугатта күренеп киткән хәбәрләргә караганда, “Татарстан почтасы” хәзер дә күпләп яздыручыларны барлап, бү­ләк­ләп тора бугай. Әмма ул исем­лектә Биектау районы хат ташучылары юктыр, мөгаен.
 
Мин әллә безнең авыл элемтәчеләре генә шундый битарафлармы дигән идем, күп җирдә шулай икән. Бу арада юбилеем уңаеннан рес­публиканың авыл-шә­һәр­лә­реннән шалтыратучылар күп булды. Газетага язылмыйм хә­зер, барыбер вакытында ки­тер­миләр бит аны, диләр. Әл­мәт районында да шулай икән, Чистайда да, Аксубайда да.
 
Почта элемтәсе бөтен ил­ләрдә гомер-гомергә стра­тегик оешмалардан саналды һәм санала. Россиядә дә шулай. Шуңа да ул өзлексез эш­ләсен өчен бу тармакка бюджеттан миллиардларча сум акча бүленеп бирелә. Тик ул акча кая китә икән? Ни өчен хат ташучыларның хез­мәт хакы аз? Бу сораулар, 2014 елга матбугатка язылу бәя­ләре бермә-бер күтәрел­гәч, хәтта ил җитәкчеләрен һәм депутатларны да борчый башлады. Ләкин алар һәрва­кыттагыча иң җиңел юлны сайлады: акчаның кая китүен тикшерү түгел, ә подписка өчен бюджеттан бераз акча бүлүне кайгырттылар. Ме­нә, ниһаять, дәүләт бюджетыннан 2015 елның беренче яртыеллыгына под­пис­ка өчен төбәкләргә 300 миллион сум акча бүленүе билгеле булды. Күптән түгел узган утырышта Россия Дәүләт Думасы спикеры С.Нарышкин бу хакта депутатларга шул­кадәр сөе­неп хә­бәр итте ки, тегеләре чүт ке­нә “ур-ра!” кычкырмадылар.
 
Кызганыч, Дәү­ләт Думасы җитәкчеләре һәм депутатлар бу проблемадан шулкадәр ерак икән, сөенеп кул чапканда алар бу сум­маның диң­гездәге бер тамчы гына булуын күз алдына да китер­мәделәр. Чөнки, экспертлар мәгълүматы буенча, Россия төбәкләрендә якынча 3 меңгә якын дәүләт карамагындагы газета-жур­нал бар. Узган ел “Россия почтасы” (“Татарстан почтасы” да аның бер бүлек­чәсе санала) абунә­челәргә 1 миллиард данә матбугат тараткан. 300 миллион сумны 1 миллиардка бүлгәч, бер данәгә 30 тиен ярдәм туры килә. Әйтәсе дә юк, бик шәп ярдәм бу! (Ә шәхси матбугат чараларына анысы да юк.)
 
Шунысы да мәгълүм булсын: Җир шарының бик күп илләрендә, шул исәптән АКШ белән Кытайда да, матбугат тарату өчен бюджеттан шактый – бездәгегә караганда 20-30 тапкыр күбрәк акча бүленә. Ни кызганыч, бу хакта Дәүләт Думасы җитәкчесе һәм депутатлары белми дә, ахры. Юкса 300 миллион сумга бу кадәр үк сөенмәсләр иде. Шулай ук алар дистә елга якын инде авылларда көндәлек мат­бу­гатның атнага ике генә мәртәбә таратылуыннан да хәбәрдар тү­гел­ләр, ахры. Хәер, бәлки бу безнең Татарстанда гына шулайдыр, һәм бу гамәл законлымы икән? Ә бит элемтә­челәр редакция­ләр­дән акчаны көн дә тарату, өчен дип каерып ала. Гомумән, теге яки бу матбугатка язылу бәясендә редак­цияләрнең өлеше 15-30 процент кына, калганы элемтә­че­ләр кесә­сенә эләгә. Шуңа да карамастан, алар үзләренең төп вазыйфаларын башкаруга тө­ке­реп карый. Бу хәл кайчанга ка­дәр дәвам итәр? Мондый баш­баштаклыкка кем чик куяр?
 
Алай гынамы, “Россия поч­тасы” унитар предприятиесе 2015 елның 1 апреленнән махсус үз подписка агентлыгын оештырырга җыена икән әле. Янәсе, агентлык матбугатка яздыруны күпкә җиңе­ләйтәчәк. Исеменнән үк кү­рен­гәнчә, “Рос­сия поч­тасы”­ның төп вазыйфасы болай да матбугатка яздыру һәм аны тарату түгел­мени соң инде? Тагын бер агентлык оештыру, чиновник­лар армиясен арттыру нигә ки­рәк? Ул күпсанлы “армия”гә хезмәт хакын янә абунәчеләр кесәсеннән ала­чак­лар ла­баса.

P.S. Татарстан Элемтә ми­­нистр­лыгы һәм “Татарстан поч­тасы” җитәкче­ләренә тагын бер сорау: ни өчен авылларда көндәлек матбугат атнага ике генә мәртәбә таратыла? Кем тарафыннан, нинди закон яки карар ни­гезендә гамәлгә кер­телгән график бу?

Люция ФАРШАТОВА
Ватаным Татарстан
№ 187 | 10.12.2014
Ватаным Татарстан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№3 (892663) / 10.12.2014 16:28:30

Элутэ, эш Эльзаларда гына тугел шул.

№2 (892662) / 10.12.2014 16:27:06

Эйе давай, аларга сылтагыз проблеманы.

№1 (892628) / 10.12.2014 10:14:15

Гаепне элемтэчелэрдэн эзлэргэ кирэкми. Мондасэбэплэр башкададыр дип уйлыйм.Беренчедэн , сары пресса кубэеп китте. Икенчедэн, татар журналистларынын уз фикере юк.Алгатаба да булыр дип хыяллана да алмыйм.Кешедэн ишеткэн гайбэтне кучереп язып кына,я булмаса инеттан алынган мэгълуматны русчадан тозлы-тозсыз тэржемэ итеп язып кына,аннан шул мэгълуматны бер-берсеннэн кучереп язып кына алга китеш булмас. Укырга яналык юк.Яна тема юк.Яшь журналистларнын язмаларын укып булмый. Эльза дигэне эшли бит эле....Эльвира Розали турында язган статьясы искэ тошэ.Хэр жомлэдэ "гомбэ" сузе... кстати, артистлар темасына кергэнбез икэн инде,шуны да эйтэсе килэ.Чын мэгънэсендэ туйдырды бер таныш булмаган "йолдызларнын" баласы туган,авырган,авариягэ очраган,кэкэй иткэн...(гафу итегез). Неужели башка яналык юк илдэ?????

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Казан филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Шаян
Татаркино
Балмай
Раяз Фасихов
MINBAR
Татарстан Диния нәзарәте