|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.12.2014 Интернет
![]() Татар һәм башкорт ТВ-каналларын хәзер "Матбугат.ру"дан карап булаТатар һәм башкорт телендә сөйләүче телеканалларның барысын да хәзер "Матбугат.ру"дан карап була. Барысын да бер урыннан. Бик уңайлы. Бу битне эшләү идеясе күптән бар иде инде. "Татар радиолары онлайн" битен эшләгәннән соң икенче этап иде бу. Әмма һаман кул җитмәде. Эшне берникадәр Уфада чыгучы "Кызыл таң" газетасы тизләтте. Күптән түгел Казанда Татар конгрессында аларның баш мөхәррирләре чыгыш ясады. Сайтларында онлайн-ТВ күптән бар икән инде. Алай гына да түгел, сайт аша газетаның pdf-версиясен сатып яталар. Хәзер татар һәм башкорт телеканалларының видеоагымы "Матбугат.ру"да да бар. Татар һәм башкорт телеканалларын онлайн шушыннан карагыз: http://matbugat.ru/page/tv
--- Фикерләр№14 (892749) / 11.12.2014 15:00:17
/ Ил бит бетереп ташларга да куп сорамый./ №13 (892739) / 11.12.2014 11:17:54
ТНВ-Татарстанның әлегә онлайн версиясе юк. В природе. №12 (892733) / 11.12.2014 09:45:54
Кара эле,знакум, телэсэн кеше тосле дэ сойлэшэ белэсен икэн бит! №11 (892730) / 11.12.2014 08:30:11
Мин карыйм. №10 (892726) / 11.12.2014 07:58:22
Ил, син дә булгалыйсыңмыни Мруда? молодис ташламаганың! №9 (892723) / 11.12.2014 07:41:49
курсэтэ пычагым. Тормоз, Нервотрепка №8 (892719) / 11.12.2014 03:20:04
ил, №7 (892716) / 10.12.2014 23:36:11
1. рәхмәт №6 (892692) / 10.12.2014 20:53:28
барысы да күрсәтә,молодцы җегетләр!! рәхмәт! №5 (892649) / 10.12.2014 13:16:32
Тормозить итү Мозилада күзәтелә. Сездә нинди браузер? №4 (892642) / 10.12.2014 12:20:18
Админ! Каналлар "тормозить" итә яки күрсәтми. Идея яхшы, эшләп бетерергә кирәк. №3 (892640) / 10.12.2014 12:10:10
берсе дә ачылмыйй. 7сенең берсен дә карый алмадым. №2 (892639) / 10.12.2014 12:03:48
ADMIN №1 (892635) / 10.12.2014 11:51:10
Вәйт рәхмәәт!!! |
Иң күп укылган
|