поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
08.12.2014 «Яшьти» әдәби сәхифә

Яшьти Зиннур Тимергалиев: «Мине ничек манчырлар икән?»

«Исәнмесез. Анда «Матбугат.ру»да яшьти Зөлфия Йосыфалиевага яхшы элләккән. Минем шигырьләрне дә куя алмассыз микән шунда. Беләсем килә, мине ничек манчырлар икән», - дигән хат килде редакциягә.

Арчадан Зиннур Тимергалиевга 40 яшь. Өйләнгән, ике баласы бар. Күңеле белән ул һәрвакыт яшь. 15 ел ОВД системасында эшләп, сәламәтлеге какшау аркасында ялга озатыла. Инфаркт һәм инсульт кичергән кеше. Беренче шигырь язу теләге солдат хезмәтендә туган. Туган якны сагынудан. Солдаттан кайткач Зиннур әфәнде шигырь язудан туктамый.
 
* * * 
Ачуланма инде миңа әгәр ,
- Хәлең ничек ? - диеп хат язсам.
Айлар-еллар суга акты инде,
Онытмадым – дигән сүз куйсам.
 
Ачуланма саклаганым өчен,
Бик тирәндә сине сөйгәнем.
Яңгыр арты, кояш чыга.
Башын күтәр әйдә - дигәнең.
 
Очрашулар сорап яза алмыйм,
Араларны еллар туздырган.
Бер йөрәкне мәҗбүр итеп,
Башка белән гомер узылган.
 
Ачуланма миңа, үтенәмен, зинһар,
Йомшап киткән кайчак күңелгә.
Уйларымда сиңа барып кайттым,
Бер хыялый кечкенә мизгелдә.
 
* * * 
Бәхетеңне белү өчен
Бәхетсез булып кара.
Мәңгелеккә гашыйк бул да,
Сагыштан елап кара.
 
Шатлыгыңнан елмайганда,
Маңгайга тондырсыннар.
Син кем әле – дисеннәр дә,
Нахак сүз ыргытсыннар.
 
Каргап кара язмышыңны,
«Һаман да кара тора».
Ирек бирми елмаерга,
Күсәге әзер тора.
 
Барысын да узар өчен 
Син бераз яшәп кара.
Чын бәхетне тату өчен
Картлыкка җитеп кара.
 
* * * 
Егылганда килеп кулын бирә,
Дус та түгел, бары чит кеше.
Раббым ахры җибәрәдер:
- Онытамдым әле мин сине!
 
Елыйм дисәң, елмайталар,
Тыңламыйлар хәтта зарымны.
Саташулар аша атлап китсәм,
Тазарталар килеп уемны.
 
Яңгырлы көн кинәт ямле була,
Адашканда юллар табыла.
Егылганда йөгереп килгән,
Тиккә генә инде дус була.
 
Яратасың ахры мине, Раббым,
Сынау арты сынау узамын.
Көчем бетте бара алмыйм-дисәм!
Киләсең дә кулың сузасың.
 
* * * 
Розаларның исен мин яратмыйм,
Мин әремнәр исен яратам.
Чит җимешкә исем китми,
Миләш кабып бары тәм табам.
 
Матур дыр ул кипарислар,
Тик, минемчә, матур каеннар.
Юл буена чыкканнар да,
Тирән уйга гуя чумганнар.
 
Ишеткән бар диңгез шавын,
Ә колакка ятыш чишмә тавышы.
Колач җитмәс күрдем елагаларны,
Ә яраттым бары инеш агышы.
 
Әйе, күрә алдым чит җирләрне,
Тоя алдым йөрәк сагышы.
Гүзәлеккә карап соклансам да,
Күңел барбер илгә ашыкты. 
 
* * * 
Талгын гына яуган тәүге карым,
Хәбәр бирә кышның җиткәнен,
Сабыр гына калып күзәтәбез,
Тагын бер ел узып киткәнен.
 
Акрын гына узган иске елым,
Син кайчандыр идең яңасы.
- Рәхмәт сиңа - диеп башым иям,
Узган гомер юктыр кайтасы.
 
Гүзәллеккә чумган кышның таңы
Йөрәкләрдә сагыш уятмый,
Яңа елда, яңа бәхет килер ди дә, 
Күңелләрне шулай алдалый.
 
Алда көтә салкын бураннары,
Уйларымнны кабат чуалтыр.
Ашыктырмыйм әле гомерләрне
Язларым да кабат бер кайтыр. 
 
* * * 
Әрәмәлек кабат тынып калган,
Сандугачым кая юл алган.
Серләшмиләр инде яфраклар да,
Сары төсен бары каплаган.
 
Сандугачым, син оныттың бугай,
Минем өчен җырың калганын.
Йөрәгемнән чыкан моңлы көем,
Иштә алмый гомер узганын.
 
Ота алмый кабат китеп бардың,
Мин бит сиңа бары җырладым.
Җан ярасын аңларсын да,
Кушылырсың диеп уйладым. 
 
Кабат сагыш басылмыйча калды,
Кабат килер язлар көтәсе.
Кышларымда купкан буран
Күңелемнең сиңа үпкәсе.
 
Борчылу
 
Көнем туса, кемдер килер кебек,
Юк та бугай көткән кешем дә.
Таба алмый җаным тынычлыкны
Бармый кебек бүген эшем дә.
 
Көнем туса, җаным тумагандай,
Гел сызланып һаман ни көтә?
Сабыр гына булып кала алмый,
Тыныч бугай инде, өем-көем дә.
 
Көнем туса, хаман кемне көтәм?
Ник сабырсыз икән йөрәгем.
Килер кешем юк та кебек,
Тик кемнедер көтә күңелем.
 
* * * 
Сөйләр идем серләремне
Серемне сер итсәләр.
Тик нишләрмен серем белеп
Үземне хур итсәләр? 
 
Сөйләр идем серләремне 
Мин тугры юлдашыма.
Тик нишлим соң, сөйли алмыйм,
Сәбәп юк ышанычка.
 
Сөйләр идем серләремне 
Мин барлык дусларыма.
Тик нишләрмен әгәр алар,
Әйләнсә дошманыма.
 
Юк кирәкми, сөйләмим мин 
Дуска да, дошманга да.
Кирәк түгел сезнең сер дә.
Сердәшсез тыныч миңа. 
 
* * * 
Хушлашмыйча китү җиңел,
Кире кайтыр өчен булмаса.
Үткәннәре онытылсын – диеп,
Кулың селтәп әгәр сызылса.
 
Ике язмыш инде ике ярда,
Айрым гына инде юл салса.
Өзгәләнми йөрәк сабыр калып,
Сагыш җиле сине аяса.
 
Тыныч узса төннәрең дә,
Саташусыз булса уяну.
- Үткән инде, үкенечкә түгел
Ирен чәйнәп нигә елату!
 
Көннәр үтә-үтә төннәре дә,
Кире кайтыр юллар эзлибез.
Онытыла яшьлек үпкәләре,
- Син гаепле түгел, мин – дибез.
 
Әйләнә кайта уйлар кабат,
Айрым киткән юллар чатына.
Бер җылы сүз иштергә теләп,
- Зинһар өчен, яшьлек хакына!
 
Хушлашмыйча китү җиңел түгел,
Кала анда җаннар яртысы.
Сызланмыйча тора алмый 
Төзәлми шул йөрәк ярасы.
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 08.12.2014
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»