|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.12.2014 Бәйге
Мультиварка уйнату бәйгесендә җиңүче билгеле булды!"Матбугат.ру" Яңа елга кадәр атна саен бер кыйммәтле бүләк уйната. Бу атнаның бүләге - мультиварка иде. Ниһаять, аның иясе дә билгеле булды. Ул - Казаннан Алсу Мәҗитова. Җиңүчене котлыйбыз! Алсу белән якыннанрак таныштык. Аңа 27 яшь. Казанда шәфкать туташы булып эшли. Кияүдә. Кыз бала үстерәләр. "Моңарчы зур бүләкләр отканым булмады. Мультиварканы да кулыма алмыйча, бәйгедә отканыма ышанмаячакмын!" - диде Алсу. Шушы бүләк редакциядә Алсуны көтә. Димәк, үз җиңүенә тиздән ышаначак ул. Бәйгенең шартлары мондый иде: https://vk.com/onlinetatar?w=wall-81763294_6%2Fall Җиңүчене http://prizoland.com/randomizer/ сайтында урнашкан очраклы саннар генераторы билгеләде. Бу мизгелне без видеога төшердек: Бүләк уйнатулар дәвам итә! Иртәгә яңа бәйге һәм яңа бүләк игълан итәчәкбез. Күзәтеп барыгыз!
--- |
Иң күп укылган
|