поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
07.12.2014 Дин

Мәчеттә татарны эзләп табу әлегә кыен

Бар бит бу дөньяда шундый эшлекле, курку белмәс, горур җанлы, Аллаһының берлегенә ышанып, башкаларны да шуңа инандырып яшәтүче кешеләр. Илаһи Ходаем, андыйлар күбрәк булсын иде, дигән теләктә калыйк. Хак динебезне халык арасында танытуга, үстерүгә үз көчләрен жәлләмәгән милләттәшләремне очратып сөйләшү - үзе бер бәхет, үзе бер могҗиза.

Сүз Новокуйбышевски шәһәре мөселманнары оешмасы рәисе, имам-хатыйб Әхмәткәрим Сәгыйрь улы МИНЕКАЕВ турында. Җиргә нык басарга, үтемле сүз әйтергә әтисеннән өйрәнгән абыебыз моннан нәкъ 16 ел элек татар җәмәгатьчелеге каршында мәчет төзү мәсьәләсен күтәреп чыга. Өч меңнән артык мөселман кардәшләребез яшәгән шәһәрдә нигә мәчет төземәскә?! Ләкин бу артык җаваплы эшне ялгызы ерып чыга алмас, дигән сүзләр халык арасында йөрмәде түгел, йөрде.

Аллаһы кушса, бар нәрсә дә үз урынына утыра, диләр бит. Юристларга, шәһәр һәм өлкә хакимиятләренә йөреп, төзеләчәк мәчет өчен тиешле документларны хәстәрләүгә күпме көч, вакыт киткәнен Әхмәткәрим ага үзе генә беләдер.
 
Ниһаять, 2005 елда Новокуйбышевскида манаралы матур мәчет бинасы калкып чыга. Бу көнне әйтерсең лә бирегә җиде кат күкләрнең бөтен фәрештәләре җыелган иде. Олысы-кечесенең күзләрендә шатлык балкып торды.
 
Еллар тиз үтә шул. Шәһәрдә мәчет ачылганга тугыз ел булды инде. Сиксән яшенә китеп барган аксакаллы, юмарт күңелле абыебыз киләчәккә нинди планнар корып яши икән бүген? Бу турыда миңа Әхмәткәрим хәзрәт МИНИКАЕВ белән очрашып сөйләшергә насыйп булды.
- Әхмәткәрим хәзрәт, сез кайсы якларда туып үстегез? Күңелегездә дингә җылы караш кем уятты?
 
-Туган төбәгем - Татарстанның Чирмешән районы җитмеш йортлы Әмир авылы. Ун балалы гаиләдә сигезенче сабый булып дөньяга аваз салганмын. Әтием авылның иң оста тимерчеләренең берсе иде. Чүкеч аның кулында гел уйнап кына торды. Тимердән, бакырдан, җиздән һәм башка төр металлдан күз явын алырдай, көнкүрештә кирәк-яракларны җитештерүе кемнең генә күңел кылларын чиртмәгәндер. Тимерчелектә әтинең кулыннан килмәгән эш булмагандыр, мөгаен. Яшүсмер чагында ул атаклы муллалар әзерләгән Кизләү мәдрәсәсендә (хәзер Татарстанның Нурлат районы) дин сабакларын өйрәнә.
 
Биредә халкыбызның бөек улы, дин галиме, мәгърифәтче, тарихчы, публицист, Россиядә баш мөфти вазифасын башкарган Ризаэтдин Фәхретдин хәзрәтләре дә ислам дине нигезләрен өйрәнеп йөргән, дип сөйлиләр. Әтиемнең тәҗвит кагыйдәләренә туры китереп, Коръән сүрәләрен яттан сөйләве бүгенгедәй хәтеремдә. Шунысы кызганыч, ул безнең арадан бик тә иртә китеп барды.
 
- Новокуйбышевскига ничек килеп эләктегез?
 
- Бу язмыш җилләре кешене кая гына илтеп ташламый, ни генә эшләтми! Армиядән кайткач, бәхет эзләп, Пермь төбәгенә кадәр барып чыктым. Березники шәһәре заводларында ничәмә еллар хезмәт куйдым. Яшьлек мәхәббәт дөньясы белән тулган. Сөйгән кызым Люция белән өйләнешкәч, кызыбыз Әлфия дөньяга килде. 1961 елда исә гаиләмне ияртеп Новокуйбышевскига күчеп килдек. Биредә икенче кызым – Рамилә һәм улым Марат туды.
 
- Әхмәткәрим хәзрәт, шәһәрдә төзелгән мәчет - тормышыгыз җимеше, дип әйтсәң дә дөрес булыр. Бу зур эшне башкарып чыгуыгыз бүген дә күңелегездән китмидер?
 
-Төзелеш эшләре башланыр алдыннан Самара өлкәсе мөфтие Вагыйз хәзрәт Яруллин тарафыннан әйтелгән сүзләр хәтеремә килә: “Әхмәткәрим, мәчетне бер үзең төзеп җибәрсәң, ап-ак сакаллы изге карт булып, тарих битләренә кереп калачаксың. Ә инде попечительләр советы җыеп, эшкә күмәкләшеп керешәсез икән – тарткалашып, судлашып бетәчәксез”, - диде ул.
 
Шулай да баштан эшләрне күмәкләшеп оештыру ягын кулай күреп, попечительләр советы оештырылды. Тик эшләр алга таба бармады. Сүз боткасыннан ерак китә алмагач, уңышлар турында нинди сүз булуы мөмкин?! Һич тә икеләнмичә мәчет төзүнең оештыру эшләрен үз җилкәмә салдым. Дөрес, бу адымым белән килешмәүчеләр дә булды. Җыеп әйткәндә, Вагыйз хәзрәтнең төпле фикеренә тагын бер тапкыр инандым. Дин юлында куелган бу эшне башлап ахыргача бер ялгызым ерып чыгуымны кайберәүләр бөтенләй аңлап бетермәде. Тугыз ел вакыт үтеп китсә дә, нигәдер мин моңа үзем дә ышана алмыйм. Мәчет төзү үзе бер могҗиза икән. Шулай да кырыс холыклы, тугрыклы, үзсүзле булуым, ялганны кичермәвем һәм озак еллар төзелеш объектларында, җирле предприятияләрнең тәэминәт бүлекләрендә эшләп туплаган зур тәҗрибәм моңа сәбәпчедер. Әйтергә генә җиңел ул. Мәчет төзер алдыннан ничә еллар буе шәһәр, өлкә хакимиятләре бусагасын таптадым. Зур түрәләрнең “алтын ишек”ләрен ничәмә тапкыр ачканмын да япканмындыр! Күпме очрашулар, сөйләшүләр... Мәчет төзүгә рөхсәт алу, төзелеш проектын ясату, юристлар белән киңәшләшүләр. 
 
“Хәрәкәттә – бәрәкәт”, диләр бит. Тир түгеп, куелган хезмәтеңнең җимешен авыз итү күңелдә якты хисләр уята, яшәгән саен яшисе килә. Әйтерсең лә, гомер буе узган юлларыма хуш исле гөлләр сибелгән.. Чәчәкләрне бик яратам мин. Мәчет йортындагы бакчада да ниндиләре генә үсеп утырмый: алсулары, кызыллары, көрәннәре... Биредә, нәкъ Кара диңгез ярындагы кебек, бөдрәләнеп абрикос куагы да үсеп утыра. Әй, бу газиз дөнья! Бер Аллаһыңа инанып, намаз уку белән бергә, сөенеп-сөелеп яшәүгә ни җитә?!
 
Җитәкчеләр белән эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштыру, үзара хезмәттәшлек күперләрен ныгыту, әңгәмәдәшеңнең психологик халәтен, холкын аңлап эш йөртү - үзе бер бәхет ул. Шулай да мәчет төзүгә шактый еллар узып китсә дә, бу зур төзелешкә саллы ярдәм күрсәткән шәхесләрнең исемнәрен беркайчан да онытмам. Аларның изге эшләрен таш плитәгә алтын хәрефләр белән яздырып истәлеккә калдыру һич тә арттыру булмас. Ничә еллар буе, әлеге дә баягы, үзебезнең татар эшкуарлары артыннан чаптым. Әфәнделәр, мәчет төзүгә ярдәм күрсәтегез, дип бөтен дөньяга сөрән салдым, тик нигәдер уңай җавап ала алмадым. Әллә ишетмәделәр, әллә ишетеп тә ишетмәмешкә салындылар. Ә менә шәһәр җитәкчеләребезнең ярдәме зурдан булды. Рус булуларына карамастан, мәчет бинасы фундаментын төзүгә “Волга АС” берләшмәсе директоры Александр Фәхрисламов ярдәм итте. Хәзер дә әле ул бөтен кирәк-яракны булдырып тора. Новокуйбышевски шәһәре “Нова” берләшмәсенең генераль директоры Сергей Романцев, шушы оешманың тәэминат бүлеге җитәкчесе Хәлил Гомәров цемент, бетон, ком һәм башка төзелеш материалларын даими рәвештә кайтарып тордылар.
 
Самараның керамика материаллары комбинаты директоры Алексей Горлов, Новокуйбышевски шәһәренең элеккеге башлыгы Александр Нефедов, “Горгаз” трестының элеккеге директоры Алексей Афанасьев кебек җитәкчеләргә рәхмәтемнең чиге юк. Нефть эшкәртү заводының элеккеге директоры, хәзер Новокуйбышевски шәһәре башлыгы Андрей Коновалов, ремонт һәм механика заводы директоры Геннадий Батыраев, шәһәр базары директоры Сардар Әсәдуллаев, Новокуйбышевски ТЭЦ берләшмәсенең элеккеге директоры Жомангара Габдушев, баш инженеры Виктор Кыштымов кебек шәхесләр һәркайчан ярдәм күрсәттеләр. Мәсәлән, шәһәрнең ТЭЦ берләшмәсе хезмәткәре, милләте буенча кырым татары Додой Билял мәчетнең бөтен электр җиһазларын бер үзе көйләде. Электрика буенча бөтенесен бүген дә ремонтлап тора.
 
Белмим, ышанырсызмы, юкмы, мәчет бинасын торгыза-торгыза, ирексездән, дипломатка әйләнеп китүемне бөтенләй сизми калганмын. Мәчет төзү белән берьюлы зур тормыш академиясен тәмамлап чыкмадым, дисезме? Хәер, дөньяның атаклы дипломатлары Американың Генри Киссенджер, Мадлен Олбрайт, СССРның Андрей Громыко, Евгений Примаков һәм халык дипломаты исемен яулаган Татарстанның экс-президенты Минтимер Шәймиев кебек шәхесләр биеклегеннән шактый ерак торсам да, зур дипломатиядә кечкенә генә булса да уңышларга ирешмәдем түгел, ирештем. Ахырдан шуңа инандым: дипломатиясез яшәве дә, кешеләр, аерып алганда, зур кесәле абзыйлар, предприятие җитәкчеләре, юристлар, район, шәһәр, өлкә хакимиятләре башлыклары белән тыгыз элемтәләргә кереп тә зур төзелеш эшләрен башлап җибәрүләре бигрәк тә кыен.
 
- Әхмәткәрим хәзрәт, хәзер татар балаларына әллә нинди чит-ят исемнәр кушалар. Индира, Клара, Эмма, Мария, Алинә, Карина, Елена, Элина, Лариса, Милена кебек исемнәр нәкъ бәрәңге бакчасындагы чүп-чар үләннәр сыман ишәеп киттеләр. Килеп чыккан бу хәлне ничегрәк бәялисез?
 
- 60 ел буе гел руслар һәм башка халыклар арасында катнашып яшимен. Ләкин мулла биргән исемемә тап төшермәдем, тел тидермәдем. Исемемне бозмадым һәм бозылмадым да. Кайбер татарлар кояшлы көнне үз күләгәләреннән курыккан шикелле үз исемнәреннән оялып, тартынып, гарьләнеп йөриләр. Мондыйлар да юк түгел. Күкиш кадәр балага, имеш, нинди генә исем куштырсаң да, ярап куяр, диләр. Менә сиңа мә. Бервакыт шулай катнаш никахтан туган балага исем кушарга дәштеләр. Ире - татар, кызына Камилә дип куштырмакчы, хатыны – рус, Полина исемен бирү яклы. Ниһаять, ике яклы ыгы-зыгыны туктатып, Камилә исемен биреп, баланың уң колагына пышылдадым да куйдым. Новокуйбышевскида боз кузгалды сыман. Өч гаилә минем исемне яратып, ике малайга- Кәрим, бер кызга Кәримә исемен сайлап алганнар. Матур бит. Мөселман исемнәреннән баш тарту - үз динеңнән, халкыңның газиз дөньясыннан аерылу, дигән сүз бит ул. “Аерылганны аю ашар”, дигән әйтемне онытып җибәрмәсәк иде.
 
- Әхмәткәрим хәзрәт, ритуаль хезмәте, аерым әйткәндә мәетне юу, кәфенгә төрү, җирләү кебек дини йолаларыбыз шәһәрегездә үтәләме?
 
- Мәетне соңгы юлга озату йоласы мәчет карамагында. Мәетне юу, кәфенләү, җирләү, элеккечә, нәкъ авыллардагыча имам Абу Ханифә мәсхәбе кануннарына китереп башкарыла. Каберне машина белән казыйлар, ә ләхет ясау аерым кешеләргә йөкләнгән. Мәетне җирләү якынча 15-17 мең сумга төшә.
 
Дини оешмабыз моннан 16 ел элек оештырылды. Шәһәр башлыгы, ислам динен тотучыларның ихтыяҗларын искә алып, Молодежный урамының бишенче йортыннан бүлмә бүлеп бирде. Беренче җомга намазы Новокуйбышевскида 1998 елның 11 декабрендә укылды.
 
- Белгәнебезчә, намаз укучыларның күпчелеген Урта Азиядән килгән үзбәк, таҗик, кыргыз милләт халкы тәшкил итеп, мәчеткә йөрүче татарлар бик аз икән.
 
- Олы агайларыбыз бу дөньядан мәңгелеккә китеп бардылар, ә яшьләребез дин юлына басарга ашыкмыйлар. Җомга намазларына хәзер нибары 10-15ләп кеше йөри. Кыш айларында бер төркем милләттәшләребез дин сабакларын өйрәнә өйрәнүен, ләкин аларның саны дүрт-биш кешедән артканы юк.
 
Гаҗәп бит! Сабантуйга татар диңгез ташкыныдай, саташып, көне буе агыла да агыла. Мәчетләребездә татарны гастарбайтер кыргыз, үзбәк, таҗиклар арасыннан эзләп табулары бигрәк тә кыен.
 
Аллаһы йортына илтүче, дөньяның иң зур, иң якты юлы таҗик белән үзбәккә генә ачылып торамыни? 
 
Дин кардәшләрем, без бу дөньяга мәңгелеккә килмәгәнбез. Җитәр үлем көне, гәүдәбезне ләхеткә салып куярлар. Җирләүчеләр кырык адым атлап киткәч, каршыгызга гүр фәрештәләре килеп чыкмасмы? Каберегезне дер селкетеп сорау алмаслар, дисезме?! Бакый дөньяның беренче имтиханы гына бит бу... 
 
Балаларын дин юлына бастыруда ата-аналарга нәрсә комачаулый? Мактанып әйтүем түгел, мин улым Маратны дин юлына күндердем бит әнә. Шуңа шатланып туя алмыйм. Намазларны төгәл укып бара, рамазан айларында уразаларны җиренә җиткереп тота, Самара мәдрәсәсендә бер ел буе дин нигезләрен уңышлы гына өйрәнеп чыкты. Ата-анага моңардан да зуррак бәхет бармы икән? Оныгыбыз Ринатны да дин юлына бастырмакчыбыз. Чөнки исламиятне өйрәнү теләге зурдан аның.
 
Дин кардәшләрем! Хөкем көне көттермәс ул! Килер ул көн. Тик без аңа әзерләнәбезме? Нинди йөзебез белән Аллаһы каршына чыгып басарбыз?! Уян, татар, уян инде! 
 
 

Исхак АПАНАЕВ
Бердәмлек
№ 49 | 07.12.2014
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»