поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
06.12.2014 Мәгариф

Бәләкәй караклар. Бүләкме, әллә рөхсәтсез алумы?

Кеше әйберенә рөхсәтсез кагылу – начар гамәл. Моны баланың теле ачылганчы ук сеңдерә башлыйбыз, югыйсә. Тамак тук, өсте бөтен, бакча һәм мәктәп өчен кирәк-яраклары да бар. Тик нигә әйберләре арасында чит уенчыклар, ят каләмнәр очрый? Чыннан да, бүләкме ул, әллә рөхсәтсез генә алганмы?

“Шкафка үзе кергән”

Казанның 273нче балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче Роза Гаделшина сөйли: “Бер кызга әнисе балалар иннеге бүләк иткәч, иптәш кызларына күрсәтергә дип, бакчага алып килгән. Өстәлгә куеп торган җирдән иннек юкка чыкты. Һәр баладан: “Күрмәдегезме, кая югалды икән?” – дип сорап чыгу ярдәм итмәде. Тәҗрибәм балаларны тоемларга өйрәтте инде, алар бит монда өйгә караганда да күбрәк вакытларын уздыра. Кемнең нинди гадәте барын да белеп торабыз. Шикләнгән баладан үтеп барганда гына сорагандай иттем: “Д., әйдә, кайсы шкаф синеке икәнен күрсәт әле, киемнәреңне матур итеп төреп куйдыңмы?” 4 яшь ярымлык бала: “Апа, мин алмадым иннекне, ул үзе шунда кергән”, – дип, сорамыйча да шундук хатасын таныды. Рөхсәтсез кеше әйберенә кагылуның гаеп гамәл икәнен дә аңлый үзе. Д. гаиләсе ике бүлмәле фатирда ике гаилә яши. Бер гаиләдә ике бала булса, туганнарында дүртәү! Бөтенесе бакча һәм кече яшьтәге мәктәп баласы. Кая анда “ярый-ярамый”, “синеке-синеке түгел” кебек төшенчәләр. Үзендә булмаган әйбергә дә кызыга инде бала...”
 
“Тәрбияне байлык алыштырмый”
 
ТР Эчке эшләр министрлыгы карамагындагы балигъ булмаган хокук бозучыларны вакытлыча яшәтү үзәге җитәкче урынбасары Рәисә Шиһапова фикеренчә, баланың урлаша башлавы гаиләдә игътибар, җылылык, аңлашу җитмәүдән: “Баланың әти-әнисе, үз бүлмәсе, компьютер-планшеты бар икән – җитеш гаилә санала. Кечкенә фатирда, әнисе белән генә тәрбияләнүче үсмерләр дә бар. Әнисе белән аның шулкадәр җылы, аңлашуга корылган мөнәсәбәте бөтен компьютер-планшеттан да өстен, миңа калса. Ә кәгазь буенча беренчесе имин санала...” 
 
Психологлар, ярату белән баланы бозып булмый, дип белдерсә дә, ярату дигән хис артына качып, балага сукырларча һәрнәрсәне рөхсәт итү дә юньлегә илтми. “Тәҗрибәдә шундый очрак булды. Безнең үзәккә юлланган 15 яшьлек үсмер егет янына әнисе килде, – дип дәвам итә Рәисә Шиһапова. – Дәгъвасы – аның улына тәмәке тартырга махсус урын булдырылмаган икән! Ахыр чиктә, улы интекмәсен дип, яшерен рәвештә электрон тәмәке тапшырырга омтылып карады. Кайгыртуны шул рәвешле белдергән әниләрнең үзләрен тәрбияләргә кирәк бит!
 
Тагын бер очрак. Әнисе улы янында башта бакча тәрбиячеләрен, аннары укытучыларны гел әдәпсез сүзләр белән сүгә торган булган. “2ле” алса укытучы гаепле, сугышып кайтса ¬ –  урамдагы малайлар әшәке, аларның әниләре тәртипсез... Ахыр чиктә ул малай нинди генә тәртипсезлек кылса да, башкаларны гаепләргә, үзен гел акларга өйрәнеп беткән. Алай гына да түгел, башка балаларның әниләрен нәкъ менә әнисе әйткән әдәпсез сүзләр белән атау гадәтен алган. Әнисе, улы белән озак һәм авыр аңлату эшләре алып барырга туры килде”.
 
“Урлашу гадәтен бетереп була”

Cветлана БЫЛЬНОВА, психолог:
 
–  Өйдә иминлек, балага игътибар булмаса, аның урам йогынтысына бирелү очраклары күпчелекне тәшкил итә. Тик җитеш тормышта үсеп тә урлашуга барган балалар байтак. Кагыйдә буларак, мондый гаиләдәге әти-әниләр көне-төне эштә. Кайберәүләре шәхси тормышын җайлый. 6-7 яшьлек бала өенә куян баласы урлап алып кайткач та, берничә көннән генә күреп алучы гамьсез әниләр дә очрый. Соңрак инде баланы җиңәргә көчләре җитми, үзләре үк хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәләр. Чөнки башлангыч сыйныфта ук әнисен куркытучы, алтын муенсасын урлап ломбардка тапшыручылар бар.
 
Клептомания – чир, ә тәрбия җитмәүдән килеп чыккан хулиганлыкны, урлашуны бетереп була. Вакытында чаң сугарга кирәк. Әти-әниләрнең мондый очракта киң таралган ялгышы: бер-берсен гаепли башлау, өстәвенә, үсмер каршында. Гаеплене эзләгәнче, баланы нормаль тормышка кайтару турында уйланырга кирәк. Кичен кайткач, аны кочаклау, хәлләре, кәефе, көне ничек үтүе белән кызыксынуны гадәткә кертергә киңәш ителә. Аның ни белән яшәвен, ничек сулавын бер адым алдан белеп торыгыз. Авыр очракта да сезнең аңлавыгызга ышансын. “Ярамый”ны һәркем белә. Тик ул “ярамый”лар тормышта раслансын. Балага кызыл төскә урам аша чыгарга ярамый, дип өйрәтеп, үзебез машина югында аны култык астына кыстырып, кызыл утка урам аша йөгерәбез икән, бу инде безнең абруйны какшата. Кеше күрмәгәндә кагыйдә бозарга ярый икән, дип уйлый бала. 
 
Хезмәт тәрбиясе дә җитми. Әти-әниләр балаларына эш кушарга куркып тора, әзердән-бәзергә өйрәнгән бала үзен “нәни патша”ларча тота башлый. Ашагач, үзенең тәлинкәсен, оекбаш кебек кечерәк киемнәрен юа белмәүче буын үсеп җитте. Нигәдер ирешү өчен, тырышлык, хезмәт, көч куярга, сабыр булырга кирәклеген аңлатырга кирәк.  
 
“Төнлә йөрергә рөхсәт итмәгез”
 
Әлфия САФИНА, ТР Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте  өлкән инспекторы:
 
–  2014 елның 9 ае эчендә яшүсмерләр тарафыннан кылынган урлашу буенча 444 җинаять эше, талау буенча 61 эш судка тапшырылган. Әлеге үсмерләр телефон, акча, сумка, машина аккумуляторлары, магнитола кебек әйберләр урлаган.  Бу күренешләрнең төп сәбәбе иң беренче очракта гаиләдәге начар мохит. Бүген республика эчке эшләр органының балигъ булмаганнар эше бүлекчәләрендә балаларына тиешле тәрбия бирмәүләре өчен 5523 әти-әни исәптә тора. Иң еш очрый торган ялгышларның берсе – ТРның 71нче законын бозу, ягъни төнге уннан соң үсмерләрнең өлкәннәрдән башка урамда йөрүе. 
 
“Дини тәрбияне онытмыйк”
 
Фәридә ЗӘЙНЕТДИНОВА, ике бала әнисе:
 
– Бала тәрбияләгәндә дини гыйлемне дә читкә этәрергә ярамый. Кайчак төрмә белән куркытып булмый, “гөнаһ” сүзе ныграк тәэсир итә.
Бер танышым бар. Ике бала әнисе ул, мул тормышта яшиләр. Тик атна саен балаларын ияртеп кибеткә китә дә, берәр кечкенә генә әйбер булса да урламый кайтмый. Инде кибетләрнең сак хезмәте тоткарлады, полициягә дә хәбәр иттеләр. Ире, туганнары да ачулана. Тик ул ханымны төзәтеп булмый. Монысы, мөгаен, чирдер...
 
Әти-әниләргә киңәшләр
 
“Җинаятьче ясамагыз!”
 
- Баланың үз киемнәре, уенчыклары, уку кирәк-яраклары торган кечкенә булса да үз почмагы булсын. “Минеке-минеке түгел” дигәнне белеп, үз әйберләренә дә сакчыл карарга өйрәнсен.
- Планшет ише кыйбатлы әйберләрне бакчага яисә мәктәпкә биреп җибәрмәгез. Башкаларны кызыктырып, урлашу очрагына китермәсен, үзен дә куркыныч астына куймагыз. 
- Балада ят уенчык яисә чит әйбер күрсәгез,аны каян алуы белән кызыксыныгыз. Еш кына фәлән дустым бүләк итте дигән җавап ишетерсез. Ышанып бетмәсәгез дә, бала каршында сак эш итегез. Үзенә ышанмауларына үпкәләмәсен. Сиздерми генә тикшереп, төбенә төшегез.
- Бер тапкыр кыек гамәл кылган икән, аңа карак дигән ярлык такмагыз. Баладан җинаятьче ясарга ярамый. 
- Балага гаебен тану кыен. Әгәр ул үзендә шундый көч тапкан икән, әти-әнисе тарафыннан хуплау тапсын, ул сезнең тарафтан рухи ярдәмгә мохтаҗ.
 
Җинаять һәм җәза
 
Балигъ булмаганнар тарафыннан кылынган урлашу өчен 80 меңгә кадәр штраф яки 2 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү каралган. Төркемләп кылынган җинаять өчен 500 меңгә кадәр штраф яки 5 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный. 
 
Гыйбрәт
Бервакыт чүлдә яшәүче гарәпләргә инглиз илчесе килә. Ул үтеп барышлый бер өй каршында күп акча ятканын күрә. Ә янәшәдә беркем дә булмый. Аптыраганнан йортка кереп: “Сездә караклар юкмы әллә?” – дип сорый. Йорт хуҗасы: “Юк, бездә каракларның кулларын кисәләр!” – ди. Илче моңа бик гаҗәпләнә. Гарәп сорау бирә: “Дөресен әйтегез әле, сезнең илегездә көненә ничә кеше урлашкан өчен җавапка тартыла?” – ди. Илче: “Кимендә 50 кеше”, – ди. Гарәп: “Ә бездә 40-50 елга бер мәртәбә генә бер каракның кулы киселде”, – дип җавап бирә. 
 

Ләйсән НИЗАМОВА
Гаилә һәм мәктәп
№ 12 |
Гаилә һәм мәктәп печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»