|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.12.2014 Җәмгыять
Кыйный, димәк, ярата?Озакламый хатынына кул күтәргән, аны мәсхәрәләгән, җәберләгән ир-атларны зур җаваплылыкка тартырга мөмкиннәр. Дәүләт Думасында әнә шундый закон проекты тикшерелә. Баксаң, Россиядә ел саен өйдә тавыш чыгып, ир-атлар кулыннан 14 меңгә якын хатын-кызның гомере өзелә икән. Чәчләр үрә торырлык саннар. Мондый хәлләр күбрәк авыл җирендә күзәтелә, диләр. АКШта, мәсәлән, шундый сәбәптән ел саен 1,2 мең хатын-кыз якты дөнья белән хушлашса, 2 миллионнан артыгы авыр тән җәрәхәтләре ала икән. Саннар арасында әнә шундый аерма булу законнарның кырыслыгына да бәйле. Әнә бит НХЛда чыгыш ясаучы Россия хоккейчысы Вячеслав Войновның эшен бу көннәрдә мәхкәмәдә тикшерәләр. Аны хатынына кул күтәрүдә гаеплиләр. Гәрчә, спортчы гына түгел, хәтта хатыны да бу гаепләүләрне кире какса да. Менә шундый законнар. Бездә хәлләр ничек соң? Сер түгел, дини һәм җәмгыяви кануннарга карамастан, безнең халыкта ир-атның хатынына кул күтәрүе, дөресен әйткәндә, әллә ни гадәттән тыш хәл саналмый. Элек-электән хатыннарына кул күтәрүче ирләр булган. Хәзер дә шулай. Тик һәр талашкан саен хатын-кызлар ире өстеннән шикаять язарга йөгерми. Бигрәк тә татар гаиләләрендә. Балалар өчен түзеп яшәү, алдагы көндә барысы да үзгәрер дип өметләнү – ирне гафу итәргә этәрә. Юкса, зыян китергәндә ул кешегә булган хисләр дә юкка чыккандай була, мәңге гафу итә алмас булсаң да, бер-ике көн генә ачу саклыйсың да, гаиләдәге хәлне җайлыйсың. Өстәвенә балаларга сезнең аерылышуның начар тәэсир итәчәге көн кебек ачык. Аннары, андый ирдән китәм дисәң дә, китеп булмый. Бөтен кеше ипотека түли, кредитлары буа буарлык. Кыскасы, барысын да уйлый да – татар хатын-кызы сабыр итеп яши бирә. Яхшымы бу, начармы – монысын һәр кеше үзе бәяли инде.
Тагын шунысы да бар – гаилә булгач, савыт-саба да шалтырамый тормый. Гаеп атта да, тәртәдә дә булырга мөмкин. Кызганыч, бүген киресенчә, иренә кул күтәрүче хатын-кызлар да бар. Монысы инде икенче чик. Мондый вәзгыятьне закон белән генә үзгәртеп буламы? Бер уйласаң, чит кеше гаиләсенә тыкшынудан файда булыр микән? Ир белән хатын бер көнне сугыша, икенче көнне дуслаша бит ул. Шунысын да онытмаска кирәк: закон проектында исә якын саналырга тиешле кешесенә кул күтәргән затларны өч елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү җәзасы каралган. “Гамәлдәге канунда исә нәрсәнең нәрсә икәне төгәл күрсәтелмәгән. Чит илләрдә хәтта акча мәсьәләсендә кыерсыту, сүз белән кимсетү дә көч куллану булып исәпләнә”, – дип аңлата проект авторлары. Кыскасы, күрәселәр бар әле...
Рафил Ногманов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты:
– Чегән хатыны булса, кыйнамый, димәк, яратмый дияр иде. Ир белән хатын арасындагы низагны судка кадәр җиткерү җиңел түгел. Бер уйласаң, низаг вакытында алар икәү генә була. Кыйнаганны раслау өчен шаһитлар булуы да кирәк. Ә мондый эшкә күршеләрнең бик үк кысыласы килмәс. Өйдәге чүпне тышка чыгармау хәерлерәк булыр, минемчә. Бу закон проекты хупланырмы – билгесез әле. Әмма кешене өч елга ирегеннән мәхрүм иткәнче, иң элек профилактик чаралар булдыру кирәк. Хатын-кызлар арасында да үзләрен матур тотмаучылар аз түгел хәзер. Кичтән полициягә гариза язып, ә иртәгесен исә аны кире алырга да мөмкин. Ә бу хокук саклаучыларга өстәмә эш кенә. Әмма барлык ситуацияне дә уйлап эш итәргә кирәк. Тәртипсез тормыш рәвеше алып барган гүзәл затлар да бар бит. Әллә кайда йөреп, өенә исереп кайтып кергән хатын-кызның башыннан сыйпап булмый, әлбәттә.
Наилә Җиһаншина, Татарстан мөселман хатын-кызлары берлеге рәисе:
– Бу закон бик уйланылган булырга тиеш. Кыйнау өчен төрле сәбәпләр бар. Кайчак хатын-кызлар ирләрен өч елга төрмәгә озатыр өчен үзләре дә моны оештырырга мөмкин. Икенче яктан, хатынын кыйнаган ирләргә бераз сабак булыр иде. Тагын шул ягы да бар бит – күп кенә хатын-кызлар, ир кыйнады дип, гариза язмый. Төрмәгә утырту түгел, ә чит илләрдәгечә кисәтү чаралары үткәрергә кирәк. Әгәр моны да үтәми икән, димәк, ул кырысрак җавапка тартылуны үзе сайлап ала. Бер төрмәгә утырган кешенең тормышы асты-өскә килә. Аннан чыккач аларның гаиләләре булмый, эш урынын югалталар. Шул якларын да уйлап эш итәргә кирәк.
Миләүшә (Апас районы):
– Иремнең кыйнамаган көне юк. Әмма кыйный дип кенә китә алмыйм. Туганнарым, танышларым, ташлап кит, ди. Яратам бит мин аны.
Гөлфия (Кукмара районы):
– Беренче иремнең тырнак белән дә чирткәне булмады. Ул үлгәч, икенче кешегә чыктым. Тик ул кулы белән уйный торган кеше булып чыкты. Ялгыш әйткән сүзем өчен дә китереп сукты. Ун минут эчендә җыенып чыгып киттем. Кыйналып яшәгәнче, ялгыз яшәвең хәерлерәк.
Татарстан Эчке эшләр министрлыгының матбугат үзәге хезмәткәре Елена Родайкина:
– 2014 елның соңгы алты аенда участок инспекторларына әнә шундый очраклар буенча 1683 кеше мөрәҗәгать иткән. Шуның 63е – мәсхәрәләү, 450се – кыйнау, калганнары хулиганлык кылу белән бәйле. Бу бит әле участок инспекторларына хәбәр иткәннәре генә. Җәмәгать судьяларына мөрәҗәгать итүчеләре дә бар. Ә өйдә дәшми калганнары күпме?
Инде Россия Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына күз салсаң, эшләр бөтенләй харап. Өйдә тавыш куптарган 4 миллион кешенең 205 меңен – нервысы какшаган “сугыш чукмары”, 40 меңен – психик авыру, 400 меңен – эчкече, ә калганнарын “гади кешеләр” дип атаганнар.
Шул уңайдан бер мәзәк
Минем хатын бигрәк йомшак күңелле инде. Мине кыйный-кыйный да аннан соң ике көн елый.
Гөлгенә ШИҺАПОВА |
Иң күп укылган
|