поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
05.12.2014 Җәмгыять

Чөгендер баласы

Кайбер балаларны кәбестә арасыннан табып алалар, дип ишеткәнем бар иде инде, мине әни шикәр чөгендере басуыннан алып кайткандыр, мөгаен. Июнь уртасында, бөтен халык кырылып чөгендернең беренче катын эшләп бетергәндә, ни йөрәге белән өйдә ятсын ди...

Чөгендер басуында дөньяга килә башлаган балалар шактый инде безнең авылда. Чөнки чөгендер – ул бернинди тормыш шартлары белән исәпләшми, ул бар һәм баста! Авыл халкы бөтен көнкүреш режимын шул чөгендер эшкәртү графигына карап төзи иде: чөгендердән соң фәлән җиргә барып кайтасы, чөгендерләр башланганчы фәләнне эшләп аласы... Көзге туйларны да чөгендерләрне чистартып, урнаштырып бетермичә туйламыйлар иде хәтта. Мин үзем балачакта чөгендердән башка тормышны күз алдына китермәгәнгә, үсеп, Казанга укырга киткәч, «Бездә чөгендер булмады...» дип торучыларга шакката идем. Ничек инде?! Булган ди шул, чөгендерсез балачаклар да булган ди. Тик безнең Кайбыч, Апас, Буа якларында бу культураны ел саен утырталар иде – мөгаен, барысына да Буа шикәр заводы гаепле булгандыр.

Ул заманнарда «Рабыня Изаура» дигән бик матур бер сериал күрсәтәләр иде. Бик матур диюем, ул вакыт безнең күзгә сериалның төп герое – кол кыз Изаура бик чибәр күренә иде. Бик кызганыч та иде үзе – бичара кызны кол итеп плантацияләргә куып чыгаралар... Ул бахыр, озын озын итәкләрен киеп, җилкәсенә 3 4 бөртек шикәр камышы күтәреп (әлеге дә баягы шикәр инде!), көне буе эшли... Ничек кызганмыйсың ди?! Шуны кызганып кич буе елап утырасың да, үзең, иртә таңнан кәтмәнеңне күтәреп, япан кояш астына – чөгендер басуына чыгып китәсең... Үсеп җиткәч кенә белдем – ул плантация дигән сүзне татарчага әйләндерсәң «кыр, басу» дигән сүз икән.
 
Җәйге каникулга чыгуга, әлбәттә инде, сине чөгендер утауның беренче каты көтеп тора, аны бетергәч, рәхәтләнеп, тынычлап бакчаңдагы бәрәңгегә керешәсең. Аннан соң әниләр вәгъдә иткәнчә, Казангамы анда йә башка берәр якын шәһәргәме бер ике көнгә кунакка алып барып кайталар да кайткан төшеңә «процентка» печән бүлеп куйган булалар... Аннан соң чөгендернең икенче каты. Әбәткә кадәр мәктәп бакчасында практика үтеп, әбәттән соң басуда чөгендер утап аның икенче каты да бетеп китә китүен, тик шуның белән каникулың да бетә инде... Аннан соң үз бакчаңдагы, мәктәп бакчасындагы, колхоз басуындагы бәрәңгеләрне алып бетергәч, янә чөгендер вакыты җитә – монысында инде үсеп җиткән чөгендерне олы олы күчләргә өеп, сабагыннан чистартып шикәр заводына озатасың... Мин әниемнең ел саен диярлек, чөгендерне чистартып тапшырганнан соң, атна ун көн район хастаханәсендә ятып чыкканын хәтерлим. Ул чөгендерне октябрь айларында, көне буе салкын җирдә, салам тутырылган капчыкка утырган килеш чистартасы иде шул...
 
Чөгендерне эшләүгә килгәндә, авылдагы һәрбер гаиләнең үзенә күрә үз ысулы бар иде. Кайбер гаиләнең, эш вакыты җиткәч, шәһәрдән өелешеп кунаклары кайтып төшә дә көн ярымда өч гектар җирләрен бәреп аталар. Кайберләре, бетмәс монда колхоз эше дигәндәй, шулай ук берничә көндә аннан-моннан гына бәргәләп чыгалар. Кайберәүләр инде үз яшелчә бакчасын эшкәрткәндәй, җентекләп, берәмтекләп, чиста итеп эшләргә тырышалар иде. Барысы да күз алдында булган. Кемнең ничек эшләве, чисталыгы, шапшаклыгы берәүгә дә сер түгел, кайберәүләрнең башкалардан аерылып ямь яшел булып утырган чөгендер кишәрлекләре, намус индикаторы кебек, хәзер хуҗаларын «саталар» иде... Безнең күрше апа, мәрхүмә, ашыкмыйча гына эшли иде дә, «барыбер арыганнан артык эшләп булмый» дип, кайтыр вакыт җитәме, юкмы, кайта да китә иде. Ни хикмәт, бер дә актыкка калмый иде үзе, кеше белән бертигез тәмамлый иде эшен. Аның да үзенә күрә бер эшләү методы булган инде.
 
...Икенче елга чөгендер бирмиләр икән дигән хәбәр таралгач, авыл халкы бер кат шок кичерде. Имеш, үсеп утырган чөгендернең өстенә Германиядән кайткан бер ниндидер хикмәтне сибеп чыгалар да, чөгендере кала, бөтен чүбе үзеннән-үзе юкка чыга икән! Бу хәбәрне көтү куганда да, кибет яннарында да, капка төпләрендә дә бик күп сөйләделәр. «Булыр-булыр хәзерге заманда...» дип утыручыларга караганда ышанмаучылар, әлбәттә, күбрәк иде. Ышанырлыкмыни соң? Ничә еллардан бирле килгән гадәттән баш тартып... Чыннан да, ул елны җәй башында чөгендер бүлмәделәр. Чөгендерне утыртып, яңа тишелеп чыга башлау белән өстенә теге хикмәтле сыекчаны сиптереп чыктылар. Халык сагаеп кына басу тирәләрен караштырып йөрде. Шул сыекчаны сиптерү белән берәр атна узуга, ямь яшел булып үсеп килгән чөгендере дә, чүбе дә сап сары булып көеп чыкты... Әллә технологиясен тиешенчә үтәп бетермәгәннәр, әллә сыекчасы шундый гына булганмы: ун көн дигәндә чөгендер җире, чәчелмәгән җир кебек, кап кара иде инде. Шуннан соң председатель авыл хатыннарын җыелышка җыйган. Шул кадәр расходтан кара кайгыга баткан председатель, авыл хатыннарына карап: «Кызлар, бу чөгендер дигән нәрсә хатын-кызның ыштан төбен күрмәсә, үсми икән ул», – дигән... Җыелышта, чөгендерне быел яңадан утыртырга һәм элеккечә кул белән эшкәртергә, дигән бердәм карар чыгарганнар.
 
Икенче елга инде, чыннан да, чөгендерне ниндидер яңа төрле технологияләр белән, яңа чит ил тракторлары белән яңача эшкәртә башладылар. Кул көче кирәкми иде инде хәзер. Шул чөгендер белән авыл халкының дәррәү кубып, бергә бергә эшли торган уртак эшләре бетте. Печәнне дә, элеккечә адымлап бүлеп, сәнәк белән әйләндереп, киптереп алып кайтулар юк инде. Хәзер трактор белән рулоннарга төрәләр дә бакча башына китереп аталар. Кеше кешегә печән кайтканын белмичә дә кала. Ә элек ул зур бер бәйрәм кебек иде. Халык җыелышып печән басуына төшеп китә, очрашалар, бергәләп эшлиләр, бер-берсенә төяшеп алып кайталар – эшеннән бигрәк кызыгы күп иде. Хәзер авыл халкының бернинди уртак эше, уртак йомышы юк. Бердәнбер уртак җир – зираты гына калды...
 

Альбина БӘШИРОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»