|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.04.2009 Җәмгыять
РУС ӘКИЯТЛӘРЕ ТАТАР ТЕЛЕНДӘБезнең дөньябыз әкиятләрдән башка нинди ярлы, күңелсез, китек булыр иде! Балачагыбызда әкиятләр укымасак, сер һәм тылсым тулы хыялый, могҗизалы, маҗаралы тормыштан мәхрүм калыр идек. Шуңа күрә «Мәгариф» нәшрияты үзенең нәни укучыларын «Балалар күңеле» сериясендә нәшер ителгән әкиятләр тәкъдим итә:
Алексей Толстой эш кәртүендә рус халык әкиятләрен туплаган «УРМАН ӘКИЯТЛӘРЕ» китабы урман галәмендә көн күргән җәнлек-җанварлар белән таныштыра. Әлеге «халык» китап битләрендә, балалар күзаллавынча, кешеләр тормышы белән яши. Бәла-каза килсә, кайгыралар, шатлык килсә, сөенәләр, авыр хәл ләрдән исән-имин котылсалар, гыйбрәт-сабак алалар, тормыш тәҗрибәсенә өйрәнәләр. Җәнлекләрнең башларыннан узган хәлләрне укып, нәниләр алар өчен сөенәләр дә, көенәләр дә.
Рус халык әкиятләрен эченә алган «ӘТӘЧКӘЙ – АЛТЫН КИКРИККӘЙ» китабы рус һәм татар телләрендә нәшер ителгән. Җәнлек-җанварлар эчтәлеккә шулкадәр ярашып, тере итеп ясалганнар ки, китап битләреннән менә-менә сикереп төшәрләр дә балалар белән уйный башларлар сыман.
«Балалар күңеле» сериясенең тагын бер күчтәнәче – Чаллыда яшәүче яшь шагыйрә Мария Логинованың «ЕФӘККАНАТ» китабы. Кече яшьтәге мәктәп балаларына тәкъдим ителгән әлеге басмада «Ефәкканат» һәм «Зурколак кишер түтәле эзли» дигән ике шигъри әкият урын алган. Беренче әкияттә күбәләк кызы Ефәкканатның әле канатлары да үсмәгән килеш – күбәләк корты чагында ук – дөньяга чыгып, тирә-юнь белән танышып, дуслар эзләп йөрүе гаҗәеп матур итеп тасвирлана. Икенчесендә куянмалае Зурколакка әбисе гел әкиятләр сөйли. Имештер, әкиятләр илендәге бакчачы бабайның түтәлендә татлыдан татлы, баллыдан баллы, тәмледән тәмле кишерләр үсә икән. Әбисе сөйләгән тәмле әкиятләрдән Зурколакның авызына сулар килә, үзе дә кетер-кетер кишер кимергәндәй була. Көннәрдән бер көнне Зурколак, Йомры-койрык, Җитезтабан бакчачы бабайның өен эзләп сәфәргә чыгып китәләр. Ә юл озын, ерак икән… Бара-бара өч дус урман табибы Тукран абзыйны да, эшчән Керпене дә, бакчачы бабайның өен каравыллаучы Актәпине дә очраталар. Куяннарның юлда тагын нинди маҗараларга тап булуын мин сөйләп тормыйм, йә кызыгы бетәр, укырга үзегезгә калдырам.
Люция ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|