|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.12.2014 Сәясәт
Ринат Закиров: “Татарстанда Президент статусы — республикадан читтәге төбәкләрдә яшәүче татарлар өчен мөһим”Татарстан җитәкчесенең Президент дип аталуы, беренче чиратта, ул Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетына, татарларга кирәк”, - диде журналистлар белән очрашуда конгресс җитәкчесе Ринат Закиров. Ул татарларның 25 проценты гына Татарстанда, ә калган 75 проценты республикадан читтә яшәвен һәм чит илләрдә гомер итүче татарлар өчен Президент статусын саклап калуның мөһимлеген ассызыклады. “Әгәр Президент исеме алып ташлана икән, аның дәрәҗәсе дә үзгәрә. Татарстанда Президент җитәкчелек итәргә тиешлеген федераль үзәктә дә аңлыйлар хәтта”, - ди Ринат Закиров. Ул күптән түгел Татарстан делегатларының РФ тышкы эшләр министры Сергей Лавров белән булган очрашуны мисал итеп китерде һәм министрның Татарстан эшчәнлегенә, чит илләр белән булган элемтәләренә, Татарстанның башка илләр каршында булган дәрәҗәсенә югары бәя бирүен ассызыклады. Шулай ук ул Россия Тышкы эшләр министрыгының киләчәктә дә Татарстанның чит илләрдәге вәкиллекләрен арттыру өстендә эшләячәге хакында хәбәр итте. “Татарстанның аерым үз статусы бар һәм РФ белән республика арасында ике яклы килешү төзелгән, илдә башка бер генә төбәк тә мондый килешүгә ия түгел. Шуңа да Татарстан Президенты исеме саклап калыныр дип саныйбыз, - диде конгрессның Башкарма комитеты җитәкчесе Р.Закиров. – Бу күктә очып барган кошны атып төшерүгә тиң булыр иде. Татарстан бүген үсеш чоры кичерә, димәк, аның җитәкчелеге көчле. Төбәк бары көчле җитәкче булганда гына үсә ала”.
Лилия ЛОКМАНОВА |
Иң күп укылган
|