поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Бөтен нәрсә артты инде быел.
    – Алай димә, хезмәт хакы артмады.
Бүген кемнәр туган
  • 09 Октябрь
  • • Миләүшә Шәйхетдинова - актриса
  • • Илдус Якупов - композитор
  • • Празат Исәнбәт (1927-2001) - режиссер
  • • Әнвәр Шәрипов - әдәбият тарихы галиме
  • Казан шэхэре , Авиатозелеш районында , Тэцевский урамындагы яна комплекста, бер булмэле фатирга тэртипле гаилэ эзлибез. Шалтыратыгыз 89297292910 Римма
  • Төрле чаралар оештыру өчен 60.1 м² мәйданлы 30-35 кеше сыйдырышлы офис киңлеген арендага алырга тәкъдим итәбез. Казан шәһәре, Ак.Лаврентьев урамы, 11 йорт. 89179257743
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
Архив
 
08.04.2009 Матбугат

РАИЛ ӨМЕТБАЕВ: “БУ ТОРМЫШТА БЕР ҮКЕНЕЧЕМ БАР…”

Журналистикада егетләр аз дип зарланырга яратабыз. Әмма кайчакта бу өлкәдә аз, ләкин бәрәкәтле егетләр эшләвен онытып җибәрәбез. Үзләре кыю, тырыш, булдыклы, максатчан… Шуларның берсе – Раил Өметбаев!

Белешмә:

Тулы исеме: Раил Илдус улы Өметбаев.

Туган елы: 26.10.1984.

Туган шәһәре: Казан.

Белеме: Казан дәүләт университетының журналистика һәм социология факультеты.

Эш урыны: «Яңа гасыр» телеканалының PR бүлеге җитәкчесе, «Хәерле иртә!» һәм “Yzeбez” тапшыруларының алып баручысы.

Девизы: Алга!

Гаилә хәле: өйләнмәгән.

Гаиләсе: Дәү әнисе - Махитап, әтисе Илдус - төзүче, әнисе Лилия - кибетче, энесе Рамил - экспедитор.

Яраткан ризыгы: өчпочмак, чәкчәк, токмачлы аш.

Хобби: сәяхәт итү, кызыклы китаплар уку, театрларга йөрү.

 

- Раил, сине телевидениегә нинди җилләр алып килде?

 

- 2002 елда «Яңа гасыр» каналында һава торышын алып баручы егетләр арасында кастинг игълан итүләре турында ишетеп алдым. Шуннан ТВга килеп, үземне сынап карарга уйладым. Анда миңа текст бирделәр, аны татарчага тәрҗемә итеп, яттан сөйләдем. Бер-ике көннән шалтыратып, мине “Һава торышы”н алып барырга чакырдылар. Нәкъ ике ел дәвамында мин телевизор караучыларга “Яңа гасыр” каналында һава торышы турында мәгълүмат биреп бардым.

 

- Беренче тапкыр камера алдында басып торуыңны хәтерлисенме?

 

- Бик яхшы хәтерлим. Ул август аеның бер көнендә “Һава торышы”н төшергәндә булды. Без берничә минутлык эшне 3-4 сәгатьләп яздырдык. Монда каушап, югалып калулар, дулкынлану - барысы да булды.

 

- «Татарлар» тапшыруында да чыгып алдың?

 

- «Татарлар» тапшыруы – ул атналык күзәтү. Максаты – бөтен дөньяга сибелгән татарларның милли тормышын күрсәтү, Казан һәм башка илләрдә кабул ителгән мөһим карарларны яктыртып бару иде. Монда ел ярым эшләдем, еш кына командировкаларга да йөрергә туры килде.

 

- «Хәерле иртә!» тапшыруына тукталсак…

 

- «Хәерле иртә!»дә миңа бик ошый. Безнең режим болайрак: иртәнге 5нче яртыда йокыдан торам. Машина килеп ала, 6нчы яртыда ТНВда булам. Безне бизәндерәләр, әзерлиләр. Тапшыруны «Яңа көнгә изге ният белән!» - дигән девиз белән башлыйбыз. «Хәерле иртә!» тапшыруыннан кеше уңай әйберләр алсын өчен, без дә позитив, яхшы хәлләр турында уйларга, сөйләргә тиешбез. Безгә шул ук вакытта шаян да, кыю да, кирәк икән, җитди дә булу мөһим. Гадәттә, тапшыру тиз уза. Чакырылган кунаклар да төрле: иҗат кешеләре, табиблар, туризм хезмәткәрләре һ.б. булырга мөмкин. Гомумән, бүген тамашачыга нәрсә кызык, шул хакта сөйләргә тырышабыз.

 

- “Yzeбez” тапшыруында да күренәсең…

 

- “Yzeбez” тапшыруында мин алып баручы буларак катнашам. Ул айга бер тапкыр, шимбәдә төнге 12.00 сәгатьтә эфирга чыга. Әлеге тапшыру иң актив һәм позитив карашлы яшьләрне үзенә җыя. Тапшыруда яшьләр өчен кызыклы темалар карала. Тапшыруыбыз уңышлы килеп чыкты, дип әйтергә була. Моңа бер генә мисал китерәм: башка каналдан зур футбол матчы булган вакытта да эфирга шалтыратучылар, аралашучылар күп булды. Димәк, безне караганнар, үз иткәннәр.

 

- Эфирда исеңдә калган берәр кызыклы вакыйга бармы?

 

- Бар инде алар, күп, ләкин мин хәзер күбесен онытырга тырышам. Тик бер вакыйга, ничектер, истә тора: берсендә Роза белән «Хәерле иртә!» тапшыруын турыдан туры эфирда алып барганда юктан көлә башладым һәм берничек тә туктый алмадым. Миңа карап Роза көлә, менә шулай икәү бергә 1-2 минут туктый алмый көлдек. Әле хәзер дә шул вакытта ник көлгәнемне аңлый алмыйм.

 

- Раил, ТВ журналисты нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

 

- Иң элек, әлбәттә, кызыксынучан, үҗәт, актив һәм кыю булу зарур. Журналист халкының бер бәхәссез хокукы бар – ул үз героен үзе сайлый, үзе күрсәтә, кызык һәм мөһим дип тапкан проблеманы казып чыгара, чишү юлларын тәкъдим итә. Һәм бу хокук бары тик журналистка гына бирелгән.

 

- Элеккеге Раил белән хәзерге Раилнең аермасы бармы?

 

- Әлбәттә, бар. Кечкенә чагымда бик оялчан идем. Яңа танышулардан, таныш булмаган кешеләр белән аралашудан читенсенә идем. Тугызынчы сыйныфтан соң мине Америкага укырга җибәрделәр. Анда яңа дуслар табарга, гомумән, икенче мохиттә яшәргә туры килде. Әлеге адымым мине бик нык үзгәртте, кыю, аралашучан булырга өйрәтте.

 

- Үткән тормышыңда үкенгән берәр очрак бармы?

 

- Әйе, 2006 елда Аляскада булган чагымда җирнең иң Төньяк өлешендә урнашкан Бэррау дип аталган кечкенә генә шәһәргә бару мөмкинчелегем бар иде. Билетка акча жәлләп, мин ул шәһәрне күрү бәхетеннән мәхрүм калдым һәм менә шуңа бик үкенәм.

 

- Раилгә нинди кызлар күбрәк ошый икән?

 

- Актив, ихлас, юмор хисле, кыю һәм үз-үзен хөрмәт итә белгән кызлар ошый.

 

- Йөргән кызың бармы соң?

 

- Әлеге вакытта очрашып йөргән кызым юк.

 

- Киләчәккә хыялларың?

 

- Иң зур хыялым – Төньяк белән Көньякта буласым килә.

Илүзә ШӘРИПОВА
Безнең гәҗит
№ 14 | 08.04.2009
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы