|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.12.2014 Шоу-бизнес
Апас кызы Лондонда подиумга миллион долларлык бриллиантлы лифчик киеп чыгачак (ФОТО)Лондонда узачак дөньядагы иң кыйммәтле Victoria’s Secret бәйгесендә татар кызы катнаша. Биредә эчке киемнәрне подиумда күрсәтәләр. Апас кызы Ирина Шәрипова Лондонга килеп төшкәч үк, Instagram битенә болай язып куйган: «Нет слов объяснить, как я счастлива. Мечта сбывается? Спасибо шоу Vicroria’s Secret». «Мисс Татарстан - 2010» титулын яулаган Ирина үзе Үзбәкстанда туган. Аңа 7 яшь булганда, әнисе белән Апаска күчеп кайткан. Шунда мәктәпне тәмамлап, КНИТУда дизайнер белгечлеген алган.
Шәрипова 2010 елда Россия вице-миссы булды, ә «Мисс Мира» бәйгесендә ТОП-25 исемлегенә керде.
Лондонда ул сәхнәгә миллион долларлык бриллиантлы лифчик киеп чыгачак.
--- |
Иң күп укылган
|