|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.04.2009 Җәмгыять
МОННАН БЕЗГӘ НИ ФАЙДА?
Казан "Россиянең өченче башкаласы" исеменә лаек булды. Роспатент Татарстан башкаласына шул исемдәге билге тапшырды. "Хәзер әлеге дәрәҗәле исемне аклар өчен тырышып эшләргә кирәк", – дип белдерде кичә шәһәр мэры Илсур Метшин. Ничек уйлыйсыз, бу җиңүдән безгә файда булачакмы? Фәрит АБДУЛГАНИЕВ, Казан шәһәре башкарма комитетының икътисадый үсеш комитеты рәисе урынбасары: – Без бу эшкә 2007 елда ук тотынган идек. Россия күләмендә үткәрелгән "Шәһәр икътисадына инвестицияләр җәлеп итү" күргәзмәсендә катнашканда Казанга бренд уйлап табарга булдык. Аның төп максаты шәһәр икътисадына инвестиция җәлеп итү иде. Исем уйлаган вакытта төрле фикерләр тәкъдим иттеләр. Башта Казанны Мәскәү белән бәйли торган исем эзләдек. Чит илләрдә Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кала Россиянең башка шәһәрләрен белмиләр бит. Тәкъдимнәр арасында "Мәскәүдән бер сәгатьлек юл" дигән бренд та бар иде. Уйлый торгач, "кычкырып" тора торган исем кирәк дигән фикергә килдек. Шуңа күрә "Россиянең өченче башкаласы" исемен тәкъдим иттек. Күргәзмәдә Татарстан икътисадый үсеше буенча үзенә тиң шәһәрләрне узып беренче урынны алды. Былтыр да Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләреннән генә калыштык. Тәҗрибә күрсәткәнчә, без бу исемгә лаек. Әлеге җиңүдән казанлылар гына түгел, бөтен республика халкы отачак. Башкала булу – ул өстәмә эш урыннары, мәдәни-тарихи байлыкны арттыру, төзелешкә акча җәлеп итү дигән сүз.
Шәүкәт БИКТИМЕРОВ, СССРның халык артисты: – Татар халкының башкаласы бөтен дөньяда танылуга иреште. Минем өчен иң зур җиңү әнә шул. Казанны Россиянең башка шәһәрләренә үрнәк итеп куйганнар бит. Без – бик борынгы милләт. Безнең үз динебез, мәдәниятебез, архитектурабыз, гореф-гадәтләребез бар. Әлеге җиңүне мин халкым тырышлыгы нәтиҗәсе дип саныйм. Бу – бик зур горурлык. Өченче башкала буларак танылганбыз икән, димәк, милләтебез алга таба да сакланачак. Бүген Казан бөтен дөньяда сибелеп яшәгән татарларга үрнәк. Дөнья күләмендә танылуга ирешкәч, татар халкы беркайчан да юкка чыкмаячак, дип саныйм. Моның өчен тырыш халкыма рәхмәтлемен!
Индус ТАҺИРОВ, Татарстан Фәннәр академиясе академигы: – Әлбәттә, файдасы булачак. Тик әлеге исемнән дөрес итеп файдалана белергә кирәк. Элек Татарстан Республикасы фактор буларак игътибарга да алынмый иде бит. Бүген исә Россиядә бу фактор бик нык үсте. Мин моны шуңа җавап итеп кабул ителгән карар дип саныйм. Әмма Россиянең өченче башкаласы булу – исем генә бит ул. Ә безгә аның җисеме мөһимрәк. Яңа статуска ия булу – финанслауны арттыру, телевидение һәм радионы үстерү дигән сүз. Бүген бу турыда авыз ачып сөйләгән кеше юк. Казан үзен башкала итеп хис итәргә тиеш. Без бит әле һаман да Идел-Урал өлкәсенә керәбез. Күп кенә мәсьәләләр Түбән Новгородта хәл ителә. Казан җиңсә дә, Идел-Урал өлкәсенең беткәне күренми. Әгәр дә бу өлкә юкка чыгып, Казанны үзәк итсәләр, яңа исем җисемгә туры килер иде. Ә бу исә Татарстанның үсә баруына яраклашу гына.
Алмаз ХӘМЗИН, язучы: – Кемгә ничек, әмма минем өчен Казан – һәрвакыт беренче урында. Роспатентның Татарстан башкаласына мондый дәрәҗәле билге бирүен аңлап бетермим. Мәскәүгә Казанның абруе үсү кирәк микәнни? Бу җиңү гади халык өчен әллә ни үзгәреш алып килмәячәк. Һәрвакыттагыча, сүз белән генә тамак туйдырачаклар. Салпы якка салам кыстыралар инде шунда.
Айрат ИЛЬЯСОВ, "Эссе" төркеме солисты: – Казанга тамга сугып кына безнең тормышта берни дә үзгәрмәячәк. Моның файдасы була калса да, үзгәрешләрне 5-6 ел көтәргә кирәк дип саныйм.
--- |
Иң күп укылган
|