|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.04.2009 Җәмгыять
ХУҖАСЫЗ КАЛГАН ТУЛАЙ ТОРАКИркен, якты, иң мөһиме — үз өендә яшәүче кешедән дә бәхетле кеше юктыр. Ә гомер буе үзеңнеке булмаган тулай торакта яшәп, аннан соң билгесезлектә калу — монысы инде куркыныч һәм аяныч хәл. Казанның Җиңү проспекты урамындагы 45нче тулай торакта яшәүчеләр нәкъ менә шундый күңелсез хәлнең корбаннары булды. Биредә яшәүчеләр йорт өчен җаваплы кеше калмауга, идарәчеләрнең тулай торакны тотудан баш тартуына хафалана. Җиңү проспекты урамында урнашкан 45нче йорт әлегә кадәр «Дорремстрой» оешмасы карамагында булган. Ә узган елның 30 маенда ТР Арбитраж суды «Дорремстрой»ның банкротка чыгуы турында карар чыгарган. Оешма бөлгенлеккә чыккач, ул тулай торакны үз карамагында тота алмый. Шул сәбәпле, шәһәрнең Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты 2008 елның 12 ноябрендә гамәлгә кергән боерык нигезендә Казанның Торак-коммуналь хуҗалык комитетына 45нче йортны үз карамагына алуны йөкли.
«Дорремстрой» муниципаль унитар предприятиесе, үз чиратында, бер ай эчендә барлык кирәкле документларны җыеп, торак-коммуналь хуҗалык комитетына тапшыра. «Ләкин комитет кабул итү-тапшыру актына ни өчендер кул куярга ашыкмый. «Дорремстрой» исә тулай торакның шәһәргә күчерелүен көтеп көтек булгач, быелның 1 апреленнән йортны үз карамагыннан төшерде. Нәтиҗәдә, тулай торакта коммендант, паспортчы, слесарь, җыештыручы, вахтер хезмәтләре күрсәтелми. Бердәм-хисап үзәге белән дә килешү өзелде. Димәк, коммуналь хезмәтләр исәпләнмәячәк һәм күрсәтелмәячәк тә. Йортта яшәүче 335 кеше утсыз, сусыз калырга мөмкин», - дип сөйләде 45нче тулай торакның элеккеге комменданты Флера Мөбәрәкшина.
Җитәкчелек булмагач, йортта яшәүчеләр зур кыенлыклар кичерергә мәҗбүр. Әйтик, алар паспортларын алыштыра алмый, шулай ук йорт китабыннан (домовая книга) өземтәләр һәм башка кирәкле белешмәләр бирүче кеше дә юк. Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, өстәвенә бу йортта яшәүчеләргә хосусыйлаштыру хокукын да бирмиләр. «Идел буе районының башкарма хакимиятенә мөрәҗәгать иткәч, бүлмәләрне хосусыйлаштырудан баш тарттылар. Моны әлеге дә баягы тулай торакның шәһәргә күчерелмәве белән аңлаттылар. Әгәр шәһәрнең йортны алырга теләге яисә акчасы юк икән, йортны «тулай торак» статусыннан төшерсеннәр. Ул вакытта без торак милекчеләре иптәшлеге оештырыр идек», - ди Флера Мөбәрәкшина.
Казанның торак-коммуналь хуҗалык комитетында хәбәр иткәнчә, 45нче тулай торак шәһәр карамагына күчереләчәк, бу турыда карар чыгарылган инде. Әмма карарга әле кул куелмаган. Моның кайчан булачагы да әлегә билгеле түгел. Сүз уңаеннан, узган ел бу йортның ишегалдындагы балалар мәйданчыгы тузган булу сәбәпле, сүтеп алынган булган. Ул урынга яңа мәйданчык төзергә вәгъдә ителгән, ләкин анысы да башкарылмаган.
Эльвира ШАКИРОВА |
Иң күп укылган
|