|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.11.2014 Ир белән хатын
Хатынымның соңгы кыланмышы кулыма каләм алырга мәҗбүр иттеМоннан берничә ел элек “Ватаным Татарстан” газетасын алдыра башладым. Газета килүгә үк иң элек “Гаилә”, “Язмыш” битләрен укып чыгам. Үз тормышым турында күптәннән язасым килсә дә, никтер кыюлыгым җитми йөрде. Хатынымның соңгы кыланмышы кулыма каләм алырга мәҗбүр итте. Гөлфия (исеме башкача, әлбәттә) белән Казанда таныштык. Ул вакытта миңа 31 яшь, аңа 26 тулып киткән иде. Озакка сузып тормадык, өйләнешеп тә куйдык. Тиздән эшемнән тулай торакта бүлмә бирделәр. Кемгәдер акча түләп фатирда торганчы дип, күченергә булдык. Минем эшемнең графигы төрлечә иде. Йә көндез эшлим, кайчак төнгә дә чакырып алалар. Озак тормады хатыным декретка китте. Гаиләбезгә ямь өстәп, улыбыз туды. Бала тугач, акча да күп кирәк, мин икешәр эштә эшли башладым. Кайчак кайтып йоклап алам да, тагын эшкә китәм. Менә шул өйдә булмавым харап иткән дә инде.
Бервакыт телефоныма смс килеп төште. “Рамил, әйдә очрашыйк әле. Сөйләшәсе сүз бар”, – диелгән. Чит хатын-кызларга күз сала торган булсам, 31 яшькә кадәр йөрмәгән дә булыр идем, димләп тә өйләндермәсләр иде мине. Ә теге смс тагын 5 тапкыр килде. Кич белән очрашуга киттем. Каршымда күрше хатыны Фирая басып тора. “Хатының мин эштә вакытта ирем янына төн кунарга керә икән, – ди бу миңа. – Кайчак, минеке сезгә кергәнен күргәннәр”. Аптырап киттем. Гаиләмне туендырыр өчен дип мин көн-төн эшләп йөрим. Ә хатыным чит ир белән типтерә булып чыгамы? Башта мең төрле уй иде. “Кеше сүзе кеше үтерә”, – дип тиккә генә әйтмиләр. Кайтып тавыш чыгармадым. Аерылышсак, балага авыр булыр дидем. Әмма күңелемә шик керде. Хатынымны сынап карарга булдым.
Ә бер көнне күршеләрдә зур гауга булды. Бүлмәдән ир түгел, хатыны әйберләрен җыеп чыгып китте. Икенче көнне хатыным, күзен дә йоммыйча, бер сүз ычкындырды. “Фирая иреннән киткән. Янәсе, Ринаты кеше белән йөри икән. Тапкан бәйләнер нәрсә. Аның ул бозавы кемгә кирәк булсын соң?” – ди бу.
Мин хатынымның сүзләренә ышандым да эшне зурга җибәрмәдем. Әмма күңелдәге шик тынгы бирми бит. Ничек инде хатыным шундый юлга барыр икән, дип өзгәләндем. Бервакыт төнлә эшемнән сорап киттем. Кайтсам, хатын өйдә юк. Бала берүзе йоклап ята. Әкрен генә коридорга чыктым. Күршеләр ишеге янында аяк киеме күренми, тавыш та ишетелми. Әмма душта кемдер юына. Сабыр гына көтеп торырга булдым. Үзем күренмәскә тырыштым. Бераздан душтан башта Ринат, аннары минем хатын килеп чыкты. Телсез калдым. Качып торган җиремнән чак мәтәлеп китмәдем. Бар кыюлыгымны җыеп, хатын артыннан өйгә кердем. Ә ул нишләргә дә белми. Күргәннәремне сөйләп бирдем. Аның аңлатуын сорадым. Гөлфия күзгә карап алдалый.
“Күзеңә күрендеме әллә? Ник мин кеше ире белән душка керим инде”, – ди.
Бу юлы да оста гына котылды. Озакламый Ринат районына күченеп кайтып китте. Тик минем хатын йөрүен туктатмады. Кул да күтәреп карадым, куып та чыгардым. Тик берни дә булышмады. Тагын кайтып җитә. Җитмәсә, улым да “әни” дип өзелеп тора. Бала хакы диеп яшәп арыдым инде. Хәзер улыма 10 яшь тула. Ул да әнисенең ник соң кайтуын аңлый башлады кебек. Тик берни эшләтеп тә булмый. Аңламаса да аңламый икән кеше. Өстәвенә салып та кайта башлады. Бөтенләй юлдан язса, нишләрсең. Туганнарым аерыл, ди. Хәтта аныкылар да шундый киңәш бирә. Әмма мин аны ташлап китә алмыйм. Нишләргә дә белгән юк. Бәлки, берәр киңәш бирүче табылыр?
РАМИЛ |
Иң күп укылган
|