поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
28.11.2014 Мәгариф

Татарстанның мәгариф министры Самараның “Яктылык” мәктәбенә килеп китте

Үткән атна уртасы Самараның “Яктылык” татар мәктәбе өчен мәшәкатьле дә, шул ук вакытта шатлыклы да булды. Бу көнне мәктәп Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, мәгариф һәм фән министры Энгель Навап улы Фәттаховны каршылады.

Болай да чиста һәм пөхтә мәктәпнең бөтен почмакларын да юып, министрга нәрсә күрсәтергә кирәклеген барлап чыктылар. Әлбәттә, Татарстанның мәгариф министрын мәркәзебездән читтә яшәүче милләттәшләренең тел сафлыгы, укыту процессы, балаларның үз телебездә укый-яза, сөйләшә, иҗат итә алу-алмаулары кызыксындырадыр. Шуңа күрә башлангыч сыйныф укытучысы Галия Тупасова “Театрга барабыз”, татар теле укытучылары Фәния Гыйлаҗева - “Сертотмас үрдәк”, ә Нурзидә Фәйзуллина “Сак-Сок бәете” темаларына ачык дәресләр үткәрергә әзерләнделәр. Шулай ук Энгель Навап улы 3 - 4 сыйныф укучыларының тәнәфес вакытында түгәрәк уен уйнауларын, мәктәпкәчә яшьтәге “Кояшкай” ансамбле нәни артистларының һәм хореография классында шөгыльләнүче “Йолдыз” ансамбленең биюләрен күреп сокланды, Асия Сәйфетдинова җитәкчелегендәге кул эшләре күргәзмәсенең дә, мәктәп музееның да экспонатларга бай булуына куанды.

Мондый югары дәрәҗәдәге визит, әлбәттә, хөкүмәт катнашыннан башка үтми. Самара өлкәсенең мәгариф һәм фән министры урынбасары Надежда Колесникова һәм Самара шәһәренең мәгариф департаменты җитәкчесе Лилия Галузинаның очрашуга килүе дә бу рәсми визитның мөһимлегенә ишарә итә. 
 
Надежда Борисовна утырышны башлап: “Самара өлкәсе һәм Татарстан Республикасы арасында элемтәләр нык: без гел аралашып торабыз. Ә менә шундый визитлар эш тәҗрибәсе уртаклашырга, мөһим мәсьәләләрне бергәләп хәл итәргә, аңлашып эшләргә мөмкинлек бирә.
 
Самара өлкәсенең мәгариф һәм фән министрлыгы милли мәгариф системасын үстерү өчен күп көч куя. Өлкәбезнең 46 мәктәбендә иврит, эрзя, мокша, чуваш һәм татар телләре укытыла. Милли телләрне укыту сәясәтен үстерү эше киләчәк планнарыбызда да бар. Бу мәсьәләне губернаторыбыз Николай Меркушкин иң мөһим мәсьәләләрнең берсе, дип билгеләде”, - дип сөйләде.
 
Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов “Яктылык” мәктәбенә 400 данә дәреслек, интерактив дәрес бирү комплекты бүләк итеп: “Самара өлкәсендә ана телләре укытыла торган мәктәпләрне саклауга җитди игътибар бирелүе сизелә. Без моны уйлап эшләнгән милли сәясәт нәтиҗәсе дип саныйбыз һәм Самара өлкәсенең мәгариф һәм фән министрлыгына рәхмәтләребезне җиткерәбез”, - диде 
 
Ул үзе җитәкләгән министрлыкның төп эшләрнең берсе итеп Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребезнең ана телен өйрәнү процессын күзәтү һәм ярдәм итүне билгеләде. 
 
Гомумән, татар телен өйрәним дигән кешегә мөмкинлекләр киң. Интернетта “Ана теле” дип аталган сайт бар. Аның аша меңләгән кеше туган телебезне өйрәнә башлаган да инде. Ә кечкенәләр өчен “Бала” дип аталган сайт эшләнгән. Анда татарчага төрле уеннар, мультфильмнар аша өйрәнергә мөмкин. Татар телен камил белүче укучылар өчен Татарстан ел саен олимпиадалар оештырып тора, телне өйрәнү буенча җәйге лагерьлар да күп файда китерә. Ә инде бик сәләтле татар балалары өчен интернатлар ачыла башлаган. Шуларның берсендә Гали авылының моңлы сандугачы Ислам Кәлимуллин да белем ала бүген. Бу идея Самараның мәгариф министры урынбасары Надежда Колесниковага да бик ошады һәм аны бездә дә кулланышка алырга кирәк, дип белдерде.
 
Татарстан татар теле укытучыларын әзерләүне үз өстенә алырга мәҗбүр. Андагы институт-университетлар татар теле укытучыларын әзерләп чыгара, аннары аларның белем дәрәҗәсен камилләштерүне төрле курсларда дәвам итә. Укытучыларны биредә укыту әсбаплары белән тәэмин итәләр, аларга яңа укыту ысуллары өйрәтелә, мастер-класслар бирелә, ә ел саен үткәрелүче татар теле укытучылары корылтаенда татар мәгарифе кырында калкып чыккан көнүзәк мәсьәләләр билгеләнеп, хәл ителә...
 
- Казан - бөтен татар халкы өчен дә башкала. Шуңа күрә дә безнең министрлык бөтен татарларның проблемаларын үз итеп кабул итә, мөмкин булган кадәр ярдәм итәргә тырыша. Мин үзем, ике ел гына мәгариф министры булып эшләвемә карамастан, регионнарга чыгып йөрергә, анда эшләүче укытучыларыбыз, галимнәребез, милли оешмаларыбыз белән танышырга вакыт табарга тырышам. Менә бүгенге визитым да шул эшемнең бер өлеше.
 
Самараның нәкъ уртасында шулай матур итеп татар телен, сәнгатен, мәдәниятен саклап яшисез. Мин сезнең алдыгызда баш иям, рәхмәтләремне җиткерәм. Мондый мәктәп булдыру - Казанда да зур проблема әле. Максатларыбызга ирешү өчен бердәмлек, элемтәләребезнең нык булуы кирәк, - дип, бүләкләр тапшырырга кереште.
 
Бу көнне “Яктылык” мәктәбе директоры Радик Газизов һәм укыту бүлеге мөдире Рәсимә Алюшеваны күкрәк билгеләре, ә зур төркем укытучылар Самара һәм Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыкларының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
 
 
Президиумда: Энгель ФАТТАХОВ, Надежда КОЛЕСНИКОВА һәм Радик ГАЗИЗОВ.
 

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ 47 |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»