|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.11.2014 Мәдәният
Эльмира Җәлилова: Иҗат кешеләре гомергә фәкыйрьТатар поэзиясенә яшьли, әмма кыю адымнар белән килеп кергән, шигърияткә максатчан омтылышы булган Эльмира Җәлилованың күптән түгел “Яратулы еллар” исемле өр-яңа китабы дөнья күрде. Анда якты шигырьләр, төзек, әдәби, матур тел. Бу китапны кулга алуга, укучы шигъри шәлкемнәрдә, гүя, үзенең теләк-омтылышларын тоемлый. Талантлы шагыйрә белән аралашуыбызның сәбәбе дә шушы китапка бәйле. – Китап язу, китап чыгару – бер авыр булса, аңа атама-исем табу тагын да авыррак. “Яратулы еллар” – ул каян килгән исем? – Минем шул исемдәге җырым бар. Ул безнең гаилә тормышына багышланган. Киләсе елда тормыш иптәшем Роберт белән гаилә корып яши башлаганыбызга 15 ел була. Ике ул үстерәбез. Таһирҗанга – 13, Бәхтияргә – 6 яшь. Нәселебездә булмаган сәләт аларда – икесе дә музыка белән ныклап мавыга: олысы – гитарада, кечкенәсе фортепианода уйный. Улларыма, аларның үсүенә карап, таң калам. Олы улыма багышланган бер шигыремдә дә “миннән бер башка озын син, бер гасырга акыллырак...” дигән сүзләр бар. Әлеге елларга төгәл билгеләмә шулдыр дип уйлыйм.
– Китабыгызда “12 ел тәнәфестән соң...” дигән сүзләр бар. Тынгысыз шагыйрә ни өчен шулай озакка тукталырга булды? Дистә елдан соң кабат шигърияткә кайтуның сәбәбе дә бардыр әле?
– Чыннан да, 10-12 еллап бер юл да язмый яшәгән кеше мин. Сәер күренеш. Башта остазым Илфак абый Ибраһимов: “Син барыбер иҗатка кайтачаксың! Үзгәреп, җитдиләнеп кайтачаксың!” – дия иде. Үзем дә ышанмадым. Кулыма башка беркайчан да каләм алмам кебек булды. Ә бит яшьлек елларында шактый язылды. Күпләр, гаилә коргач, язмый башладың, дип нәтиҗә чыгарды. Тик төп сәбәп башкадыр. Кешенең күңелен яралау өчен бер сүз җитә бит... Миңа бер үзешчән композитор: “Синең кеше укый торган шигырьләрең юк, гел сары яфрак ...” – дигән иде. Шул сүзләр дә күңелемә тигәндер, мөгаен. 12 ел мин үземне “кеше укымый торган шигырь язучы”га санап яшәдем. Шигърияткә кайтуны миңа күпләр юрады. Юраган юш килгән, ахры. Аның сәбәпчеләрен дә әйтеп үтәргә кирәк дип уйлыйм. Ике ел элек ирем: “Теләсә нишлә, быел шигырь китабыңны чыгарабыз! Җитте сәләтеңне яшереп яшәргә!” – диде. Студент елларда язылган шактый шигырьләр бар иде, шуларны җыеп, унлап яңа шигырь өстәп, чыгардык ул китапны. Һәм бернигә дә өметләнмичә, шул китаптан бер шигыремне социаль челтәрдәге шәхси аккаунтым диварына элгән идем. Аны Фирзәр абый Мортазин күреп алган. “Эльмира, шигыреңә җыр яздым! Бу сезонда аны Салават башкарачак!” – дип шалтыраткач, мин өнсез калдым. Ышанмадым! Фирзәр абыйга көненә йөзләгән шигырь килә, башка автор белән бутагандыр дип уйладым. Салават концертына кадәр энә өстендә яшәдем. Ә ул аны җырлады! “Түгәрәк дөнья” дип атала ул! Шул концерттан кайтуга, бер утыруда 4 шигырь яздым. Ничә еллар тыеп яшәгән хисләр ургып чыкты! Мине кабат каләмле иткән бөек шәхес Фирзәр абый Мортазинга мин гомерем буе рәхмәт укырмын инде. Ул шигырьне язу вакыйгасын әле беркемгә сөйләгәнем юк иде. Трасса буйлап рульдә барам. Күңелгә тула бит шигырь, качып та котылып булмый. Шәһәргә барып җитүгә, юлда очраган беренче кибеткә кереп, блокнот белән каләм алуга, кибет утыргычында бөкшәеп, ашык-пошык шигырь язып утырган чагымны әле дә елмаеп искә алам. “Кар астында кыңгыраулар чыңы – мин ишетәм! Сез дә ишетәсез!”... Бу юлларны онытырга ярамый иде! Онытсаң, башка бервакытта да искә төшмәячәк...
– Китабыгызны тәнкыйтьләүчеләр бармы?
– Талантлы кешеләрнең тәнкыйтен шулкадәр яратам. Марат абый Кәбиров, мәсәлән, 2012 елда чыккан китабымны укыгач, миңа шалтырата: “Эльмира, монда “үтергически” шәп шигырьләр күп, ләкин бер таба да булмаганнары да бар... Хәер, син аларны үзең дә беләсең инде!” – ди. Талантлы шәхесләр: әдипләр, белгечләр, остазлар тәнкыйтьләсә, мин аңа шат кына. Күрми генә калмасыннар, битараф кына булмасыннар. Әлеге китабым турында тәнкыйть ишетмәдем, бәлки, әле ул укучыга барып та җитмәгәндер. Инде шигырь аңламаган, гомерендә әдипләр китабын кулына да тотып карамаган кешеләр тәнкыйтенә, гомумән, көлеп карыйм. Бу – аларның үзләреннән көлүе, белем дәрәҗәсе түбәнлеген, иҗат өлкәсендә сай йөзүләрен күрсәтүе. Көчле шәхесләрнең тәнкыйте генә кешене үстерә!
– Сез бүген тагын ниләр хакында еш һәм тирән уйланасыз, ниләр борчый?
– Мин чәч бөртегемнән алып, аяк бармагына кадәр – гаилә кешесе. Күпме юрасалар да, карьерага омтылмадым. Бүген балаларымның бөтен талантын ачып, аларны тормышка бар яктан әзер итеп үстерә алсам иде дим. Алар тормышта югалып калмасын дип борчылам. “Тормыш сине нинди генә авырлык алдына куйса да, синең аны чишәргә бер юлың булырга тиеш”, – дип әйтә киләм. Алар әллә ниләр белән кызыксына. Бөтен өметләре аклансын иде, барлык максатларына ирешә алсалар иде! Иҗатта исә мине җыр сәнгатенең бүгенге торышы борчый. Өч тиенлек такмак язучыларның үзләрен “шагыйрь” дип атаган заманы бүген. Тавышсыз җырчылар, гамьсез авторлар чоры... Җыр текстлары язсам да, татар концертларына бик сирәк йөрим. Безне сәнгаттән, әдәбияттан читләштерү өчен барысын да эшләгән монополистлар чоры... Минем бүгенге көн турында гына кайгыруым түгел: саф татар гаиләсендә үскән ике улымның татар сәнгатеннән бизә баруы хафага сала. Олы улым Туфан абый Миңнуллин әсәрләренә куелган спектакльләргә генә йөри. Ә халык кырылып, җөмләсе дә төзек булмаган үзешчәннәрне укый. Классикларны бөтенләй оныттылар хәзер...
– Ничек уйлыйсыз, бүген шигырьнең кадере бармы?
– Зур хәрефләр белән “ЮК!” дип әйтергә була. Радио-телевидениедән авторлар исемен ишеткәнегез бармы? Юк! Концертларда да телгә алып интекмиләр... Ә менә Салават Зәкиевич: “Минем авторларга – аерым хөрмәтем!” – ди. Өченче сезон инде концертында Фирзәр абый белән уртак җырларыбызны җырлый. Һәр җыр алдыннан авторның исемен әйтә! Телен дә, вакытын да кызганмый!.. Рөстәм Закиров, Азат Фазлыев кебек талантлы җырчыларыбыз да авторларны хөрмәтли. Моның сере бик гади: үз-үзен хөрмәт иткән кеше генә башкалар хезмәтен хөрмәтли ала. Ләкин алар сирәк. Замана “йолдыз”лары кызганыч, үз борыныннан ерагракны күрми... Матди як темасын мин бөтенләй күтәрмим дә... Иҗат кешеләре гомергә фәкыйрь булды. Кимендә хөрмәт булсын иде!
– Шигырьләр – киләчәккә хат дидегез. Ә күңелләрдә эз калдыру максаты бармы?
– Яза башлаганда моның турында уйланганым булмады. “Бәхетле хатын-кыз шигырь язмый”, – дигәннәр иде миңа заманында. Иҗатташ дусларым бүген дә бер үк вакытта җир кешесе, ягъни гаиләсен караучы ана, хатын булып, шул ук вакытта уйлары белән кайдадыр очып, шигырь язучыны беренче күрәбез диләр. Үземне кабатланмас шагыйрь дип әйтә алмыйм. Иҗатта кайнап яшәгәннәр генә шедеврлар язадыр. Тик алар шәхси бәхетен корбан итә – алар ялгыз. Минем максатларым икенче, тарихта эзем калмаса да үкенечем булмас, ләкин җәмгыятьтә мөстәкыйль рәвештә яши алырдай, файда китерердәй балаларым калсын. Хәзер инде уйланам: 50 җырымның бер бишесе киләчәктә җырланыр, 100 шигырьнең икесе булса да кабатланып укылыр дигән өмет белән иҗат итәм. Шигырьдән генә торган китап чыгарасым килә. Икесеме, өчесеме хәтерләрдә калыр кебек. Нидер бар бит ул җанны ертып туган юлларда!.. Хәер, анысы инде миннән генә тормый.
Регина ШИҺАБЕТДИНОВА |
Иң күп укылган
|