поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
27.11.2014 Җәмгыять

Дизайнер Альбина Ризванова: “Татар стилен матур итеп тәкъдим итә белүче юк”

Замана үзгәргән саен, кешеләрнең көнкүреше, йорт-җирләрне бизәү рәвеше дә үзгәрә. Кешеләр хәзер күбрәк сәяхәт итә, шуңа бәйле рәвештә, төрле илләрдә матур урыннар, җирләр күрә һәм ул матурлыкны үзендә дә булдырырга омтыла. Татар милли бизәкләрен хәзерге заман кешесе үз өен бизәүдә кулланамы? Гомумән, татар милли стиле хакында дизайнер Альбина РИЗВАНОВА белән сөйләштек.

- Кибеткә кереп, сатучыдан “Шәрык стилендәге әйберләр бармы”, дип сорасаң, безгә Кытай, Гарәп яки Япон мәдәниятенә кагылган предметлар тәкъдим итәләр, әмма татар стиленә караган әйберләрне очратуы кыен. Хәзерге заман йорт-җир дизайнында татарның милли стиле бармы, милли төсмерләр чагылыш табамы?

- Әгәр дә без товар базары хакында сөйләшсәк, минемчә, татар милли әйберләре сатуда бөтенләй дә юк диярлек. Бу табигый да. Әгәр дә татар стилендә интерьер булдырырга телисез икән, бу эшне башкарырга мөкин. Милли бизәкләр, үрнәкләр ярдәмендә татар стилен чагылдыру кыенлык тудырмый. Өстәл япмалары, данлыклы Казан сөлгеләре, шамаилләр, хәтта намазлыкны да әлеге стильне тудыру өчен файдаланырга була. Татар рухын чагылдыручы интерьер булдыру өчен алга шундый максат куеп эшләү кирәк. Ни үкенеч, дизайн өлкәсендә әлегә татар стиле юк.

- Һәр стильнең үз исеме бар. Европа авылларында яшәүчеләрнең стилен кулланалар, канн стиле, кантри стиле һ.б. Ә менә татар стиле дигәнне бер дә ишеткән юк...


- Кантри үзе үк берничә төрле булырга мөмкин. Бу француз кантрие дә, итальян кантрие дә була ала. Татар мәдәнияте хакында сөйләшсәк, аның үзенә берничә төрле халыкларның стильләрен, предметларын җыйганлыгын әйтеп китү кирәк. Анарда Урта Азия, төрки, иран, фарсы мәдәнияте элементларын күрергә мөмкин һәм алар бөтенесе бергә үрелеп бара. Татар мәдәниятенә генә кагылган әйберләр дигәндә, безнең танылган бизәкләрне атарга була. Минем уйлавымча, татар стилендәге интерьер булдыру − ул һәрвакыт эклетика, ягъни берничә стильнең бергә үрелеп, аерым колорит тудыруы.

- Дизайнер өчен бу үзе үк кулай алым бит инде...


- Әйе, төрле матур әйберләрне бер интерьерда кулланырга мөмкин. Татар стиленә кагылган мотивларны да төрле стильдә кулланырга була.

- Ә интерьерларда төрле архитектур объект сурәтләрен, формаларын кулланырга мөмкинме? Мисал өчен, заманында Сөембикә манарасы төшкән келәмнәр бик модада иде... Ул заман өчен бу зур кунакларга гына бирелә торган бүләк саналды.


- Минем фикеремчә, архитектура корылмаларының сурәтләрен интерьерларда куллану бик үк уңай алым түгел. Ник дигәндә, Эйфель манарасы сурәтен диварга беркеткәннән генә безнең бүлмәбез француз стилен алмый бит, Сөембикә манарасы белән дә шул ук хәл... Текстиль, орнамент, тарихи әйберләр миңа күбрәк илһам бирә. Алардан ниндидер энергия алып була. Әмма кайбер модельерларны беләм: алар архитектура үрнәкләрен материалга төшерә һәм киемнәр тегә. Ул киемнәр бик стильле килеп чыга. Әлеге модельерлар коллекцияләр булдырып, сатуга чыгаруларын да беләм.

- Хәзер заманча материаллар, төрле технологияләр бар. Замана кешесе татар стилен үз итсен, аның белән кызыксынсын өчен нәрсә эшләргә кирәк дип уйлыйсыз?


- Моннан 7 еллап элек безгә татар стилендә йорт эчен бизәргә дигән заказ килеп иреште. Ул кирпечтән салынган ике катлы йорт иде. Хезмәттәшләрем белән без башта аптырашта калдык, чөнки татар стиле дигән стиль гомумән дә юк. “Хәләл” интерьер булырга, ягъни кеше рәсемнәре, хайван сурәтләре төшерелмәгән, бары үсемлек рәсемнәре, бизәкләре генә булган интерьер булырга мөмкин. Мондый өйләрдә, һичшиксез, намаз уку өчен аерым бүлмә яки берәр почмак эшләнелә. Хатын-кызлар өчен аерым бүлмә булдырылырга мөмкин, ягъни ишектән килеп кергән кешегә йокы бүлмәсе күренмәскә тиеш.

...Ул вакытта татар интерьерын булдырырлык савыт-сабалар да, ниндидер предметлар, мендәрләр, обойлар, текстиль материаллар бөтенләй дә юк иде диярлек. Шуңа да ул өй күбрәк мөселман, Шәрык стиленә охшап калды.


Татар стилен булдырганда, миңа калса, ниндидер шаблоннар буенча эшләү кирәкмидер. Монда кешенең нәрсә теләвен белеп эшләргә кирәк. Совет чорыннан соң эшләү өчен безгә бик зур мөмкинлекләр туды, күп материаллар куллана ала башладык. Хәзерге заман кешесе, көнозын эштә йөгереп, тормышның тиз темпына ияреп, арып кич өенә кайтканнан соң тынычланырга, ял итәргә тели. Безнең өйләребездә элек бик күп әйберләр туплана һәм совет чорында яшәүчеләрнең максаты — аның өенә килеп керүчеләрне шаккаттыру иде. Хәзер исә кешеләрнең карашлары үзгәрде. Без күбрәк сәяхәтләргә йөри башладык, Европа стиленә тартылу сизелә. Бу стиль өйләребездә дә чагылыш таба. Мин моны табигый дип саныйм, чөнки кеше эзләнүдә булырга тиеш. Өйдән чыгып киткәч, ул нәрсәдер күрә, өйрәнә, әмма, нәтиҗәдә, барыбер беренче чыганакларга кайта. Дизайн мәсьәләсендә дә шулай.

Үз шәҗәрәсен, халкының, милләтенең тарихын өйрәнүчеләрне соңгы вакытта еш очрата башладым. Ислам кабул иткәнгә кадәр, Явыз Иван яулаганга кадәр Казанда нинди үзенчәлекләр булган? Шундый тирән караш ул үсәргә ярдәм итә. Татар мәдәниятен XVII-XIX гасыр белән генә чикләргә ярамый − аны тирәнрәк карарга, өйрәнергә кирәк. Исламга кадәр дә кешеләр яшәгән, дала мәдәнияте формалашкан.

- Татарлар, гадәттә, ачык, кычкырып торган төсләр кулланган. Күрәсең, бу кешенең психологиясенә бәйле булган, чөнки безнең якта табигатьнең яшел вакыты бик аз була, берничә ай гына. Ә өйләрендә алар шул җәйнең бер өлешен саклап калырга тырышкан төсле тоела...

- Хәтта hi-tekта да татар стилен кулланырга мөмкин. Мин студент вакытта татар үрнәкләренең заманча бизәлешенә бәйле диплом эше язганнар иде. Шундый ук бизәкләрне әгәр дә без көмешсу металлдан яки башка материалдан кисеп эшләсәк, ул hi-tekта да бик матур күренәчәк. Шул ук көзгеләр, шамаилләрне дә файдаланырга була. Гомумән, татар стиле бизәкләрен башка теләсә нинди стильдә дә куллану урынлы, миңа калса. Мисал өчен, күн эшләнмәләре, күннән тегелгән мендәрләр, мозаикалар этник стильгә бик җайлы гына “кереп урнашыр” иде. Чигелгән өстәл япмалары, сөлгеләрне скандинав стилендә кулланып була. Саный китсәң, бик күп, билгеле.

Шәхсән мин үзем төрле төсләр белән эшләргә яратам. Минем эшләрдә чагылыш тапкан төсләр — алар минем клиентның ихтыяҗларына, теләкләренә бәйле.

Үзем ачык, кычкырып торган төсләрне яратам. Әмма кайчагында без андый төсләрдән куркып калабыз. Татар стилендә чагылыш тапкан бай төсләр, бай бизәкләр, алтын, кыйммәтле ташлардан бизәлгән әйберләр, металл эшләнмәләр безне бераз этәрергә мөмкин. Чөнки кешенең күңеле, әйтеп үткәнемчә, тынычлыкка тарта. Шуңа да кайберәүләр “йомшак” төсләргә өстенлек бирә. Әгәр дә кеше профессиональ дизайнерга мөрәҗәгать итә икән, ул төсләрне кулланудан курыкмаска тиеш. Моннан ике ел элек миңа француз дизайнеры белән аралашырга туры килгән иде һәм ул татар милли стилен француз стиле белән чагыштырды. Әгәр дә яхшылабрак карасак, дөрестән дә, Европада да күп стильләр, нәкъ татар милли стилендәге кебек үк ачык, бай төсләрдән тора бит. Шуңа да андый төсләрдән курыкмаска кирәк дип саныйм.

- Замана белән бергә атлаучы кешегә татар милли бизәкләреннән, предметларыннан нәрсәләр тәкъдим итә алыр идегез?


- Татарларның тормыш-көнкүрешендә булган әйберләрне декоратив рәвештә файдаланырга була. Мисал өчен, бер йортта без әбиләребездә булган сандыкны куярга ниятләдек. Ул ишектән кергән җирдә торачак. Гәрчә ул фатир инглиз стилендә эшләнсә дә, сандык анда бик урынлы һәм файдалы булачак.

Шул ук татар чаршауларын Европа стилендә кулланыла торган балдахин урынына, чигелгән, татар милли бизәкләре төшерелгән пәрдәләр, чаршауларны куллануга берәү дә каршы килмәс иде, минемчә. Әмма татар милли стилен әлегә матур итеп бирә белүче юк, бөтен бәла да шунда гына. Иң мөһиме − бу эшне башларга кирәк!

- Ә татар милли стилен популярлаштыру өчен нәрсә эшләргә кирәк дип саныйсыз?


- Миңа калса, моңа дизайнерлар да, әлеге стильдә эшләнгән өйдә яшәргә теләүче кеше дә икесе берьюлы килергә тиеш. Билгеле инде, кешеләргә күрсәтерлек ниндидер интерьерлар булдыру мөһим. Алар аны күреп, мавыгып, кызыксынып китә ала. Бу исә татар милли әйберләренә, предметларына карата да кызыксыну уятакчак. Шулай ук, татар бизәкләре төшерелгән обойлар, текстиль материаллар, декоратив әйберләр барлыкка килүгә дә этәргеч булыр иде. 


Лилия ЛОКМАНОВА
Татар-информ
№ | 21.11.2014
Татар-информ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»