поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
27.11.2014 Сәясәт

Путин: “Күңелемдә ялгызлык хисе юк”

Россия Президенты Владимир Путин “ТАСС” Россия мәгълүмат агентлыгының “Беренче шәхесләр” махсус проекты кысаларында агентлык хәбәрчесе Михаил Метцель белән әңгәмә корган. Без дә әңгәмәнең кайбер өлешләрен укучыларыбыз игътибарына тәкъдим итәргә булдык.

– Саулыгыгыз ничек, Владимир Владимирович?

– Үләргә җыенмыйм.
 
– Дошманнар төрлесен сөйли...
 
– Чынлапмы? Беренче ишетүем. Нәрсә сөйлиләр? Те­ләгәннәрен чынбарлык итеп­ме?
 
– Сөйләп тормыйм. Имеш-мимешләргә урын кал­дырмас өчен, Сезнең үзе­­гезгә мөрәҗәгать итүем.
 
– Ничек телиләр, шулай уйласыннар. Безгә аннан зыян да, файда да юк.
 
– Ни генә дисәк тә, бик әһәмиятле мәсьәлә бит бу. Ил халәте нәкъ менә Сезнең физик, әхлакый, психик халәтегезгә бәйле.
 
– Минем физик, әллә психик халәтемме шиккә салган?
 
– Төрлечә сөйлиләр.
 
– Борчылмасыннар, барысы да тәртиптә.
 
– Вячеслав Володин Валдай форумында: “Путин юк икән – Россия дә юк”,– диде. Шуннан соң Сез бу фикернең ялгыш булуын белдердегез.
 
– Әйе. Әмма эш нәти­җә­ләреннән һәм халык мән­фәгатьләреннән чыгып фи­кер йөртсәк, бу ялгышның әллә ни зыяны юк.
 
– Шулай да илебездә, гомумән, дөнья күләмендә күпләр Россияне Сездән башка күз алдына китерә алмый.
 
– Бу – табигый хәл, дип уйлыйм. Дәүләт башлыгы һәр­вакыт ил белән бергә “йө­ри”. Кешеләр, ышаныч күр­сәтеп, дәүләт башлыгын сайлаган икән, дәүләт башлыгы, үз чиратында, аларның мән­фә­гать­ләрен якларга, тормышларын яхшырту өчен кө­рәшергә тиеш.
 
– Әмма Сезнең  рейтинг  бик югары. Күп лидер­лар­ның хыялына да кереп карамаган дәрәҗәдә югары.
 
– Рейтинг, саннар турында гына уйлап утырсаң, эшләп булмаячак. Иң начары – рейтинг “колы”на әйләнү. Шулай икән, кеше шундук җиңелә башлый.
 
– Илгә унбиш ел дәва­мында җитәкчелек ит­кәндә халыкның 80 проценты хуп­лавы – бик зур эш. Кеше ыша­нмаслык хәл, дияргә була.
 
– Үземне Россиянең бер өлеше буларак хис итүемне инде моңарчы да әйткәнем бар. Ярату гына да түгел бу. Мөгаен, һәркем үз ватанын үзенчә яратадыр. Тик мин үземне халыкның бер өлеше буларак сизәм һәм Россиядән читтә бер генә секунд яшә­вемне дә күз алдына китерә алмыйм.
Озак вакытлар дәвамында ватандашларыбызның теләк­тәшлеге-ярдәмен тоеп торганда, аларның ышанычын аклау өчен хәлдән килгәннең барын да эшләми мөмкин тү­гел. Халык белән хакимият арасындагы мөнәсәбәтләрнең нигезе, мөгаен, шулдыр.
 
– Россиянең Украина гаскәрләренә каршы торуы күздә тотыла.
 
– Әйе, анда Россия мән­фәгатьләре бар, әмма безне ул мәнфәгатьләрне яклау хокукыннан мәхрүм итәләр. Бу террито­рияләрдә яши торган кеше­ләр­нең хокукларын як­ларга ирек бирмиләр.
 
– Бәлки ялгышамдыр да, тик, миңа калса, Сезнең вазыйфадагы кешенең ялгызлыгы язмышына язылган.
 
– Шулай дип әйтелә шул.
 
– Ә чынбарлыкта?
 
– Чынбарлыкта да шулай. Өлешчә... Менә сез дусларым турында искә алып үттегез. Әйе, дусларым бар, әмма алар белән һәр көнне очрашып, шам­пан шәрабы яки аракы эчеп утырабыз дигән сүз түгел бу.
 
– Ә нинди эчемлеккә өстенлек бирәсез?
 
– Чәй яратам.
 
– Без әңгәмә корып утырганда, Сезгә нинди эчемлек китерделәр?
 
– Гадәти чәй. Суынмас өчен генә ябык савытка салып китерделәр. Дуслар белән ара­лашу, очрашулар димәк­тән, минем эш графигы бик киеренке бит. Хәтта кызларымны да, җаен-вакытын көчкә туры китереп, аена бер-ике тапкыр гына күрәм.
 
– Алар хәзер кайсы илдә яши?
 
– Кайда булсын – Россиядә.
 
– Биредә?!
 
– Әлбәттә. Мәскәүдә яшил­әр. Өйдә очрашып күре­шә­без... Шулай да мин үземне ялгыз итеп тоймыйм, гәрчә ара­лашу-очрашулар, элем­тә­ләр аз булса да. Тик, минемчә, ялгызлык – кемнәр беләндер ара­лашу мөмкин­легенә ия булмау түгел, бәлки күңел халәтедер. Ә минем күңелемдә ялгызлык хисе юк.


Ватаным Татарстан
№ 171 | 25.11.2014
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»