|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.11.2014 Җәмгыять
Үтерәләр ... ял иттерепБигрәк күп инде бездә яллар! Эшкә чыгып, планнар корып, эзлекле генә эшли башларга өлгермисең, тагын берәр бәйрәм килә дә җитә. Бәйрәм җиттеме, бер эзгә салынган тормыш рәвешеңнең тагын асты-өскә килә. Өйдә дә, эштә дә шулай. Ноябрь бәйрәмнәре (элеккечә әйтсәк, октябрь бәйрәме) бигрәк галәмәт булды быел: дүрт көн ялдан соң бер көн эшлә, бер көн ял, тагын бер көн барып кайт та, тагын ике көн ял... Ни эше, ни ялы дигәндәй... Бүген ирем белән чәй эчкәндә сөйләшеп алдык әле: кояшлы якларга барып, дәртдәрман туплап кайту җае булган кешеләргә бу яллар җитмәгәндер дә инде, мөгаен, ә менә матди һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә нык авыр икән бу көннәр. Ял дигәнең кайчакта үзе үк стресска әйләнә икән ул. Сәламәтлек тә какшап алды, бүтән проблемалар да килеп чыкты, шул сәбәпле, быел озын-озак ялларда өйдә бәргәләнеп яту галәмәтен үз җилкәбездә татырга туры килде. Юк, алай чит илләргә китеп бару гадәтебез юк иде юклыкка, шулай булса да, йә балаларга бара (быел ярый әле, ике генә көнгә булса да, үзләре кайттылар), яки туганнарның хәлен белеп, авылларда булып килә, көннәр матур чакта көзге урманнарда йөреп кайта торган идек. Быел, әйткәнемчә, өйдә генә тордык. Бүтән елларда явымлы кара көзләрне көз шулай булырга тиеш инде ул дип, җиңел генә кичерә торган идем, быел исә авыррак бара. Кешеләрнең көзләрен күңел төшенкелегенә бирелүләре еш була дигәнне дә аңлый башладым кебек. Бөтен дөньясы сиңа каршы, хәтта урам этләре дә сиңа гына өреп кала кебек тоелган чакта, алда офыкны томалап алган томаннары да арыта, явымнары да, чыннан да, кара төс ала икән. Югыйсә, моңа кадәр үземне оптимист санап, яшәү ямен югалткан, шатлык бөртеге таба алмыйча, кара коелып йөргән кешеләргә аптырый торган идем: ничек инде, янәсе, китап бар, телевизорда йөзгә якын канал бар, компьютер-интернет бар, телефон бар – көннең үткәне сизелми дә бит инде, җитмәсә, хатын-кызның өйдә эше тавык чүпләп бетермәслек бит дия идем. Бетә икән, җәмәгать, өйдәге эш тә “почти” бетә, ялларда телевизорында да кызык тапшыру юк, китап кына да укып утырып булмый икән. “Ял итәргә дип кенә ятам, һич өлгерә алмыйм, йоклыйм да китәм”, – дип әйткән ди берәү. Йокыны да туйдырдык, әмма яллар һаман о-озын иде әле. Ярый әле күңелең яраткан аерым бер шөгылең булса, ул бик ярдәм итә икән. Чыннан да, эш кенә коткарды кебек мине бу көннәрдә. Аннары, шөкер, урамга чыгып, йөреп керү мөмкинлеге бар. Йөрәк яна, күңел бәргәләнә башласа, намаз уку шифа бирә дә, өйдән чыгып, йөреп керү тынычландыра. Саф һава физик яктан бер уңай тәэсир итсә, анда кешеләрнең көлешә-көлешә узып киткәнен карау, машиналарның тыз-быз йөреп торуы тормышның дәвам иткәнлеген, вакытның туктап калмаганлыгын аңларга булыша, психик яктан файда биреп куя. Явымнардан, томаннардан арып, кояшны нык сагынган чакта белгечләр өйдә дә яктылыкны кызганмаска кушалар. Ә тагын, көндәлектә күреп-ияләшеп беткән савыт-саба, пәрдә-чүпрәкләрне алыштырып, сөлгене генә булса да якты-матур төслесен куллану да файда итә икән. Боларны, җәмәгать, үземдә сынап караганга, киңәш итеп әйтәм. Юк, алай депрессиягә бирешергә исәп юк, Барон Мюнхгаузен кебек, үзебезнең колактан үзебезне сөйрәп булса да чыгарырга тырышабыз инде анысы. Шулай да кеше хәлен аңлар өчен аның хәлендә калып карау кирәк икән, быелгы кара көз һәм озын-озак яллар миңа шуны күрсәтте.
Аллага шөкер, үтте инде ул яллар, һичьюгы ай ярым – Яңа елга кадәр рәхәтләнеп эшләргә инде дип план корып, бүген эшкә килүемә, график буенча ай ахырында чираттагы ялым җиткәнлеген искә төшерделәр. Анысын да элекке кебек берьюлы түгел, икегә бүлеп бирәләр бит хәзер. Атна-ун көн эшләсәм, тагын ике атна ялым бар икән әле минем. Үтерәләр инде, ял иттереп...
Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА |
Иң күп укылган
|