|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.11.2014 Матбугат
«Курай» һәм «Дастан FM» көрәшә, «Салават» радиосы - көрәшмиБүген Мәскәүдә телерадиотапшырулар буенча федераль комиссия утырышында Казандагы ике FM-ешлыкка да конкурс була. Барысы 17 тапшыручы бу урын өчен көрәштә катнаша. Шулар арасында «Газпром-Медиа», Оборона министрлыгы, олигарх Михаил Гуцериев, «Коммерсантъ» һәм «КП» нәшрият йортлары да бар. Татар телле проектлар - «Курай» һәм «Дастан FM» да бу ешлыкларга өмет итә. Бер сүз белән әйткәндә, ажиотаж туган. Узган бәйгедә Салават Фәтхетдиновның "Салават" радиосы да катнашып караган булган. Тик җиңә алмаган. Бүгенге утырышта катнашучылар исемлегендә "Салават" радиосы юк. Катнашучылар арасында Казан уенчылары өчәү. Партнеры Марат Ганиев белән Марат Ибләминов "Дастан FM" радиосын тәкъдим итә. Әгәр җиңсә, бу Марат Ибләминовның өченче проекты булачак. Аның Казанда "Тәртип FM" һәм "Орфей" радиолары эшли инде. Икенче катнашучы "Бим радио" хуҗасы Вячеслав Долгополов "Курай" радиосын тәкъдим итә. Өченче претендент - ООО «Артик-медиа», аның генерал директоры Вячеслав Лопатин. Элек «Болгар FM» радиосын җитәкләгән, «Яңа гасыр радиосы» («Новый век») программалар директоры булган, аннан соң «Love Radio-Казань» гендиректоры. Лопатин бүгенге ярышта нинди проект белән катнашуы турында "Бизнес Онлайн" журналисты белешмә тапмаган. Бүгенге көндә FM-диапазонда татар телле өч станция эшли: "Тәртип FM", "Болгар радиосы" һәм "Татар радиосы". Утырышта җирле проектларга урын бирелерме, билгесез. Чөнки шактый саллы Мәскәү холдинглары бу ешлыклар өчен көрәшә. Марат Ибләминов сүзләре буенча Казандагы 1 ешлыкка 17 претендент булу көрәшне бик катлауландыра. Башка бер шәһәрдә дә мондый хәл юк. Монда финанс кына түгел, ә сәяси кызыксынулар да бар, ди ул. Алмаз Миргаязов исә федераль уенчыларның җиңүе бик мөмкин, ди. Чөнки комиссия шуларга күбрәк өстенлек бирә икән. «Курай» һәм «Дастан FM», җиңсә бик дөрес булыр иде, дип белдергән "Татар радиосы" җитәкчесе "Бизнес Онлайн" сайтына.
Төштән соң билгеле булганча, 98,0 МГц ешлыгын «Комсомольская Правда» нәшрият йорты, ә 96,8 МГц ешлыгын «Наше радио» радиостанциясе отты.
http://matbugat.ru/page/radio/
Фото: vk.com.
--- |
Иң күп укылган
|