поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
25.11.2014 Җәмгыять

Уяу булыгыз, җәмәгать!

Без еш кына автобус йөртүчеләрнең йөртә белмәвенә, кондукторларның ямьсез сүзләр әйтеп кычкыруына, кибеттәге сатучыларның тиешле рәвештә хезмәт күрсәтмәвенә зарланабыз. Әмма бу зарлану аш бүлмәсеннән ерак китми.

Күбебез тиешле рәвештә хезмәт күрсәтелмәсә, яки кибеттән файдалануга яраксыз товар сатып алсак, кая, кемгә мөрәҗәгать итәргә икәнен дә белмибез, яки иренәбез. Үзебезнең хокукларыбызны белеп бетермибез. «Әй, тагын кәгазь боткасы гына!» – дип күп очракта кул селтибез дә шуның белән бетте...

Көн саен диярлек кулланыла торган азык-төлек продукцияләреннән консерв, сыр һәм сөт ризыклары, май, кондитер эшләнмәләренең белгечләр тарафыннан күп очракта сыйфатсыз булуы ачыклана. Көзен гөмбәләр кебек үсеп чыккан шаурма, пицца сата торган нокталарны һәрдаим тикшереп торырга, җәмәгать туклану урыннары һәрвакыт күз уңында булырга тиеш, ләбаса. Башкалабызда контрольгә алынган шундый туклану урыннары ике меңгә җитә һәм аларны бары өч елга бер тапкыр гына тикшерәләр. Кайберләре биш елга бер тапкыр тикшерелергә мөмкин. Бозылган ризыктан төрле авырулар таралса, штраф кына салынмаячак, ә тиешле таләпләрне үтәгәнче предприятие 90 тәүлеккә кадәр ябылып торачак. Бу вакыт эчендә дә хәлләр үзгәрмәсә, кабат 90 тәүлеккә ябылу яный. Ничек кенә булмасын, кулланган ризыкның сыйфаты югары дәрәҗәдә һәм сәламәтлеккә зыян салмый торган булырга, кулланучының мәнфәгатен канәгатьләндерергә тиеш.

Безнең өй янында гына җиләк-җимеш, яшелчә сата торган кечкенә генә кибет барлыкка килде. Шунда ук тозлаган кыяр-помидор, төрле соклар да саталар иде. Эштән кайтып барганда, күзем тозлы кыярга төште. Өйдә банкасы белән утыра инде югыйсә, юк бит, кибеттәге кечкенә, «кетердәп» тора торган кыяр ашыйсы килә! Алдым мин моны, түзмәдем. Әмма кыярым гына «агулы» булып чыкты. Банканы ачып җибәрүгә, бүлмәгә әчкелтем ис таралды. Уксус исе дияр идең, ул андый түгел... Куркып булса да, кабып карарга булдым мин бу кыярны! Һәм ник сатып алганыма үкендем! Тәмсез генә түгел, күңел болгаткыч иде ул. Куллану срогы әле шактый булуга да карамастан, инде бозылып өлгергән. Сатучыга илттем, алмады. Бу юлы эшне ахыргача җиткерергә булдым һәм болар өстеннән шикаять яздым. Минем кебек зыян күрүчеләр шактый булып чыкты. Нәтиҗәдә, кибет ябылды. Мин моны горурланыр яки мактаныр өчен язмыйм, әмма кайбер очракларга үзеңне яклый белергә һәм түләнгән акчаның юкка түгелмәве мөһимлеген аңларга кирәк. Әгәр дә син акча түләп, кемнеңдер хезмәтеннән файдаланасың икән, ник ул хезмәт сыйфатсыз булырга тиеш ди? Без акчаны җилгә очырыйкмы инде хәзер?

Минем кебек бозылган ризыклар сатып алган һәм хәтта агуланган танышларым шактый. Бер апабыз үзе сатучы булып эшли торган кибеттән алган майонез белән агуланып, бер атна авырып яткан иде. Бер дустым куертылган сөттән зыян күрде, ә икенчесе карбыз ашап агуланды. Өченчесенең сатып алган дөгесе кортлы булып чыкты. Саный китсәң, шактыйга җыела, ләкин аларның берсе дә сатып алган ризыкларын кибеткә кире илтеп тапшырмады...

Әле беркөнне генә илле яшьләрдәге бер ханымның бозылган «тушенка»сын кибеткә кире күтәреп килгәнен күрдем. Кулында шушы кибеттән сатып алганны раслаучы чегы да бар. Тик ул бозылган тушенканы кире тапшыра алмыйча бик озак тилмерде. Сатучылар аңа күтәрелеп тә карамыйча: «Сатып алганда нәрсә карадыгыз?!» – дип кенә кычкырдылар.

Вакытны һәм көчне әрәм итмәс өчен, сатып алучы үзе дә игътибарлырак булырга, акыл белән эш итәргә тиеш. Әйтик, быел су чистарту фильтрларын сатып алучылардан берничә шикаять кабул ителгән. 40-55 мең сумга төшкән су чистарту җиһазлары өчен кредит алучылар да булган (кайбер сатучылар бу фильтрларны хәтта 140ар мең сумга да тәкъдим иткән!). Берникадәр вакыт үткәннән соң гына бу кешеләр үзләренең алдануын аңлап, Роспотребнадзорга мөрәҗәгать иткән. Идарә үткәргән тикшерүләр фильтрларның тиешле таләпләргә туры килмәвен ачыклаган. Нәтиҗәдә, тиешле тикшеренүләрдән соң, 23 кулланучыга бер миллион сумнан артык акча кире кайтарылган.

Әгәр сез сатып алган товарның гарантиясе булып, ул ватыла икән, сатучыга язма рәвештә мөрәҗәгать итү мөһим. Анда үзегезнең нәрсә таләп итүегезне дә язарга онытмагыз. Мондый язма рәвештә мөрәҗәгать, мәсьәлә уңай хәл ителмәгән очракта, судка мөрәҗәгать итү өчен кирәк булачак. Сатучыга язма рәвештә мөрәҗәгать иткәннән соң, билгеле бер вакыт үтәргә тиеш һәм бу вакыт билгеләнгән сроктан артып киткән очракта, сатучы оешма җәзага тартылырга мөмкин. Кулланучы анардан штраф, рухи зыян өчен матди ярдәм сорый ала.

Гыйнвар аеннан алып кына да Роспотребнадзорның Татарстан идарәсенә 5 мең мөрәҗәгать килгән. Аларның күбесендә кулланучыларның хокуклары бозылу хакында хәбәр ителә. 2008 ел белән чагыштырганда, үз хокукларын яклауда ярдәм сораучылар саны биш тапкырга арткан.
 


Лилия ЛОКМАНОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»