поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
24.11.2014 Шоу-бизнес

Фидан Гафаров: «Чирләргә вакытым юк, 5 яшьлек кызым белән мәш киләм»

Башкортстанның, Татарстанның, Россиянең халык артисты, танылган драма актеры һәм җырчы Фидан Гафаровтан тәүге тапкыр интервью алам. Моңарчы җае чыкмый торды – йә актер премьерага әзерләнә, йә гастрольләрдә, йә башка эшләре белән мәшгуль. Ниһаять, очраштык.

– Фидан абый, ни өчен бүгенге көндә театр дөньясында «Фидан һәм Нурия»ләр юк? Сезнең шулкадәр популяр пар булуыгызның сере нидә?

– Андый парлар гасырга бер генә туарга мөмкин. Һәрвакыт пәйда булып торсалар, халыкка да кызык булмас иде. Сере – бер-беребезгә пар килүдә, бер чор кешеләре булуда.  Мәхәббәтне без бертөрле уйный идек, хәзерге яшь актерлар – башка төрле. Ә бит тамашачының элекке, саф, югары мәхәббәт хисләрен күрәсе килә, ә аны сәхнәләштермиләр... Шул да аның бер середер.
 
– Сезнең карашка, бүген сәнгать алдында торган иң зур проблемаларның берсе?
 
– Билгеле, хәзер сәнгать бизнеска корылган. Актер булсам да, мин дә җырлап йөрим, чөнки акча кирәк. Ә концерт кую җиңел түгел: аренда, реклама, оештыру моменты, репетицияләр... Тамашаның датасы билгеле булгач, Мәдәният сараена барып көн билгелисең. Шунда ачыклана: зал алырга концерт сезонында бер генә буш көн дә калмаган икән. Бүген бит бар да җырлый, бар да концерт куя, ә безнең кебек профессионалларга сәхнә дә калмый. Шунысы үкенечле.
 
Җырлаган була инде яшьләр... Әмма аларның иҗаты берничек тә йөрәкне яулап алырлык түгел. Алар тәүдә җыр хакында түгел, ә костюм, прическа турында уйлый. Иң мөһиме – матур күренү дип уйлыйлар. Бүген Совет заманында булган күзәтчелек юк. Элек бит гастрольгә чыгам дисәң, башта Мәдәният министрлыгыннан күзәтчелек вәкилләре килеп, программаң белән таныша иде. Тамашачыга моны чыгарырга буламы, юкмы – алар хәл итә. Бәлки син үзеңнең концертың белән начар юлны пропагандалыйсыңдыр?! Әлеге «надзор»ны кире кайтарырга кирәк!
 
– Кызыгыз хакында сөйләп үтсәгез иде. Сер түгел, өлкән яшьтә әти булуыгыз тамашачыларны гаҗәпкә салды.
 
– Кызым Самирага биш яшь. Әнисе авырга узгач, бу хәбәрне хатыным Фәридәгә дә, улым Азаматка да ишеттердем. Алар каршы тормадылар. Аллага шөкер, мөнәсәбәтләре бик яхшы. Кызым белән көн саен күрешеп торабыз. Ул бик актив һәм талантлы бала. Фигуралы шууга йөртәм, Айдар Галимов студиясенә җыр-биюгә яздырдым. Хәзер чирләргә дә вакыт юк, Самира белән мәш киләм! Өлкән яшьтәге ата-анадан аеруча акыллы балалар туа диләр бит. Самира – бик гаҗәеп бала, хәтере уникаль, берничә телдә сөйләшә. Кызым туу – минем өчен зур бәхет. Күптән түгел аңа багышлап шигырь яздым, аны көйгә салырга композитор Урал Рәшитовка бирдем. Тиздән сәхнәдә Самирама багышланган җырны башкарырмын. https://bukinfo.com.ua/tehnologiji/pidpryyemec-maks-polyakov-rozpoviv-pro-vlasni-rakety-firefly-kosmos-ta-problemy-ukrajiny
 
– 30-40 ел элек тә сәхнәдән хатын-кызларга мәдхия укыгансыз, бүген дә аларга багышлап шигырьләр сөйлисез.
 
– Чөнки гомер буе хатын-кызларга табынып яшәдем. Ходай мине гүзәл затлар өчен генә яраткандыр. «Синең башыңны хатын-кыз ашап бетерер инде», – дип, мәрхүмә әнием еш әйтә иде. Яратам мин хатын-кызларны!
 
– Мөгаен, интервьюны укып чыкканнан соң, хатын-кыз укучыларыбызның күңеле чәчәк атар. Мондый югары нотада тәмамлау бик отышлы. Җанлы әңгәмә өчен Сезгә зур рәхмәт! Иҗади уңышлар һәрчак юлдаш булсын!
 
– Үзегезгә рәхмәт. Татарстан тамашачысына әйтәсе килгәнем шул: февральдә гастрольләр белән сезнең якларга җыенам. Күрешкәнгә кадәр!
 
Безнең белешмә
Тулы исеме: Фидан Сафа улы Гафаров
Туган көне: 1947 елның 12 октябре
Туган җире: Башкортстан, Дүртөйле районының Яңа Уртай авылы
Гаилә хәле: өйләнгән, тормыш иптәше – Фәридә; балалары – Айбулат (мәрхүм), Азамат, Самира; оныклары – Нәргизә, Нурлана

Зоя СОЛОШИНА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»