|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.11.2014 Яңа китаплар
«Мин өйрәнәм» сериясе. Эльмира ШәрифуллинаКитапта авторның балалар өчен язылган шигырьләре, җырлары, сценарийлары, әкиятләре, хикәяләре, табышмаклары һ. б. әсәрләре тупланды. Балаларга аңлаешлы, җиңел тел белән язылган шигырьләр, хикәяләр аша укучы тирә-юньне танып белергә өйрәнә. Маҗаралы вакыйгаларга корылган әкиятләр үсемлекләр, хайваннар дөньясы белән таныштыра. Кызыклы табышмаклар балаларның уйлау, фикерләү сәләтен үстерә. Китапка кергән сценарийлар нәни укучыларга табигать, бәйрәмнәр, язучылар иҗаты, тарихи шәхесләр турында бай мәгьлүмат бирә. Аларны балалар бакчаларында, мәктәпләрдә бәйрәмнәр, кичәләр уздырганда файдаланырга мөмкин. Китап мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балаларга, ата-аналарга, укытучыларга, тәрбиячеләргә, татар балалар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.
--- |
Иң күп укылган
|