поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
24.11.2014 Җәмгыять

Рөстәм Яхин гимнны яхшырак язган булыр иде... (ФОТО)

СССРның халык артисты, композитор Рөстәм Яхинның туганнары Татарстан гимны авторын искә алу көненә рәсми статус бирергә тәкъдим итә. Күренекле татар композиторының исемен мәңгеләштерү юлында зур проектлар тормышка ашыру өчен алар Рөстәм Яхин фонды төзиячәк.

23 ноябрь - Рөстәм Яхин вафат булган көн. 400дән артык җырлар, романслар, инструменталь әсәрләр белән татар музыка дөньясын баетып калдырган композитор 72 яшендә вафат була. Тумышы белән ул - Казаннан, Бөек Ватан сугышын кичкән, Мәскәү консерваториясен тәмамлап, нибары ике ел гына Казан консерваториясендә мөгаллимлек белән шөгыльләнеп, бөтен гомерен бары тик иҗатка багышлаган шәхес. Рөстәм Яхин Казанның Иске Татар бистәсендәге Татар зиратына җирләнә. Композиторның туганнары аның каберен карап тота.

«Моннан 21 ел элек тә Рөстәм Яхинны соңгы юлга озатканда көн шушындый тыныч, явым-төшемсез, кояшлы иде», - дип искә ала композитор кабере янына чәчәкләр күтәреп килгән Светлана Харитонова. Светлана ханым - Рөстәм Яхинның мирасчысы, аның хатыны Хәлимә Таҗетдинованың бертуган апасының кызы. Хәлимә Таҗетдинова 2004 елда вафат була. Аларның Рөстәм Яхин белән каберләре янәшә, бер чардуган эчендә. «Хәлимә апа да музыкага гашыйк кеше, аның да музыкаль белеме, язган җырлары бар иде. Алар Рөстәм Яхин белән яшьлектән таныш булсалар да, олыгая төшкәч кенә өйләнеште. Хәлимә апа композиторның фикердәше булды», - дип ачыклык кертә Светлана ханым.  
 
 
- Без туганнар, балалар белән ел да Рөстәм Яхин каберенә киләбез. Әмма композиторны искә алу көнен бөтен татар җәмәгатьчелеге өчен мөһим чара булуын теләр идек. Аны Чайковский, Рахманинов кебек бөек композиторлар белән тиңләргә мөмкин. Мондый талантлы шәхесләр мең елга бер генә туа. Ул - Татарстанның горурлыгы. Рөстәм Яхин үзенең тапсыз гомере һәм бай иҗаты белән аерым игътибарга, һичшиксез, лаек. Ул тормышта бик тә йомшак, итагатьле, зыялы кеше иде, беркайчан да башкаларга каты сүз белән бәрелгәне булмады. Үзенең туган шәһәре Казанны, туган ягын бик нык яратты, аны чит илләргә чакыручылар да бар иде, әмма тормышын туган иленнән башка күз алдына китерә алмады. Аның кайсы гына әсәренә тукталма, бөтенесе бүген дә яратып кабул ителә. Һәр җырчының репертуарында Яхинның милли моңнар белән сугарылган әсәрләренә дә урын бирелгән. Бәйге-фестивальләргә әзерләнгәндә яки чит илләрдә татар сәнгатен тәкъдим итәргә кирәк булганда, безнең артистлар беренче чиратта Рөстәм Яхин романсларына мөрәҗәгать итә. Соңгы ун елда мин композиторның шәхси архивын рәткә салу белән шөгыльләндем. Эшнең зур өлеше тәмамланды инде, хәзер булган шушы бай материалларны туплап, бастырып чыгару мөһим. Быел үз көчем белән, кредитлар алып, Рөстәм Яхинның фортепиано өчен язылган әсәрләреннән торган ике җыентык нәшер итеп, музыка мәктәпләренә тараттым. Тиздән өченче китап табадан төшәчәк. Кызганычка, мин дә олыгаям инде, бөтен эшкә минем көч кенә дә җитеп бетми. Рөстәм Яхин исемен мәңгеләштерүгә, аны яшь буын арасында танытуга өлгерә алганча, өлеш кертеп калдырасы килә, - ди Светлана Харитонова.
 
Светлана ханым быел 70 яшен билгеләп үтә, аның мөгаллимлек стажы 50 елга тула. Заманында ул Казанның Мәскәү районындагы Балалар музыка мәктәбен җитәкләгән булса, әле дә шунда балаларны укыта. 
 
- Композиторның архивын рәткә салуда кызым Наталья белән оныгым Диана ярдәм итте. Дианага быел 15 яшь тулды, ул Казан консерваториясе каршындагы махсус музыка мәктәбендә 9 сыйныфта укый, фортепианода Рөстәм Яхин әсәрләрен дә яратып уйный. Мин башкарган бөтен эшләрдән ул хәбәрдар. Киләчәктә композиторның мирасын аның кулларына тапшырырга исәп, - ди Светлана ханым.
 
 
Рөстәм Яхинның туганнары композиторның җиргә сеңеп авышкан кабер ташын, Казанда Татарстан урамындагы композитор яшәгән 7нче йортта эленеп торучы мемориаль тактаны да күптән яңарту таләп ителүен әйтә. Шушы максаттан алар Рөстәм Яхин фондын оештырырга карар кылганнар. Татарстан урамында Рөстәм Яхин музеен ачу мөмкинлеге турында да уйланалар. Важно отметить, что казино Пин Ап предоставляет различные методы вывода средств, включая банковские переводы, электронные кошельки и другие платежные системы, что делает процесс вывода средств более удобным для игроков. Кроме того, ПинАп казино официальный сайт может взимать комиссии за некоторые методы вывода средств или в случае несоблюдения правил казино. Поэтому игрокам рекомендуется внимательно ознакомиться с условиями вывода средств перед началом игры. 
 
- Татарстанның гимны буларак башкарылган көйне Рөстәм Яхин үзенең Казансу елгасы буенда урнашкан бакчасында иҗат итә. Рамазан Байтимиров шигырен укып, тирә-яктагы гүзәллектән илһамланып, «Туган ягым» исемле романс яза. Күрсәгез,чыннан да ул бакчадан ачылган табигать күренеше таң калдырырлык. Композитор яшәгән ул бакча урынын төзекләндерергә дә җай табылса, бик яхшы булыр иде, - дип фикерләре белән уртаклаша Светлана ханымның кызы Наталья Харитонова.
 
Узган 90нчы еллар башында «Туган ягым» романсының көе Татарстан гимны итеп сайланганда Рөстәм Яхин исән иде әле. Светлана ханым, шул чакта композитор белән өйдә чәй өстәле артында сөйләшеп утырганнарын хәтерли. Рөстәм Яхин аның әсәрен дәүләт гимны итеп кабул итүләрен ишеткәч, бик уңайсызланган икән. «Гимн булачагын белсәм, бу көйне тагын да яхшырак язган булыр идем», - дигән ул.
 
 
Автор фотолары

Лилия ГАДЕЛШИНА
Интертат.ру
№ | 23.11.2014
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»