поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
23.11.2014 Авыл

«Рифкать окобы»

Тәтеш районы Байраш авылындагы «Яңа юл» хуҗалыгы җитәкчесе Рифкать Заһидуллин үзенең эпотаж чыгышлары белән журналистларга әледән-әле азык биреп кенә тора. Инде тагын бер гаҗәп һәм кызык, мыскыллы һәм куркыныч бер нәрсә эшләп ташлаган: авыл белән терлек фермалары арасына тирәнлеге – ике, киңлеге – метр ярым тирәсе, чакрым ярым озынлыкта чокыр казыткан.

«Ленин бабай исән булса!»
 
Чокырның шундый куркыныч һәм зур булуына ышанып та бетмәгән идем. Авылга барып үз күзләрем белән күргәч кенә шаклар каттым.
 
Авыл урамы буйлап барасың хушланып, аяк астыңдагы сазны сөреп. Ике якта йортлар, гадәти бер авыл. Йортлар бетә һәм өч метрдан каршыңда тирән чокыр башлана. Чокырдан соң –шуны казыганнан алынган балчыктан өелгән таучык, таучык өстенә баганалар утыртылган. Шушы каршылыкны үтеп чыга алсаң гына, ферма территориясенә керәсең. Мүкләк сыерлар тыныч кына күшәп яткан ферма хәзер тарих китапларында сурәтләнгән феодал утарын хәтерләтә – монда ни кереп, ни чыгып булмый...
 
«Рифкать окобы»ннан  иң зур каза күрүчеләр – Ленин урамында яшәүчеләр. Ленин бабай исән булса, үзе исемендәге урам халкын болай кимсетүгә юл куймас иде, юктыр, юктыр... Урамның бер башы авылның мәктәбенә барып төртелә. Бер бик нык акыллы атказанган төзүче мәктәпне шундый проект белән юл уртасына төзеткән, шуңа күрә авыл үзәгенә урау юллар белән чыгасы. Билгеле инде, ул урау юлларга таш түшәлмәгән, пычрак вакытта монда трактор белән генә йөреп була. Язгы ташуда Ленинны су басып, урам икегә бүленеп кала икән. Урам башында яшәгән халык ферма янындагы юллардан файдаланган. Чокыр казылгач, ул яктан берничек тә кереп булмый. Элек урамның бала-чагасы урамнан кайтып кермәгән булса, хәзер аларны чыгармыйлар. Чокырга егылып төшсәң, кеше ярдәменнән башка чыгарлык түгел. Билгеле, терлекне дә чыгара алмыйлар.
 
Авыл халкы бу чокырның ни өчен казытылуын һаман аңлый алмый.
 
Чокыр янына җыелган халык мондый мәгънәсезлеккә барган кешене аты‑юлы белән сүгәр дип көткән идем. Әмма Байрашта бик тәрбияле һәм күндәм халык яши икән. Язмышлары белән күнеккән кебек кенә, үгет-нәсыйхәт тонында сөйләштеләр.
 
– Яз көне бу чокырны су басачак, балалар, хайваннар батып үләргә мөмкин...
 
– Халык белән киңәшеп эшләргә кирәк, мондый эш буламыни? Шушында янгын чыкса, янгын сүндерүчеләр ничек керер?
 
– Бездә 86 яшьлек инвалид әби яши. Без аны хәзер урамга да чыгара алмыйбыз, чокырга төшеп китсә? «Ашыгыч ярдәм» чакыртасы булса, алар каян килә?
 
– Югары көчәнешле электр челтәре булган баганага кадәр нибары ике метр калган, ә анда ун метрга кадәр казу эшләре алып барырга ярамый дип язылган. Язын җир йомшагач, багана ауса, нишләргә?
 
Нинди гөнаһларыбыз өчен?!
 
«Нигә хуҗалык җитәкчесе бу чокырны казыткан?» дигән сорауга авыл халкы җавап бирә алмады. Алар нәрсәдер гөманлыйлар гына:  «Рифкать Заһидуллин үзен хуҗа дип саный, без аңа кирәк түгел. Шуңа күрә беркем белән дә исәпләшми».
 
Рифкать Заһидуллин әллә төлкеләрдән, әллә караклардан саклана.
 
«Окоп» Ленин урамының беренче йортында яшәүче Хәбир Саяхфаровның коймаларына орынып диярлек уза. Терлек асрап, сөт сатып көн күргән Хәбир абзый башын кашый:
 
– Без – шушы чирәмлектә туп тибеп, йөгереп үскән малайлар. Нинди матур урынны харап итте. Мин ничек итеп хәзер печән, салам алып кайта алырмын икән? Техника белән кереп булмый. Сөт сатып алучылар да керә алмый безгә. Пычрак ерып, бидоннарны авыл үзәгенә ташыргамы?
 
Хәбир әфәнде җитәкче чокырны үч итеп казыткан дигән фикердә. Урамның бу өлешендәге күп кенә кешеләр хуҗалыкта эшләүдән баш тартып, башка җирдә эшлиләр. Хәбир әфәнде исә хуҗалык җитәкчесе белән берничә тапкыр конфликтка кергән. Ул, җир пайларын хуҗалыктан аерып, үз хуҗалыгын булдырган, фермаларны авылга терәп салдыруыннан зарланып, жалу да язган булган.
 
– Бәлки, хуҗалык җитәкчесе урлашуларга чик куярга теләгәндер? – дим.
 
– Урлашалар икән, матур итеп койма корсын да  каравылчы куйсын. Мин урламыйм, акчаң булса, китереп бирәләр хәзер. Үзен Алланың кашка тәкәсе дип саный, мин-минлеге бик көчле. Ул безне гел мыскыл итә. Безнең бакча кырыена терәп, силос чокыры ясап куйды (Хәбир әфәнденең кулы бер якка төртеп күрсәтә, анда бомба чокыры кебек ыржаеп тишек карап тора); авылга терәп, ферманың тиресен аударды (кул икенче якка төртеп күрсәтә, анда Салават җырындагы Каратау кебек күккә терәлгән тирес өеме «тирләп» утыра); фермадан аккан суларны авылның коесына ага торган итеп торба куеп калдырды (кул фермадагы «шифалы сыекчаларны» коега юллый торган су юлын күрсәтә); Самарадан шабашниклар китереп, авылга терәп, маллар суя торган «бойня» ясатты, бөтен авыл сасы ис, чебен белән тулды, анда үләксә калдыклары әлегә кадәр ята әле... (Хәбир әфәнденең кулы икенче якка сузыла, анда – җимерек бина).
 
«Сыер башларын урам читенә аттымыни» дигән ышанычсызлык күрсәткәч, халык, «бойня»ны күрсәтергә дип, мине ияртеп алып  китте. Чалбарларны тигәнәкләрдән «талатып», җимерек бина янына килеп маташканда, бер нәгаләт чүмәләгә сөртендем. Сыер башы икән. Нишләп йөрисең монда дигән кебек, тишек күзләре белән миңа карап тора...
 
Минем килгәнне авыл җирлеге башлыгы Әсхәт Гобәевкә хәбәр иткәннәр булып чыкты. Ул да урамнан түгел, ферма ягыннан килде. Машинасын чокырның теге ягында калдырып бу якка чыкты, халык янына килеп, авыр итеп бер сулады. Ал-лай... Шулай икән монда хәлләр... Сөйләшер сүз дә юк, мескенлек һәм чарасызлыктан гаҗиз халык ни әйтсен? Авыл башлыгы җыелган кешеләр белән бергә чокыр янына барып басты.
 
– Чокыр кирәкми иде, минемчә, – ди авыл башлыгы. – Хуҗалык җитәкчесе белән бу хакта сөйләшү булды. Әмма ул бит бу җирнең хуҗасы. Ул хуҗа икән, димәк, нишләргә дә хакы бар. Хәзер дөнья шул якка таба бара бит. Куркыныч инде... Монда без фәрман бирә алмыйбыз, үзара килешеп, сөйләшеп хәл итәргә кирәк.
 
 
«Ул бик яхшы җитәкче, аның чокыры яхшы...»
 
Хуҗалык җитәкчесе Рифкать Заһидуллин ул вакытта эш урынында түгел иде, Тәтешкә киттек. Район башлыгы Рәмис Сафиуллов хуҗалык җитәкчесен үтереп мактады. Хуҗалык гөрләп бара, хуҗалык җитәкчесе Рифкать Заһидуллин – меценат. Районның социаль тормышында актив катнаша, үз тырышлыгы белән мәчет, Казандагы зур урында эшләүче туганы ярдәме белән мәктәп салдырган. Ә, чокырмы? Чокыр нәрсә инде ул? Зур кешеләрнең эшләренә аяк чалучылар була, алдынгы хуҗалык җитәкчесен тәнкыйтьләргә ярамый. Хакимияткә халыкның жалуы күптән килеп ирешүгә карамастан, бер генә вәкил дә авылга барып, кешеләр белән сөйләшмәгән.
 
Хуҗалык җитәкчесенең версиясен тыңлау белән чикләнгәннәр. Чокырны мин тасвирлап күрсәткәндә, миңа әкиятче бабайга караган кебек карап тордылар, үземне Батулла итеп хис иттем. Шыттыр әйдә, шыттыр, янәсе. Алай да хакимияттән берәрсе чокырны барып карарга тиеш дигән карарга килеп, җир һәм милек мәсьәләләре палатасы рәисе Артем Абрамовны Байрашка җибәрделәр. «Рифкать абыеңны сүгеп язма, ул сине авылда көтеп торачак», – дип үгетләп калдылар хакимияттә.
 
Артем Абрамов чокырны күргәч, телсез калды...
 
– Безгә бу чокыр булган урынның кемнеке булуын документларга карап ачыкларга кирәк, аннары ул чокырны нинди документларга нигезләнеп казыган, шуны белергә кирәк. Мин әлегә берни дә әйтә алмыйм, – диде аннан.
 
– Үз җире булса да, кешенең шушындый чокыр казырга хакы бармы?
 
– Әгәр дә ул башкаларга куркыныч тудырмаса, казый ала... Мин документларны өйрәнмичә берни әйтмим...
 
Халык табибы
 
Рифкать Заһидуллин бик озаклап үзенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре булуы хакында сөйләде. «Атказанган кешеләр сирәк була», – ди ул үзе турында. Аның нинди җитәкче икәнен беләм, хезмәт хакын системалы рәвештә түләмәгәне өчен берничә тапкыр административ җаваплылыкка тартылган, прокуратура тарафыннан дисквалификацияләнгән булуын да беләм.
 
– Сезгә зарланып йөргән кешеләр колхозда эшләгән кешеләр түгел алар, ә бу колхозны, бу авылны мин эшләп чыктым. Заһидуллин Рифкать Мостафиевич эшләп чыкты! – диде ул.
 
Кеше үзе турында өченче затта сөйли башлый икән, кыякларга вакыт дигән сүз. Әмма мин китә алмыйм, сорауларым күп... Чокырны ник казытканын беләсем килә. Тырыша торгач, җаваплар табылды. Ике сәбәп бар икән. Берсе – халыкның караклыгына каршы көрәш.
 
– Һәрберсенең яшисе килә, мал тоталар, мин колхозга эшкә кушсам, чыкмыйлар, – ди хуҗа кеше.
 
Икенче сәбәп – котырган төлкеләргә каршы көрәш, имеш. «Котырган төлке» темасына сөйләшү егерме минутларга сузылгандыр, әмма барыбер аңлашмадык. Икебез ике телдә сөйләшәбез. Берничек тә аңлый алмыйм – ни өчен авыл ягына һәм авыл янындагы басу ягына чокыр казылган да, урман полосасы ягына казылмаган? Тәтеш төлкеләре фермага килер алдыннан башта авылга киләләр дә, аннары авыл урамыннан фермаларга керәләрме? Нигә турыдан гына кермиләр? Ни өчен Заһидуллин чокыр ферманы төлкеләрдән саклый ала дип уйлый? Төлке ул бит сыер түгел, метр ярымлы чокыр аның өчен проблемамыни? Сикерә дә чыга, кышын сикерәсе дә юк...  
 
Сорауларыма җавап таба алмадым. Ни өчен җавап таба алмаганымны аңлатыр өчен, әңгәмәбезнең бер өзеген китерәм.
 
– Мин бу чокырны казытмасам, котыру авыруы тарала да, маллар үлә, мине судить итәчәкләр! Ул очракта мине беркем дә коткармый, сез дә килмәячәксез. Мин – атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, минем үз хуҗалыгымны саклап, киртә корырга хакым бар.
 
– Әгәр ул чокырга берәр бала егылып төшеп имгәнсә дә, сезне хөкем итәчәкләр.
 
– Анысын эшлибез аның, мин – атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, куркыныч урыннарга матур гына рәшәткә куймаслыкмыни мин?  
Сезгә зарланган кешеләр үзләре дә куя ала иде киртәне. Булышсыннар миңа.
 
– Алар бу чокырга каршы, нигә сезгә булышсын инде алар?
 
– Мин бит түлим!
 
– Чокыр төлкедән саклыймы соң?
 
– Саклый, машина белән төнлә узып бара идем, чокырдан бер төлке чыкты да йөгерде (!)
 
– Язын бит чокырны кар суы басачак, ишеләчәк. Тагын да куркынычрак булачак.
 
– Мин – бик көчле төзүче. Анда бөтенесе дә исәпләнеп эшләнгән. Язын су керми анда...
 
Бу авылда кар яумыймыни? Кая килеп эләктем мин?
 
Барыбер әйбәт Рифкать Заһидуллин. Әңгәмә азагында чокырдан зарланып жалу язган авыл халкына үпкәсе юклыгын белдерде:
 
– Мин үземне табиб дип саныйм. Табибның авыруларга үпкәләргә хакы юк. Табиб бит сырхауханәдәге чирлеләргә үпкәләми. Менә бу авылда да күпме кеше яши, мин бит аларның авыру булганнарына үпкәли алмыйм.
 
PS. Тәтеш районы прокуратурасы «Байраш окобы»н тикшерә. Без киткәннән соң, киңәшмә булган, Артем Абрамов, телефоннан шалтыратып, чокырның законсыз булуы хакында белдерде. Әмма әлегә «Рифкать окобы»ның  язмышы хәл ителмәгән.

Рәмис ЛАТЫЙПОВ
Шәһри Казан
№ --- | 24.11.2014
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»