поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Директка ике ел җавап бирмәгәнем өчен гафу ит, кәефем начар иде. 

Бүген кемнәр туган
  • 16 Август
  • Рөстәм Яхин (1921-1993) - композитор
  • Нур Алиев - видеограф
  • Илнур Фәйзрахманов - журналист
  • Әдип Маликов (1921-2009) - шагыйрь
  • Рафаэль Латыйпов - җырчы
  • Марат Ибляминов - медиаменеджер
  • Рамил Чурагулов - җырлар авторы
  • Оксана Ильюп - җырчы
  • Вахит Хаков (1926-2008) - галим
  • Марат Зыятдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Илназ Нәбиуллин - эшмәкәр
  • График дизайнер Бизнес һәм проектлар өчен логотиплар, фирма стиле, реклама һәм басма материаллар ясыйм. Сезнең идеяләрегезне аңлаешлы һәм матур визуаль образга әйләндерергә ярдәм итәм. Эш үрнәкләре белән портфолиода урнаштырылган сылтама аша таныша аласыз: https://www.behance.net/gallery/252467483/portfolio-2026/modules/1466223763Сораулар һәм хезмәттәшлек өчен электрон почта аша языгыз: ilfina2019@gmail.com
  • Ищу квартиру С подселением для студента мальчика около Энергоуниверситета. 89172618276
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле юкә+чәчәк балы,кәрәзле бал сатам. 1л-750 сум, 3л -2000 сум. 3 банка алсагыз, 1800 сум, кәрәзле бал- 900сум/килосы-. Казанга китереп бирү каралган. 89625497103 языгыз, шалтыратыгыз)
  • Башкорт балы 1 литры 1300 сум белән, киптерелгән юкә чәчәге чәе сатам. 89375251717
  • Актаныш ойрт 3.млн руб. Дача 2оот.руб.89625751843
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
Архив
 
06.04.2009 Җәмгыять

БАЗАРГА КЕМ ХУҖА?

Колхоз базарында бүген икенче тормыш кайный. “Кризис дигәннәре безне дә “онытмады”, “килеп җитте,” – диделәр Үзәк колхоз базарында сәүдә итүче авыл апалары.

Мин базарга сәгать берләр тирәсендә бардым. Өстәлләр ит, сөт, май, эремчек, кәбестә белән тулган. Сатучылар, бер-берсен уздырып, бик тырышып мактый товарларын. Әмма юкка.

 

Соңгы вакытта авылдан килгән продукциягә ихтыяҗ кимегән. Халык базарга азык-төлек сатып алырга сирәк чыга. Сатучы апалар аптырашта. Ни дип уйларга да белмиләр. Бер өлеше кризиска бәйле дип аңлатса, икенчеләре христианнарның апрель аенда узучы пост вакытына сылтарга тырыша.

 

Кризиска кадәр сәүдә яхшы барган. Сәгать унберләр тирәсендә товарларын бетереп, кайтып китә торган булганнар. Хәзер исә көн буе басып торалар да сатылмаган товарларын кире төяп кайтырга мәҗбүр булалар. Шулай булса да, яхшыга өмет итәләр. "Безнең өчен иң авыры – апрель ае. Ел да шулай була", – дип үзләрен тынычландырырга тырышалар.

 

Кем белә, бәлки чынлап та шулайдыр. Әнә бит, хәләл ит белән сату итүче Гүзәл башкалар кебек зарланмый. "Көн саен 150-200 килограмм чамасы ит сатам", – ди. Дөрес, соңгы вакытта сатуның бераз кимегәнен яшермәде. Шуны раслагандай, Арчадан килгән тана итен мин барында бер кеше генә алды.

 

Ә менә кош-корт ите белән сату итүче апалар бер дә мактана алмый. "Көн буена 4-5 тавык саттым. Кризиска кадәр көнгә 15-18не күз ачып йомганчы алалар иде. Кешенең акчасы булмагач, бәясен дә төшереп карадык. 250 сумга да алучы юк. Таныш кешеләргә әҗәткә дә бирә башладык", – ди Яшел Үзән районыннан килгән Филсинә апа. Биектаудан Нәзирә апаның да хәле мактанырлык түгел. Аның да тавыклары сатып алучыларны көтеп ята.

 

Итчеләрдән соң сөт, каймак, эремчек сата торган апаларның хәлләрен белештем. Чиләк тулы эремчеге белән мине Биектаудан килгән Сания апа каршы алды.

 

– Сату начар бара. Ике чиләк эремчек алып килгән идем, берсе көчкә бетте, – ди ул.

 

Сания апа куе сөттән ясалган эремчекне 100 сумнан, 1,5 литр сөтне 40 сумнан бирә.

 

– Сөт ризыгын гомер буе базарда саттым. Баштарак катык алып килә идем. Аннан кортка күчтем. Хәзер менә эремчек. Өч сыер асрыйбыз. Авылда литрын 6,5 сумнан җыялар, су бәясеннән дә тү­бән. Хөкүмәткә тапшыргач, бернинди файдасы калмый. Терлек азыгы да бик кыйм­мәт. Безнең авылдан унлап кеше Казанга сату итәргә йөри.

 

Колхоз базарында Шәле апалары да шактый иде. Хәер, аларның сөт, май, эремчек сатып көн күргәнен бөтен республика белә. Шуңа да алар базарга чыгып сату итүне гадәти хәл дип саный. "Сыерлары күп кеше көн саен, мин атнага бер генә киләм", – ди 12 ел базар юлын таптаучы Наилә апа. Базар стажы шактый булган Шәле апасы да кеше юклыкка уфтана.

 

Клыки бистәсеннән килгән Наталья тозлаган кәбестә, кыяр сата. Аның янында да сатып алучылар күренми. Савытлары тулы диярлек.

 

Чуашстаннан килгән 3 литр балны 750-900 сумга сатучылар да мактана алмады. "Хәзер балны ярты литрлап кына алалар", – ди алар.

 

Базардагы бәяләр белән танышкач, уйга калдым. Чыннан да, арзанга гына авыл хуҗалыгы продукциясе табып булмый анда. Ник бәяне төшермисез, дигәч, килүнең мәгънәсе юк, файдасы калмый, дип җавап бирделәр. Базарның эчке дөньясы турында сораша башлагач, сөйләргә теләүче табылмады... Ни дисәң дә, яшәү чыганагы шул базар бит. Иртәгә тагын шунда киләсе.

 

Күңелне иң әрнеткәне: авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр арзан бәя белән базарга үтеп керә алмый. Аларны конкурентлары кысрыклый. Фермерларның шәһәр халкын арзанлы азык-төлек белән бик тә тәэмин итәсе килә. Әмма аларга мөмкинлекләр юк. Тир түгеп үстергән продукциясен авыл хезмәтчәннәре кайчан да булса үзләре сата алырмы? Әлеге сорауга ачыклык кертү өчен Фермер һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеровка мөрәҗәгать иттек.

 

– Авыл халкы үз товарын алыпсатарлардан башка сата алсын өчен махсус базар ачарга ниятлибез. Әмма әлегә җир проблемасы бар. Компрессорныйда шундый базар ачмакчы булган идек, җирен рәсмиләштерә алмадык. Казаннан читтә тәкъдим итәләр, безнең анда барасы килми. Халык өчен уңайлы булган, транспорт йөреп торган урын кирәк. Базар эшләп китсә, җитештерүчеләр үзләре сатканлыктан, бәя арзан булачак. Башка базарлардан аермалы буларак, урын өчен дә әз түләргә туры киләчәк, – диде ул.

 

Лилия НУРМӨХӘММӘТОВА
Ватаным Татарстан
№ 61 | 04.04.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы