|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.11.2014 Җәмгыять
Баланы акчага яратып булмыйЯтим калган балаларны тәрбиягә алучылар соңгы елларда бермә-бер артты. Һәр караучысыз калган баланы гаиләгә алу, әти-әниле итү теләге зур булса да, бу мөмкин эш түгел. Ата-анадан җаваплылык, сабырлык, түземлек сорый торган гамәл бу, ә моны бөтен кеше дә башкара алмый. Күпме генә хезмәт хакы түләсәләр дә, бала яратуны бернинди бизмәндә дә үлчәп булмый. Инде менә бу мәсьәләгә яңалык кертергә җыеналар. Гаиләгә кайту Тәрбиягә бала алучы ата-аналар янында күп тапкырлар булганыбыз бар. Араларында дүрт-биш баланы берьюлы алып үстерүчеләр очрый. “Бу йортта әти дә, әни дә эчми, өебез җыештырылган, ашарыбызга бар, йокларга тынычлап ятабыз, – дип уйлый белә бу балаларның күбесе, – шуның өчен генә булса да, без бу йортны, әти-әнине хөрмәт итәргә тиеш”. Чөнки күбесе авыр тормыштан туеп, бирегә килеп эләккән, үз әти-әниләрен дә хәтерлиләр, әмма аларга борылып та карыйсылары килми. Бер Мөслим районында гына да бүген шундый 83 гаиләдә 230 бала тәрбияләнә. Әгерҗе районында исә 154 гаилә шундый 290 баланы үз канаты астына сыендырган. Россия күләмендә дә ата-анасыз калган балалар саны кими, гаиләгә алынучылар, киресенчә, арта гына бара. Федераль мәгълүмат банкында октябрь аенда 93 мең ятим бала теркәлгән. Ә 2013 елның башында бу сан 199 меңгә җиткән булган.
Әзерне көтеп яшәргә өйрәнәләр
Ятим балаларны мөмкин кадәр яшьтәнрәк гаиләгә алырга кирәк, дип саный белгечләр. Чөнки балалар йортларында алар әзерне көтеп яшәргә күнегә. Баланы опекага алучылар иң элек шул начар гадәтләреннән биздерергә тырыша. Тәрбия мәсьәләсен дә һәр гаилә үзенчә алып бара. Кемдер укуга, кемдер хезмәткә өстенлек бирә. Ятим һәм ата-ана игътибарыннан мәхрүм калган балалар, кагыйдә буларак, үзенчәлекле категория санала. Алар күп авырлыклар күргән, тотрыксыз гаиләдә яшәп, тормышның шактый кара якларын күз алдыннан үткәргән. Шуңа да андыйларның гадәти нормаль тормышка ияләшүе, адаптация үтүе авырлык белән бара. Алар укуда да артта калырга, төрле күнекмәләрне дә авыррак башкарырга мөмкин, аларның сәламәтлекләре белән дә проблемалар еш килеп чыга. Аннан белгечләр балада начар тәрбия күрсәткән ата-ана геннары уйнавын искәртәләр. Акча тота белмәү, урлашу кебек гадәтләрдән биздерү дә тәрбияви моментларның берсе булып тора.
Хезмәт хакы түли башлаячаклар
Баланы опекага алган очракта гаиләгә өч мең сум акча түләнеп барыла. Ай саен бирелә торган әлеге пособие акчасына гына ничек яшәргә була? Ярый әле гаиләдә әти-әнинең берсе педагог яисә медик булса, ул очракта аз гына булса да, өстәп түлиләр. Шуңа да яңа закон проекты күпләр өчен яңалык булыр дип көтелә. Чөнки ятим һәм караучысыз калган балаларны опекага алучы кешеләр хезмәт хакы ала башлаячак. Алар белән хезмәт килешүе төзеләчәк. Хезмәт кодексында эш үзенчәлекләре язылачак. Белгечләр бу документны күптән көтүләрен әйтәләр. Мондый балаларны тәрбиягә алучылар күп вакыт башка эш белән шөгыльләнә дә алмый. Моңа вакыт та, көч тә җитеп бетмәскә мөмкин. Әгәр дә инде гаиләгә берничә бала алынса, опекун тулысынча шундый мәшәкатьләргә күмелеп калачак. Инде андыйлар белән хезмәт килешүе төзеләчәк, анда ике якның да хокук һәм бурычлары күрсәтеләчәк. Шунда ук тәрбиягә алынган балаларның үсеш программасы да булырга тиеш.
Әлеге килешү ике-өч инвалид баланы, олырак яшьтәге балаларны яисә бертуган абый-сеңелләрне алган очракта опекуннарга башка эш белән шөгыльләнмәү мөмкинлеге бирә. Хезмәт стажы да гомум хезмәт стажына кертеләчәк һәм пенсия санаганда исәпкә алыначак. Килешү нигезендә опекунның бөтен социаль хокуклары, түләүле еллык ялы да күрсәтеләчәк. Теләүчеләр булса, хокукый гражданлык килешүе дә төзергә була икән. Килешү опекун, ятим балалар оешмасы һәм ата-анасыз калган балалар арасында төзелә. Проект буенча тагы бер мөһим мәсьәлә күтәрелгән: социаль тәрбиячеләр буларак ир белән хатын законлы язылышкан булуы, бергә яшәүләре шарт. Илкүләм ата-аналар ассоциациясе президиумының җаваплы сәркатибе Алексей Гусев әйтүенчә, баланы алган гаилә профессиональ яктан да әзерлекле булырга тиеш. Әгәр дә кемнең дә булса, бурычларын тиешенчә үтәмәве ачыкланса, килешү шунда ук өзеләчәк.
Баланы кем ала?
Ә баланы опекага бары тик хезмәт хакы өчен генә ала башламаслармы? Алексей Гусев опекуннарны ныклы тикшерү узасын тәкрарлый. Аларның эш-гамәлләрен социаль хезмәтләр тикшереп торачак, шуңа да мондый начар адымга баручылар булмас дип уйланыла. Әгерҗе муниципаль районының опека бүлеге җитәкчесе Айсылу Баһаветдинова әйтүенчә, баланы гаиләгә матди файда өчен генә алып булмый. Гадәттә, кечкенә сабыйларны уллыкка-кызлыкка алалар. Бу очракта ата-анага 100 мең сум күләмендә бер тапкыр гына бирелә торган пособие түләнә. Ятим баланы әбисе, туганнары да тәрбиягә алырга мөмкин. Аларга мөрәҗәгать иткән ата-аналар арасында балалары үсеп чыгып китеп, берүзләре генә калып сабый алырга теләүчеләр, бер үк вакытта нәзер әйтеп алучылар күп икән. Шулай да гаилә бертуган балаларны алырга куркып кала. Һәр бала өчен җавап бирәсе була ич. Шушы эштә 30 елга якын эшләүче, заманында ике кызга “икенче әни” булырга туры килгән Айсылу ханым юрист та, табиб та булган. “Төнге 12 дә бала чирли, йә кайтмады дип шалтыраталар. Ата-аналарның да төрлесе бар. Берәүләр бөтенләй берни әйтми, икенчеләре һәр адымнарын сөйләп тора. Безнең эштә ял да юк, чөнки без балалар белән эшлибез”, – ди ул.
Тәрбиягә бала алып кайту тарихы да үзенчәлекле Айсылу ханымның. Зур кызлар алырга туры килә аңа. Бала алам дип тә йөрми, үзеннән-үзе килеп туган вакыйгалар этәрә аны бу адымга. Бер гаилә алачак баладан баш тарткан, аны урнаштырасы, ул арада документ тутырырга кирәк була. Үзенә алып кайта ул аны. Икенче кызны да тулай торакта урын таба алмыйча йөдәгәннән соң алырга була. Әнә шулай берничә ел кызлар аларда яши.
Акча бетә, бала кала...
“Күңелең, җаның-тәнең белән кабул итеп, яратмыйсың икән, бала үстереп булмый. Бирелгән акча төкерек кадәр генә кала ул”, – диюләре дә хактыр әти-әниләрнең. Балага бирелә торган акча күп очракта җитми дә. Кием кыйммәт, ашау-эчү бәяләре һаман артып тора. Балаларның сәламәтлеген ныгыту өчен генә дә шактый акча түгелә. Белгечләр соңгы вакытта гаиләләргә авыру балаларның күп килүен әйтә. Күбесен һәрдаим табибларга күрсәтеп торырга кирәк. Акыл үсешенең тоткарлануы очраклары арткан. Инвалидлык алган балалар саны да күбәя генә бара. Әле күбесе коррекцион мәктәпләрдә укый. Ата-аналар психолог, психиатрга кайчак эшкә барган кебек көн саен диярлек киләләр икән.
Тәрбиягә алынучы балалар укуда да шактый калыша, шуңа да күбесе репетиторга йөри. Математика, химия, инглиз теленнән өстәмә дәресләр алырга туры килә. Акчаны бөтенесенә бүлә башлагач, әле җитми калуына аптырамассың да. “Акча алуга яртысын азык-төлеккә тотыгыз, яртысын чыгымнарга калдырыгыз, дип өйрәтәм”, – ди Айсылу ханым. Күп кенә ата-аналар балаларны диңгезгә алып бара, чит илләр күрсәтәләр. Уртача алганда балага 10-12 мең сумлап акча бүленсә дә, чынлыкта берничә мәртәбә күбрәк тотыла, моны өендә бала үстерүче һәркем санап бирә ала. Балалар йортларында исә мондый суммага бала карау һич мөмкин түгел. Анда моның кадәр генә акча тотылмыйдыр ул. Балаларны гаиләләргә күбрәк урнаштыру, яңа килешүләр төзү – яңа закон проектны тәкъдим итү әнә шуңа барып тоташмыймы икән?! Аннан өстәмә хезмәт килешүләре төзеп, балалар ала башлау кабат ажиотаж тудырмасмы? Сораулар әлегә ачык кала. Ә баланың һәрберсе әти-әниле булып үсәргә тели.
Рәсимә МУЛЛАЯНОВА |
Иң күп укылган
|