поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
21.11.2014 Милләт

Удмуртиянең “Иман” берлегендә - яңа рәис, яңа бурычлар, яңа өметләр... (ФОТО)

15 ноябрьдә Халыклар дуслыгы йортында Удмуртиянең “Иман” татар яшьләре берлеге үзенең 20 еллык юбилеен билгеләп узды. Бу чара кысаларында милли-мәдәни оешмаларның активистлар мәктәбе дә оештырылды. Анда Ижау, Можга, Воткинск шәһәрләреннән кала, Пермь, Башкортстан һәм Казаннан да яшьләр килгән иде.

Ике көн дәвамында яшьләр үз теләкләре буенча төрле тренингларда булдылар. Милли биюләр буенча мастер-классны “Андан” халык бию ансамбленең алдынгы биючеләре Раушан һәм Рәмис Шәяхмәтовлар алып барды. Милли кием бизәкләре буенча да мас­тер-класс булды. Биредә дизайнер Ксения Матур кызларны милли бизәкләр белән чигеп, яка ясарга өйрәтте. Бизнес белән кызыксынучылар өчен үз эшеңне башлау серләренә багышланган мастер-класс оештырылды. Ә инде милли ризыклар буенча “Вилка” ашханә-студиясендә “Иман” татар яшьләре берлегенең иң оста пешекчесе Рәфис Корбангалиев делегатларны төрле эчлекләр белән кыстыбый пе­шерергә өйрәтте.

Юбилей кысасында оешманың чираттагы Корылтае да узды. Көн тәртибендә төп мәсьәлә - яңа рәис сайлау иде. Яшьләр сайлау конференциясен түгәрәк өстәл артында гына утырып түгел, ә сәхнәдә җырлап-биеп уздырдылар. Төрле милләт вәкилләре җыелуга карамас­тан, Корылтайның рәисе Ринат Фәйзуллин үз чыгышын ике телдә алып барырга тырышты. Ни өчен тырышты гына диярләр күпләр? 2012 елда рәис булып сайланган вакытта Ринат татар телендә бөтенләй диярлек сөйләшми иде. Ике ел эчендә ул туган телебездә үз фикерен җиткерергә, хәтта җыр­ларга да өйрәнгән. Ләкин әле бу юнәлештә Ринатка эшлисе дә эшлисе, ирешелгән кечкенә уңышларда гына туктап каласы түгел.

Корылтайга барлыгы 63 чакырылган делегатның 54е килгән иде. Иң элек, Ринат Фәйзуллин ике ел дәвамында башкарган эшләренә нәтиҗә ясап, “Иман”ның уңышларын санап үтте: “Безнең оешма соңгы елларда бик актив эшли. Һәр чарага бик теләп әзерләнәбез һәм бар күңелне биреп, милләткә файдалы булсын дип башкарып чыгарга тырышабыз. Ике ел эчендә бик күп бәйрәмнәр, ярдәм итү акцияләре уздырдык. Шулар арасында бөтен ил күләмендә уздырылучы Чәкчәк бәйрәме, “Мин татарча сөйләшәм” акциясе, татар сыйныфларында белем алучы укучылар өчен “Милләтебез хәзинәләре” дип аталган респуб­лика лагеры, татар киносы көне, әти-әни көне, татар яшьләре слеты, балалар йортларындагы сабыйларга хәйрия акцияләрен билгеләп узар идем. Ә иң зур һәм иң уңышлы проектларыбызның берсе - “Татар кызы” бәйгесе. Безнең оешманың эше республика кысаларында гына түгел, Татарстанда да югары бәяләнә. Бу, әлбәттә, горурланырга һәм шатланырга урын бар дигән сүз. Һәр елны Татарстанда узган Россия татар яшьләре өчен оештырыл­ган чараларда Удмуртия татар яшьләренең эшләрен башкалар өчен үрнәк итеп куялар, рәхмәт хатлары тапшыралар. Бу юбилеебыз уңаеннан Германия татарларыннан да рәхмәт хаты алдык”, - дип сөйләде Ринат. 
 
Корылтай барышында кон­троль-ревизия комиссиясе рәисе Гөлназ Корбангалиева: “Оешмабыз үз максатларын тормышка ашыру юлында берьялгызы түгел. Һәрвакытта республиканың Милли сәясәт министрлыгы, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе, Яшьләр эше буенча министрлык, иганәчеләр матди ярдәм күрсәтәләр”, - дип, ике ел эчендә чаралар үткәрелүгә тотыл­ган акчаларга исәп-хисап ясады. 
 
Воткинск шәһәрендә “Иман” татар яшьләре берлеге бүлекчәсе рәисе Айрат Газимҗанов та үз чыгышында вазифасын икенче кулларга тапшыруы турында хәбәр итте. “Мин Воткинс­кида “Иман” татар яшьләре рәисе булып 8 ел эшләдем. Вот­кинск шәһәрендәге “Иман” татар яшьләре берлеге бүлекчәсе рәисе итеп Айдар Сәлимов сайланганнан соң, оешма яңа сулыш алып эшли башлар дип уйлыйбыз. Чөнки соңгы елларда безнең төп юнәлеш яшьләргә рухи тәрбия бирү иде. Айдар бик җитез егет, татар ансамбле активисты, туган телне бик яхшы белә. Ә бүген исә ике елга нәтиҗә ясау түгел, ә 20 елда ирешелгән уңышларны искә төшереп үтәргә кирәк. Без барыбыз да “Иман”ның үткәнен, бүгенгесен яхшы белергә тиеш. Киләчәкне дә тарихка карап төзергә кирәк дип уйлыйм”, - дип сөйләде Айрат Газимҗанов. 
 
Оешмага, иң элек, Устав буенча 7 кеше составында Идарә Советы сайланды. 
 
Ә яңа рәис Идарә Советына кергән кешеләр арасыннан сайланырга тиеш булганлыктан, Ринат Фәйзуллин Дилия Гатауллина кандидатурасын тәкъдим итте. Дилия - “Татар кызы-2014” матурлык бәйгесендә җиңү яулагын кыз. Аңа 19 яшь. Ул - ИжТУ студенты, булачак тәрҗемәче. Дилия “Иман” татар яшьләре берлеге киләчәген ничек күзаллавы турындагы чыгышында: “Мин берничә телне белсәм дә, үз туган телемне онытмыйм. Мәдәниятебез, тарихыбыз белән һәрвакыт кызыксынып торам. “Иман”га килгәч, бик күп дуслар таптым, күп чараларда катнаштым. Оешманың эше белән якыннан таныш. Үз алдыма оешмабызга тагын да күбрәк яшьләрне тарту һәм туган телебезне яшьләр арасында пропагандалау кебек бурычларны беренче урынга куям”, - диде. Тавыш бирергә хокукы булган барлык яшьләр бертавыштан Дилияне рәис итеп сайладылар. 
 
Корылтайның рәсми өлеше тәмамланганнан соң, икенче өлеше котлаулар һәм җыр-бию белән үрелеп барды. Башкортстанның “Берлек” яшьләр оешмасыннан килгән кызлар-егетләр матур һәм сәнгатьле итеп саф татарча шигырь һәм искиткеч матур бию бүләк иткәннән соң бүләккә, бавырсак һәм кәрәзле бал да тапшырдылар.
 
Пермьнән килгән яшьләр дә милли киемнәрдән эчтәлекле биюләре белән сөендерделәр. Ижаулыларга килгәндә, “Андан” һәм “Афәрин!” бию ансамбльләре чыгышларын тамашачылар алкышларга күмделәр. “Асылъяр” җыр һәм бию ансамбле егет­ләре дә үз сәләтләрен күрсәтеп, бәйрәмне тагын да ямьләндерделәр. Чыгышлар арасында алып баручылар “Иман”ның барлыкка килү тарихын, аның чишмә башында кемнәр торганлыгын искә алдылар. Бу урында оешмага нигез салучыларның берсе һәм аның беренче рәисе Ирек Шәрипов турында да әйтеп үтмичә булмый. Ирек Илдус улы үзе Казаннан кайтып җитә алмаса да, яшьләрнең сөенечен телефон аша уртаклашты. “Минем өчен бүген бик зур бәйрәм. “Иман” барлыкка килгәндә миңа да сезнең кебек үк 24 яшь иде. “Иман” оешмасында рәис, “Яңарыш” газетасында баш мөхәррир булып эшләгәндә мин бик зур тормыш мәктәбе уздым. Шуның өчен мин һәрвакыт сезне сагынып искә алам. Удмуртиягә рәхмәтем зур. “Иман” татар яшьләре берлеге лаеклы, дәрәҗәле оешма булып үсүен телим”, - дип, Татарстан Хөкүмәте исеменнән “Иман” берлеге яшьләрен юбилей белән котлады. Татарстанның “Идел” яшьләр үзәге вәкилләре оешмага, аның актив яшьләренә үзләренең һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы исеменнән рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. 
 
Чакырылган кунаклар арасында Удмуртиянең Милли сәясәт министрлыгы, Халыклар дуслыгы йорты вәкилләре чәкчәк бәйрәменең төп иганәчәсе Илсөя ханым Мөхәммәтшина, “Иман” оешмасының элекке рәисләре дә бар иде. Алар барысы да яшьләрне бәйрәм белән котлап, киләчәктә шушы дәртне сүндермичә, милләт сагында эшләргә чакырдылар. 
 
Үзем дә 2006-2008 елларда шушы яшьләр оешмасының рәисе булганлыктан, “Иман”ның кичәге һәм бүгенгесенә тукталмый булдыра алмыйм. Әйе, иҗтимагый оешмада бары тик үз милләтен, мәдәниятен, телен яратканнар гына эшли аладыр. Юкка гына бу эш иҗтимагый дип аталмый, биредә беркемгә дә хезмәт хакы түләмиләр. Җитәкчегә иң зур бәя - яшьләрнең оешмага килүе, туган телдә сөйләшүе, әзерләгән чараның югары дәрәҗәдә узуы. 10нчы рәисне сайлау Корылтаеннан бүгенге заман татар яшьләренең милли үзаңы көчле булуына шатланып, тик күпләрнең туган телебездә иркен аралаша алмавына көенеп кайттым. “Иман”да татар телендә сөйләшә алмаган, әмма теләге булган яшьләргә үрнәк булырдай милләттәшләребез дә бар югыйсә. Алар - абыйлы-сеңелле Зөлфия һәм Ирек Әхмәтовлар. Зөлфия мин рәис булып эшләгән елларда килгән иде оешмага. Хәзер инде аның абыйсы да бирегә бик теләп йөри икән. Ә аларның әниләре Асия апа Әхмәтова “Иман” берлеге оештырган бер генә чарадан да читтә калмый, һәрвакыт балаларының туган телебездә иркен аралашуларына горурланып утыра. Горурланырлык та шул! Бик күпләргә Зөлфия белән Ирекне һәм аларга милли тәрбия биргән әти-әниләрен үрнәк итеп куяр идем мин. “Иман”да шундый яшьләрнең күбрәк булуын телим. Бәйрәмдә яшьләрнең милли киемнәргә, җыр-биюләребезгә булган мәхәббәтләренә карап сокландым. Чөнки егетләрнең һәрберсе түбәтәйдән булса, кызларның күбесе милли күлмәк, камзул, калфактан иде.
 
Тагын бер мизгелгә тукталмый һич үтеп китеп булмый. Шушы ике ел эчендә генә “Иман” татар яшьләрен берлегендә танышып, гаилә коручылар саны 8гә җиткән. Әлеге яшь гаиләләрнең балаларын күтәреп килеп, сәхнәдән “Иман”га парларын табарга ярдәм иткәне өчен рәхмәт җиткерүне ишетү икеләтә сөенеч иде. Мондый татар гаиләләре тагын да күп булсын иде. Ә телебезгә килгәндә, теләк булса, Алла боерса, өйрәнерләр дип ышаныйк. Тел яшәгәндә генә, милләтнең киләчәге бар. “Иман” татар яшьләре берлеге оешмасының яңа рәисе Дилия Гатауллинаның шул хакыйкатьне истән чыгармыйча, уңышлы гына эшләвен теләп калабыз.
 
 
1
 
 
2
 
 
3

Гүзәл Әгълиуллина фотосурәтләре.
 

Гүзәл ШАКИРОВА
Яңарыш
№ |
Яңарыш печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»