поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
18.11.2014 Шоу-бизнес

Гүзәлем: «Мин Салаватны аерып алмадым»

Беренче карашка журнал тышлыкларындагы кызларга охшап торса да, курчак кебек матур, мөлаем Гүзәлем бик тә нечкә күңелле, бераз гына иркә, ачык йөзле һәм киң күңелле. Җырчы ире Салават Миңнеханов белән тормыш коруларына да бер ел тулып узды. Яшь килен белән каенана арасындагы мөнәсәбәтләрне, яшь гаиләдәге серләрнең кайберләрен Гүзәлем безгә дә чиште.

«Болай иртә кияүгә чыгармын дип уйламаган идем...»

 Мин 24-25 яшьләрдә генә кияүгә чыгам дип уйлап йөрдем. Өйләнешергә тәкъдим булгач та, бу адымны ясарга миңа иртә түгелме соң әле дигән уйлар да килде башыма. Минем өчен бик тә көтелмәгән хәл булды бу. Салават миннән шактый ук олы, 13 яшь аерма уен эш түгел. Шулай да аның кебек егетләрне башка очрата алмамын дидем дә тәвәккәлләдем. Өстәвенә, безнең хисләребез, мәхәббәтебез дә җаваплы иде.
 
Әни белән дә киңәшләшкәч, 20 яшемдә кияүгә чыктым да куйдым!
 
Салаватны мин бала чактан ук беләм. Икебез дә Азнакайдан, бер үк мәдәният йортына йөрдек. Әти-әнием дә булачак кияүләрен белә иде. Дөрес, баштан яшь аермасы турында сүзләр, сораулар булгалады. «Син аны чынлап та яратасыңмы соң?» дигән сораулар да ишеткәләдем, чөнки безнең очрашу турында әти-әнием белмәде. Дөресрәге, безнең алай очрашып, чәчәкләр бирешеп йөргәнебез дә булмады. Бу барысы да ничектер эш процессы вакытында туган мәхәббәт хисләре.
 
Әти безнең кушылуыбызга бер дә гаҗәпләнмәде. Без гел бергә булгач, моның шулай булачагын алдан ук белгән идем инде мин, диде. Әти белән тормыш иптәшем элек тә бергә эшләгән булганнар.
 
Булачак иремнең миңа кадәр ун ел йөргән кызы бар иде, шуңа да мин Салаватка якын килмәскә, аларның арасына кермәскә тырыштым. Мин аны ул кыздан аерып алмадым. Бар да, әйткәнемчә, үзеннән-үзе килеп чыкты һәм, нәтиҗәдә, ул миңа тәкъдим ясады.
 
«Салават әтиемә охшаган»
 
Салават белән якыннан аралашмаганда, ни өчендер ул миңа бик эре, тәкәббер сыман тоела иде. Аның янына да якын килеп булмый, якынаю өчен ниндидер юллар табарга кирәктер дип уйлый идем мин. Ә аны якынрак белә башлагач, фикерем бөтенләй үзгәрде.
 
Ирем әтиемә бик охшаган. Ул һәрвакыт кайгыртып, борчылып, карап кына тора. Бергә тора башлаганыбызга бер ел тулып узды һәм минем барлык эшләремне дә ул эшли сыман тоела миңа. Кибеткә дә ул бара, кирәк икән, ашарга да пешерә, иҗатымны да аннан башка күз алдыма да китерә алмыйм.
 
Бер яктан, үземнең дә мөстәкыйль буласым, нәрсәдер башкарасым килә. Икенче яктан, кайгыртуны тою рәхәт, күңелле.
 
Безнең бер генә тапкыр да ачуланышканыбыз булмады һәм яшь арасы бөтенләй дә сизелми диярлек. Әллә мин аның яшендәгеләр кебек фикер йөртәм, әллә инде ул һаман да минем кебек яшь күңелле булып кала белә... Иҗади сорауларга килгәндә, ул бик кырыс һәм һәр нәрсәне озак итеп уйлап эш итә торган кеше.
 
«Болгар радиосы»нда оештырылган «Парлы шоу» тапшыруын алып бару да безнең мөнәсәбәтләргә ярдәм иткәндер дип саныйм. Ир белән үзеңне ничек тотарга, тормыштагы мәсьәләләргә ничек карарга, ничек чишәргә...
 
Атна саен синең тапшыруга ниндидер яңа пар килә һәм син аларның гаиләләренә, тормышларына анализ ясыйсың. Аларга карап сөенәсең. Кайчагында иң бәхетле мизгелләрегез хакында сөйлә әле дип сораганда, алар ничектер бер-берсенә тагын да якыная, мөлаемлерәк, назлырак карый башлый кебек тоела. Бу карашларны күреп, үзең дә рәхәтлек аласың.
 
Иремнең әти-әнисенең дә яшь арасы 12 яшь, Салаватның әтисе 35 яшендә өйләнгән (әтисе дә уртанчы малай). Шуңа улларының яшьрәк кызга һәм соңрак өйләнүләре аларда ниндидер борчу тудырмагандыр дип уйлыйм.
 
Булачак иремнең әти-әнисе янына танышырга баргач: «Улым, яхшылап уйладыгызмы?» – дип сорадылар. Чөнки Салаватның әти-әнисе дә безнең мөнәсәбәтләр хакында шул көнне генә белде, шикле булып тоелгандыр инде, күрәсең...
 
Минем нинди гаиләдән, кем булуымны булачак әти-әнием белә иде инде.
 
Каенана белән йолдызлык буенча без икебез дә арыслан. Икебез дә игътибар үзәгендә, лидер булырга омтылабыз. Каенанам белән мөнәсәбәтләребез бик әйбәт. Бүләкләр бирергә яратабыз. Моның өчен безгә ниндидер сәбәп тә кирәк түгел. Ул минем өчен якын кеше. Каенанамны Зөлхия әни дип мин беренче көнне үк әйтә башладым.
 
Алар үз өйләре белән ике катлы йортта яши. Аны җыештырып чыгару да бик җиңел түгел. Шуңа да, кайткач, аларга ярдәм итәргә, җыештырырга булышырга тырышам.
 
Тормыш иптәшем бакчада эшләргә бөтенләй дә яратмый. Әмма минем әниләргә гел ярдәм итәргә тырыша.
 
Әни дә иремне бик хөрмәт итә. Ул әнигә хәтта туган көненә ял итәргә юллама да бүләк итте. Әнигә бу бик күңелле булды, әлбәттә! Әби-бабайлар да кияүләрен «Салаватчик» дип кенә торалар!
 
Кияүгә чыккач, мин бик күп нәрсәгә өйрәндем, аеруча да аш-су өлкәсендә...
 
Салаватны романтик дип әйтә алмас идем. Ниндидер вак-төяк сюрпризлар ясау, назлы «смс»лар язу кебек нәрсәләр белән шөгыльләнми. Ул зур, кирәкле, кыйммәтле бүләкләр ясарга һәм, әлбәттә инде, үзе сайлап төзегән оригиналь чәчәк бәйләме бүләк итәргә ярата.  
 
Иремнең тагын бер өстен ягы – ул мине һәр иртә үбеп уята. Шуңа да гел яхшы кәеф белән уянам. Үзенә дә тәмле әйберләр пешереп сыйлыйсы, матур сүзләр генә әйтеп торасы килә. Мин бу ысулны барлык ирләргә дә киңәш итәр идем.
 
Минем өчен беренче урында ул – гаилә. Иҗат исә минем өчен ул − икенче урында. Ялгыз гына каядыр барганым да, чыгыш ясаганым да юк.
 
«Дүрт мең сумга эшләп йөрдем»
 
Мин сәүдә-сәнәгать техникумын тәмамладым, чөнки анда белемне югары уку йортына караганда күбрәк бирәләр диделәр. Шулай булып чыкты да. Мин хәзер югары уку йортында белем алам һәм техникумда биргән биремнәр белән, монда биргән белемнәр бик нык аерылганын сизәм.
 
Әни минем үзе дә иҗади кеше. Студент чагында ул Гөлдания Хәйруллина, Салават Фәтхетдиновларның иҗат төркемендә җырлап та йөргән әле. Шуңа да иҗат белән шөгыльләнүемә ул каршы булмады.
 
Бу юлга кереп китәрмен дип уйламадым да, чөнки әти-әнием киңәше буенча, мин икътисадчы белеме алдым. Шулай килеп чыкты, бу өлкәдә эшләү миңа бөтенләй дә ошамады һәм мин Әлмәт мәдәният идарәсендә эшли башладым. Аның хезмәт хакы дүрт меңгә дә тулмый иде.
 
Булачак ирем дә Азнакайда эшли иде, ул да эшеннән китеп, Казанга кайтты. Шуннан бирле диярлек аерылышканыбыз юк. Аның белән без һәрвакыт гел бергә.
 
Сәхнәдән китсәм дә, булачак эшем сәнгать яки шоу-бизнес белән бәйле булачагын тәгаен беләм. Икътисад буенча алган белемем дә комачау итмәс дип уйлыйм, чөнки хәзер бар нәрсә дә акчага бәйләнгән. Киләчәктә үземне җитәкче буларак күрәм, чөнки әйткәнемчә, лидер булырга яратам. Дөрес, моның өчен бик күп тырышасы була инде. Хатын-кыз эш турында гына уйламаска, гаиләсен дә онытмаска тиеш дип саныйм.
 
«Клипта самолетлар ярыша»
 
«Ай-һай карашларың» җырына клип төшердек. Минем күзлектән чыгып караганда, ул бик үзенчәлекле килеп чыкты. Анда без очкычлар, дөресрәге, ике очучының күктәге мөнәсәбәтләрен күрсәтергә уйладык.
 
Тиздән минем тагын бер зур хыялым тормышка ашачак. Шул ук исемдәге альбом чыгарга тора. Ул инде әзер диярлек. Анда 12 җыр кергән һәм тамашачыларыма тагын бер бүләк – ике җырның «минусовкасы».
 
Моңа кадәр җырларның «минусовкасы»н бер дә биргәнем юк иде, бәлки иртәрәк булгандыр.
 
Ике ел эчендә яздырылган җырларны күптән туплаган идем инде. Күптән түгел әниләргә багышланган җыр яздырдым, шул җырны репертуарымда барлыкка килүен көтеп тордым. Ул җырдан башка альбом тулы булмас төсле иде.
 
«Ай-һай карашларың» альбомында «Шәһри Казан» газетасының, «Татар радиосы» джингалында, «Мәйдан» телеканалында реклама ролигында уйнаучы көйләрне ишетергә мөмкин. Гомумән, тамашачылар яратып кабул иткән җырлар урын алган анда.
 
Иҗаттагы тагын бер яңалык – концертка әзерләнәбез. Хәзер костюмнар, биюләр белән эш алып барабыз. Тиздән булачак «Болгар радиосы» «Милли музыка премиясе»нә дә ныклап әзерләнәм. Анда мин «Телисеңме?» җыры белән катнашачакмын.
 

Лилия ЛОКМАНОВА
Шәһри Казан
№ | 18.11.2014
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»