|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.11.2014 Җәмгыять
Миңназыйм Сәфәров: Дүшәнбедән кайткан авыр көнем (ФОТО)Очкычлар Казаннан Таҗикстан башкаласы Дүшәмбегә атнаның hәр пәнҗешәмбе көнендә күтәрелеп китә. Шундый ерак җиргә уңайлы очкыч белән җайлы гына барып җитәргә мөмкин булганын башыма китермәгән дә идем. Ә менә Татарстанга килеп эшләүче ике меңнән артык таҗик кешесе өчен бу гадәти эшкә барып кайту гына икән. Өч сәгать ярымда без инде Дүшәмбенең уртасында идек (аэропорт шәhәрнең эченә урнашкан). Кунак ашы кара-каршы... түгел Совет заманыннан бирле бер кадак та кагылмаган диярлек аэропорт бинасы өчен уңайсызлануларын хуҗалар беренче минутта ук таныдылар. Яңасы шәhәр читендә салынып беткән дә ниндидер сәбәпләр белән эшләп китә алмый икән. Шуңадыр, паспорт тикшерүе үтү өчен су буе чират җыелды. Андый чиратлардан бизелгән бит инде. Шуның өстенә әле тагын безнең ише туристларга аерым рөхсәт кәгазе дә тутырасы икән. Әмма нәкъ менә шулай аптырап торган мәлдә яныбызга хәрби киемле берәүнең килеп безгә ярдәм кулы сузуы бер гаҗәпләндерсә, Казаннан туган җирләренә кайтып төшкән типсә тимер өзәрлек таҗик егетләренең безне чиратсыз гына үткәрергә теләве тагын бер табышмак иде. Безнең уңайсызлануны күреп, алар: “Сез бит безнең кунаклар”, – дип елмайды. Шушы урында миңа бик уңайсыз булып китте. Чөнки үзебезнең Казан аэропортында әлеге егетләргә карата булган тупас hәм ямьсез мөнәсәбәтне күреп аптырарга өлгергән идем. Яшереп торасы юк бит инде: кайсыбыз гына күндәм бу гавамны “кара халык” дип атауларын ишетмәгән дә үзе дә аларга өстән аска таба караш ташламаган икән. Баксаң, алар да безнең кебек үк матур көн күрер өчен дип без алынырга курыккан иң авыр, иң пычрак hәм иң аз акча түләнә торган эшкә алыналар. Чөнки без азсынган акча алар илендә тамак туйдырып кына калмыйча, тормыш алып барырга да җитә.
Исәнме, совет иле!
Аэропорттан чыгу белән без баш-аягыбыз белән совет атмосферасына чумдык. Иң элек күңелгә якын милиционерлар күзгә ташланды. Формаларын, күрәсең, совет заманыннан бирле үзгәртмәгәннәр. Иcемнәре дә нәкъ безнеңчә – милитсия. Аларның холкы да полицейскийларча түгел – ипле-җайлы. Машиналарын да бездәгечә кәттә дип әйтеп булмый. Дүшәмбе урамнарындагы безнең тупылларны хәтерләтүче күккә ашкан карт чинарлар, дүртәр генә катлы (җир тетрәүләрне истән чыгарырга ярамый) “хрущевка” йортлар, алар өстендәге метрлы хәрефләр белән язылган “Храните деньги в сберегательной кассе” яки “Берегите детей от пожара” кебек онытыла язган чакырулар, чат саен киоск-палатка тибындагы кибетләр... Үзеңне үткән гасырның туксанынчы елларына кайтып төшкәндәй хис итәсең. Барысын да акчага кайтарып калдырган, бер-беребезгә карата булган мөнәсәбәтләрне кырысландырган җәмгыятьтән соң менә шундый күңелне иркәли торган тансык гадилектән бик рәхәт булып китә. Дүшәмбенең совет чоры белән яшәп ятучы урамнарында йөргәндә мин үзебезнең нинди күңел байлыгын югалтканлыгыбызны тагын да ныграк аңладым. Кабатлап әйтәм, бу – яшьлекне сагыну да, совет чорын юксыну да түгел, бу хәзерге котчыкмалы ыгы-зыгылардан торган тормышыбызда гап-гади кешелек кыйммәтләрен югалту белән күңелнең килешергә теләмәве иде. Шушы хис мине Дүшәмбедә булган биш көн буена озатып йөрде. Мин hәр көнне бүген инде эчкәре татар авылында да калмаган рухи кыйммәтләр белән яшәүче мөлаем hәм самими кешеләр белән аралаштым, аларның күңел җылысын тойдым.
Базар нәрсә сөйли?
Шәhәр белән танышуны шулай ук үзәктә урнашкан зур базардан башларга булдык. Шаh Мансур базары дип йөртәләр аны Дүшәмбедә. Базар бөтен җирдә дә базардыр инде ул дип уйлаган идек без дә. Ләкин алай түгел икән шул. Борынны ярып керә торган гаҗәеп хуш исле тәмләткечләре белән генә түгел, яшәү рәвеше, кыяфәте, төсләре hәм бәяләре белән дә аерыла Шаh Мансур базары.
Күзгә ташланган иң күп товар – яңа пешкән ипи. Дөресрәге – көлчә. Зурлыгына hәм сортына карап бәяләре дә төрлечә (1–4 сомони). Бездәге шикелле итеп пешерелгән кирпеч ипи дә бар. Кечкенәрәк кирпече – 1,5, зуррагы 3 сомони. Ә без булганда Дүшәмбедә 1000 рубльгә 125 сомони бирәләр иде. Димәк, безнеңчә бәяне белү өчен таҗик сомониен сигезгә тапкырларга кирәк. Хәзер базардагы кайбер бәяләргә күз салып чыгыгыз. Башыгызны бутамас өчен алар сумнарда бирелә.
Ит – 260-320 сум
Йомырка (бер дистәсе) – 48-56
Бәрәңге – 20
Суган – 20
Кишер – 16
Дөге – 48-56
Борчак – 40
Карабодай – 48
Йөзем (киптерелмәгәне) – 24
Тормыш дәрәҗәсен күрсәтүче тагын бер бәяне китерергә онытып торам – бензин бәясе. Аның литры биредә 50 сум 40 тиен иде без барында. Үзендә ни нефть, ни газ (барысы да электр белән эшли), ни зур җитештерү предприятиеләре булмаган республика әле дә шул дәрәҗәдәге тормышны оештыра алган дип уйлап куясың. Ә бит таҗиклар шушы тормыштан да бик канәгать, җитәкчеләре Имамали Рахмонга (фамилиягә койрык итеп “ов”ны өстәми башлаганнар) да рәхмәтле алар. “Сугышны туктатучыбыз ул безнең, тамагыбызны туйдыручы да”, – диде бер мөлаем сатучы апа аның турында. Чыннан да, биш ел (1992–1997) дәвам иткән гражданнар сугышында 100 меңгә якын кеше hәлак булган. Хәбәрсез югалучылар, йорт-җирләрен ташлап китүчеләр шулай ук йөзәрләгән меңнәр белән исәпләнә. Мондый мәхшәрне күргәннәр ничек итеп бүгенге тормышка рәхмәтле булмасын ди инде. Тамаклары ипигә дә туймаган чакларын тиз генә онытмаячак әле ул буын. “Ипине ишегалдында салынган тандырга чүп-чар ягып пешерә торган идек. Еш кына комбикурмыдан була торган иде ул”, – дип сөйләгәндә теге мөлаем апаның күзләре мөлдерәмә яшь белән тулган иде...
Базардагы яшь бала күтәргән хәер соранучы хатыннар турында да безгә мәгълүматны шул апа бирде: “Алар безнең халык түгел. Безнең телдә сөйләшүче чегәннәр алар. Ирләре өйдә эшләмичә ята, болары бала табып, хәер сорашып көн күрә”.
Шаh Мансурдан без күп кенә нәрсәләрдән хәбәрдар булып, үзебезнең тормышка шөкер итеп, гомумән, канәгатьлек хисе hәм бер кочак күчтәнәчләр белән кайтып киттек.
Татарсыз буламыни?!
Казан белән Дүшәмбе арасындагы hава юлының бик җайлы, чагыштырмача якын булуы турында әйткән идем инде. Шуңадыр да безнең үзара мөнәсәбәтләребез дә туганнарча булып чыкты. Казанга килеп эшләп йөрүчеләр тора-бара биредә берегеп кала, өйләнешә, кияүгә чыга hәм үз кешегә әверелә. Без тукталган кунакханә ресторанында эшләүче Хикмәтулланың да өч кызы Чаллыда төпләнгән. Ул алар турында, алар яшәгән шәhәр турында сәгатьләр буе сөйләргә әзер. Динебезнең уртаклыгы, телебездәге (фарсыдан кергән сүзләребезне күздә тотам) охшашлыклар hәм совет тәрбиясе безне бик якынайта. Шуңадыр инде күпчелек таҗикларның татарга мөнәсәбәте начар дип әйтмәс идем. Начар булса, алар үзләре дә кайтып беткән булырлар иде Дүшәмбе якларыннан. Кая гына барып чыксаң да, кем белән генә сөйләшеп китсәң дә, шунда берәрсе сиңа йә әбисенең яки хатынының, йә килене яки киявенең татар милләтеннән булуы турында искәртә. Искәртү артында горурлану хисләре дә чагылып китә. Шулай шул, безнең халык кая гына барып чыкмаган да кемнәргә генә уңдырышлы туфрак ролен үтәмәгән. Йөрәкле булу, дөньядан курыкмау да файдага гына дигән сүз түгел икән шул, җәмәгать!
Йомгак урынына
Ыгы-зыгылы, артык матавыклы дөнья белән мавыгып, без еш кына шөкер итә белү, үз асылың турында уйлану, чагыштырып карау hәм артка күз салу кебек нәрсәләрне истән чыгарабыз. Бәлки шуның өчендер дә безне әледән-әле кризис белән куркытып торалардыр. Бик азынып китмәсеннәр ди торганнардыр инде. Ләкин монда да бер куркыныч бар: монысына да өйрәнсәк? Егерме-егерме биш ел элекке заманга кайтып караганнан соң башыма менә шундый каршылыклы уйлар килде. Тагын өйрәнәсе була икән кризислы кырыс заман көен көйләргә.
Дүшәмбедәге дәүләт флагы эленгән колганың озынлыгы (165метр) Гиннессның рекордлар китабына кертелгән. Флагның буе – 60, иңе 30 метр, ә авырлыгы 700 кг
Базардагы иң үтемле товар – яңа пешкән көлчә
Шәһәр урамнарында милли киемле хатын-кызларны адым саен очратасың
Миңназыйм СӘФӘРОВ |
Иң күп укылган
|