поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
17.11.2014 Бәйрәм

Самарада чәк-чәк бәйрәме узды (ФОТО)

Һиҗри календаре буенча Яңа, 1436 ел кергән көнгә татар оешмалары тарафыннан бик күп чаралар билгеләнгән иде. Өлкә һәм шәһәр милли-мәдәни автономияләре, “Туган тел” оешмасы Киров мәйданындагы Литвинов исемендәге Мәдәният сараенда Сөмбелә халык бәйрәмен уздыру белән мәшгуль булса, “Ак калфак” оешмасы әгъзалары Сөмбеләгә дә, Чәкчәк бәйрәменә дә, Корбан ашына да өлгерергә тиеш иде.

Чәкчәк бәйрәме булгач, табында милли ашлар, өстебездә милли киемнәр, диварларда милли кул эшләре булырга тиеш, дип киңәш тоттык һәм шулай эшләдек тә. Хатын-кызларыбыз сандыкларында кадерләп сакланган истәлекле әйберләрне иртәнге якта Литвинов Мәдәният сараенда Сөмбелә бәйрәме күргәзмәсендә, аннары “Розалина” кафесындагы Чәкчәк бәйрәмендә күрсәттеләр. Менә Әлфия Ибәтуллина Шенталы районының Денис авылында яшәгән әбисе - 1921 елда туган Фәния Шәрәпова тукыган сөлгеләрне алып килгән. “Мин кечкенә чакта әбием кыш буе идән паласлары, кул сөлгеләре тукый иде. Аннары тукымаларны ике такта арасына кыстырып, ничектер турылаганын хәтерлим. Элеккеге заманнарда хатын-кызларга өйләрен җитешле һәм матур итү өчен бик күп эшләргә туры килгән бит. Башта кыр тутырып җитен чәчкәннәр, аннары аны йолкып киптергәннәр, талкышларда талкып йомшарткач, көлтә-көлтә бәйләп, суда тотканнар, аннары тагын киптергәннәр һәм, кояшлы көннәрдә кар өстенә җәеп агартканнан соң, эрләгәннәр. Шундый күп һәм авыр эш таләп иткән җитен җепләреннән әбиемнең шушы матур сөлгеләре барлыкка килгән. Тиздән аларга йөз ел тула инде, ә нинди ныклар”, - дип сөйләде Әлфия ханым.

Әлфиянең әнисе Вәсимә Рәсим кызы Гыйльманова да Денис авылының иң оста чигүчесе булган, диләр. Күргәзмәгә кызы алып килгән мендәр тышлары, самавыр япмалары, сөлгеләре һәм алъяпкычлары нәфис һәм зәвыклы итеп эшләнгән.

Тукучы әбисе һәм чигүче әнисенең эшен күреп үскән Әлфия үзе дә иҗат кешесе. Ул тегүчелек юнәлешен сайлаган. Үзенә дә, туган-тумачаларына да, дус-ишләренә дә ни теләсәләр, шуны матур һәм килешле итеп тегеп бирә ала.

Әлфиянең килендәше Әминә Ибәтуллина исә күргәзмәгә әнисенең – Алмалы авылында яшәгән Мәрзия Латыйпованың карават япмасын алып килгән. Вак чәчәкләр белән чигелгән ак япманың читләре үзе үк бәйләгән челтәр белән бизәлгән. Илленче елларда эшләнгән бу әйбер бүген дә кулланырлык – тукымасы ап-ак, ә нечкә ефәк җепләр белән чигелгән җыйнак чәчәкләре күзгә бәрелеп тормый, ә ничектер тыйнак кына елмаеп утыралар сыман.

Мин, “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Разия Әюпова, үзем дә кул эшләрен бик яратам. Яшьрәк чагымда намазлыкны үзем тегеп, читләрен борынгы татар чигү ысулы - тамбур җөе белән чиккән идем. Мондый әйберләр беркайчан да модадан чыкмый, зәвыгы булган кешеләрнең игътибар үзәгендә тора.

Менә “Бердәмлек” газетасы хәбәрчесе Эльмира Шәвәлиева да “Сөмбелә” күргәзмәсенә тамбур җөе белән чигелгән колак мендәрен алып килгән. Бу мендәрнең дә үз тарихы бар. Үткән җәйне әнисенең туган авылы Дәүләтколга кайткач, Эльмира Талига апасының кулында чиккән өстәл чүпрәге күреп алган һәм: “Нишлисең, апай! Бу бит борынгы татар чигеше! Андыйлар дөньяда калмады бит инде, ә син өстәл сөртеп йөрисең!” - дип, күз ачып йомганчы өстәл чүпрәген сумкасына тыгып куя. Самарага кайткач, ул аны яхшылап юа да, рәсемен, фотога төшереп, өендә калдыра, ә чигешне “Яктылык” татар мәктәбе музее хуҗабикәсе Асия Госман кызы Сәйфетдиновага илтеп бирә. “Балалар шушы өлге буенча чигәргә өйрәнсеннәр”, - дип бирсә дә, чигешнең оригиналы музейда урын ала, ә күргәзмәләргә чыкканда “Яктылык” шушы “өстәл чүпрәге” белән беренче урыннарны яулап килә икән. Менә шушы борынгы чигү өлгесе буенча Эльмира ханым чиккән мендәр тышы йөз елдан соң да татар чигеше үрнәге булып хезмәт итсен иде.

“Сөмбелә” бәйрәме күргәзмәсенә Асия ханым Сәйфетдинова үзе дә “Яктылык” балаларының кул эшләрен алып килгән. “Алтын инә” ательесы хуҗабикәсе Гөлнара Насыйрова бик матур калфаклар, изүләр һәм милли күлмәкләр, ә Гагарин урамындагы ательеларның берсендә эшләүче Мәдинә ханым Шәрипова мөселман хатын-кызлары өчен тегелгән күлмәкләр һәм баш киемнәре үрнәкләрен күргәзмәгә куйганнар.

“Розалина” татар ашлары кафесындагы Чәкчәк бәйрәме дә матур япмалар, сөлгеләр һәм намазлыклар белән бизәлгән залда уздырылды. Мәҗлескә чакырылган мөхтәрәм кунакларны - остабикә Асия апа Яруллинаны, Җәмигъ мәчетендә хатын-кызларны дин белеменә өйрәтүче мөгаллимәләр Сания һәм Рушанияне көткән арада Зәйнәп Әмирова, Рауза Әюпова, Разия Гыйззәтуллина, Нәсиха Ногайбәкова һәм башкалар үзләре пешереп килгән чәкчәкләрне, урамаларны, җимеш бәлешләрен һәм көлчәләрен өстәлләргә куеп чыктылар. Бәйрәм уңаеннан бигрәк тә бавырсаклар һәм чәкчәкләр уңган, өстәвенә аларны бик матур итеп бизәгәннәр дә әле. Өстәлләр артына ак яулыкларын һәм калфакларын киеп утырган хатын-кызлар бер-берсенә аш-су серләрен сөйләшеп туйгач, Әминә Ибәтуллина “Ак калфак” җырын сузып җибәрде, аңа башкалар да кушылдылар. Бернинди репетициясез-нисез, ә ничек матур яңгырый бит, ә! Шушы уңган хатыннарны хәзер үк сәхнәгә чыгарырга була!

Менә абыстайлар да килеп җитте. Алар Коръән сүрәләрен укыганнан соң, чалган корбаннарыбыз кабул булсын дип, шушы корбан мәҗлесенә корбан итләре җибәргән Рафаэль һәм Нәҗип Ибәтуллиннар, Наилә һәм Ринат Салькиннар, Фиргать һәм Аидә Йосыповларның гаиләләренә, Идрис Йосыпов, Галия Әюпова, Наилә Тимербулатова, Хәмит, Разия һәм Наилә Әюповаларның корбаннарына дога кылганнан соң, Сания абыстайны зур юбилее белән котладык. Ул ничәмә еллар буе шәкертләргә дин белемен укыта, татарларны дин юлына бастыра. Хәзер инде аның шәкертләренең күбесе үзләре дә мөгаллимәләр булып җитешкәннәр. Сания абыстайга исәнлек-саулык, хәерле озын гомер теләдек.

Өстәл артында Бөтендөнья “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Кадрия ханым Идрисованың сәламнәре, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты бюросы әгъзасы Фәхретдин Канюкаевның котлаулары яңгырады. Догалар укып, теләкләр теләп, абыстайлар өйләренә таралышкач та, “Ак калфак” оешмасы хатын-кызлары ашыкмадылар әле, аралашып, аш-су серләре, биредә урын алган кул эшләрен эшләү ысуллары турында сөйләшеп утырдылар.



"Чәкчәк" бәйрәменә чәкчәк пешереп килгән хатын-кызларыбыз.

 

Татар табыны шундый була.

Әминә һәм Әлфия ИБӘТУЛЛИННАЛАР әниләренең чигешләрен күрсәтә.
 


Разия ӘЮПОВА
Бердәмлек
№ 45 |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»