поиск новостей
  • 16.12 "Җәйнең бер көнендә" Камал театры, 19.00, 16+
  • 16.12 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 17.12 "Мең дә бер кичә" Камал театры, 19.00, 16+
  • 17.12 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 18.12 "Сары елга" Камал театры, 19.00, 16+
  • 18.12 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 19.12 "К.Ү.Р.КӘ" Камал театры, 19.00, 12+
  • 19.12 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 20.12 "Көл" Камал театры, 18.00, 16+
  • 20.12 "Сөяркә" Камал театры, 19.00, 16+
  • 20.12 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 21.12 "Сеңелкәш" Камал театры, 14.00, 12+
  • 21.12 "Сафлык музее" Камал театры, 17.00, 18+
  • 21.12 "Сөяркә" Камал театры, 18.00, 16+
  • 21.12 "Кечкенә Мирза" Тинчурин театры, 13.00, 0+
  • 21.12 "Кияүләр" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 23.12 "Хуш, авылым. Хыял" Камал театры, 19.00, 16+
  • 24.12 "Башмагым" Камал театры, 19.00, 16+
  • 25.12 "Шүрәлене көттегезме?" Камал театры, 11.00, 14.00, 6+
  • 25.12 "Көзге кайтаваз" Камал театры, 19.00, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 16 Декабрь
  • Сәрия Хәбибуллина - журналист
  • Хәсби Фазлуллин (1909-1995) - дирижер
  • Резидә Гасыймова - журналист
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
  • Казан шэхэрендэ Хэйдэр Бигичев урамында бер булмэле фатир арендага бирелэ. Студент кыз йэ егеткэ. Йэ ялгыз кешегэ. 2026нын июненэ кадэр. 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл, сочный колбасалар. Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 полкасында - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтасинский рн.
  • Кәҗә бистәсе, Яшьлек Метро станцияләре, Ибрагимова, Волгоградская, Фрунзе, Меридианная якларында студент егеткә кереп яшәргә фатир кирәк. Төрле шартларда килешергә мөмкин. 89377728278
  • Әссәләмү галәйкүм! Үгез итенә клиент җыям, алгы боттан,заказ 10кгдан-600сум,кг. Казанга алып киләм.89872600671
  • Актаныш ул.южная 1о соток. Дача тел.89625751843
  • Яшьлек метросыннан ерак булмаган (5мит)2 булмэле фатирнын 1 булмэсенэ эшли торган тэртипле татар кызы кертэм озак вакытка. 79534935777 Казан.
  • Казанда Восстания/Ибрагимова урамында урнашкан 2 бүлмәле фатирнын 1 булмэсе тәртипле кызларга арендага бирелэ. Комиссия юк. 89376001290
  • Климатик хезмәт күрсәтү: кондиционерлар урнаштырабыз, төзәтәбез, чистартабыз. Шулай ук сатабыз. 89377752225
Архив
 
17.11.2014 Могҗиза

Биектау тавыгы «Лә илләһа иллә Аллаһы» дип язылган ике йомырка салган (ФОТО)

Тормышыбызда әкияттәге алтын йомырка салучы тавыклардан да кәттәрәкләре бар икән. Биектау районы Коркачык авылыннан Рузалия апа Мортазина әйтүенчә, аның күршеләрендә «изге» тавык яши. Корбан гаете көннәрендә кикрикле бикә кабыгына «Лә илләһа иллә Аллаһы» дип язылган ике йомырка салган.

Корбан гаете көннәрендә Рузалия апа күршеләре Гөлчирә апага сәдака бирим дип кергән. Шулчак Гөлчирә апаның кызы Зөлфирә Рузалия апага хикмәтле йомыркаларны күрсәткән. Шуннан күршесе аларны мәдрәсә тәмамлаган Зөфәр исемле кешегә алып барган.
 
– Лә илләһа иллә Аллаһы дип язылган ич, – дигән ул.
 
 
Розалия апа күршеләре тавыгын «изге» ди
 
Рузалия апа, район газетасы журналистларына илтеп күрсәткәннән соң, йомыркаларны хуҗаларына кайтарган. Аларны күрергә теләп, бөтен эшебезне ташлап, без дә Коркачык якларына юл тоттык. Әмма Зөлфирә апалар йомыркаларны ашап бетерергә өлгергән икән инде. Ярый әле, Аллаһ мөһере сугылган хикмәтләр фотога эләгеп калган.
 
–  Ул йомыркаларны яшь тавык түгел, карт тавык салган, – диде Рузалия апа.
 
–  Каян беләсез соң? – дип гаҗәпләндем.
 
–  Зөлфирә кайсы тавыкның кая салганын белә ич инде. «Изге» тавык ул, суймагыз, үз үлеме белән үлсен, дидем.
 
 
 
Авыл халкын шаккатырган йомыркалар
 
Йомырка белән ботка пешмәгәч, һич югы изге тавыкның кыяфәтен күрергә теләп, Гөлчирә апаларга юл тоттык. Әмма Рузалия апа мине кисәтеп куйды: яше 80нән узган Гөлчирә апа да, гаиләдәге кечкенә балалары да чирли, шуңа да ишек ачмаулары ихтимал. Капкаларын шакысам да, кычкырып чакырсам да, кыңгырау төймәсенә баскаласам да, ишек ачучы да булмады, тәрәзәдә дә берәүнең дә нурлы йөзе күренмәде... Хәтта «изге» тавыкның кыткылдавын да ишетү насыйп булмады бит, ә!
 
Баксаң, изге тавыклар бездә генә түгел, башкортларда да бар икән. Өч ел элек Чакмагыш районында бер тавык «Аллаһ» дип гарәпчә язылган йомырка салган. Хуҗабикә Флүзә Гыйндуллина, гадәттәгечә, кетәклектә йомырка җыеп йөргәндә сәер язулысын күргәч, аны район имам хатибы Галим Шакировка күрсәткән. 2010 елда Корбан гаете алдыннан Башкортстанның Балтач районында тавык йомыркасында Аллаһ мөһеренә тап булганнар. Башкортларда «изге» тавыклар күбрәк булса да, безнекеләре әнә икешәрне сала.
 
«Казан нуры» мәчете имамы Алмаз хәзрәт Мөхлисов әйтүенчә, гарәпчә язулы йомырка искитәрлек күренеш түгел.
– Йомырка – үзе үк могҗиза бит ул. Аллаһ Тәгалә гарәпчә язылган йомырканы күңел күзе күрмичә, маңгай күзе белән күрүчеләр өчен җибәрә торгандыр. Йомырканы да, аны салган тавыкны да изгеләштерергә кирәкми. Моны гадәти әйбер буларак кабул итәргә кирәк.

Линар ЗАКИРОВ
Шәһри Казан
№ --- | 17.11.2014
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы