поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
14.11.2014 Шоу-бизнес

Әсхәт умыртка баганасын дәвалау буенча авторлык программасын булдырган (ФОТО)

Күптән түгел Казанда фитнес үзәкләре арасында пляж бодибилдингы һәм бикини буенча ачык чемпионат булып узды. Жюри әгъзалары арасында “Дөбер-шатыр” төркеменең экс-солисты, танылган җырчы Әсхәт төп хөкемдар иде.

Җырчы инде 30 елдан артык спорт “казанында кайный”. СССРның спорт остасы, ике тапкыр вице-чемпион титулын яулаган. Бүгенге көндә башкалабызның зур фитнес үзәкләренең берсендә баш тренер булып эшли. Гаиләгә дә, иҗатка да урын таба. Аның “Килче, килче яныма” исемле җыры исә хит-парадларның беренче баскычына менгән.
 
Әсхәт яшьтән үк физик тәрбияне һәм сәламәтлекне алгы планга куеп килә. Бүгенге яшәү рәвешендә дә болар ачык чагыла. Гаиләсе белән шәһәр читендәге өйдә яши ул. Урманда дисәң дә була. Эчү, тарту дигән начар гадәтләрне бөтенләй сөйми. Шулай ук файдалы һәм дөрес туклануны өстен күрә.
 
Бүгенге көндә Әсхәт кырыкка якын клиентына шәхси тренировкалар үткәрә. Араларында авыручылар күпчелекне тәшкил итә. Үзләрен формада тоту өчен йөрүчеләр дә шактый. Алар арасында Ләйсән Гимаева, Булат Бәйрәмов, Дилә Нигъмәтуллина, Данир Сабиров кебек татар эстрадасы йолдызлары да бар.
 
- Көн саен эшкә Казанга килеп йөрим. Гадәттә, иртәнге сәгать 5.00 тә йокыдан уянам. Иртәнге 6.30 да инде эштә булам. Ярты сәгать эчендә электрон почтама килгән хатлар белән танышам, җавап язам. Төгәл 7.00 дә шәхси тренировкаларым башлана. Алты сәгать буе берөзлексез! 13.00-15.00 сәгатьләр арасында бераз ял итеп, үз өстемдә шөгыльләнәм. Шуннан соң 20.00 сәгатькә кадәр эшемне дәвам итәм. Кайберәүләр тренерның эше юк ул, рәхәтләнеп утырып кына тора, дип уйларга мөмкиннәр. Әмма бик ялгышалар. Хәтта кеше белән сөйләшер вакытлар да булмый кайвакыт. Ике ел элек мин Мәскәүдә Доктор С.М.Бубновский үзәгендә укып, умыртка баганасын дәвалау һәм кире үз халәтенә кайтару буенча үземнең авторлык программамны булдырдым. Медицина оешмалары тарафыннан да расланды ул. Соңгы елларда минем янга умыртка баганасы белән бәйле булган грыжа, протрузия, сколиоз, лордоз, кефоз, коксоартроз кебек чирләр белән киләләр, электрон почтама хатлар язалар. Араларында йөрәк авырулары белән интегүчеләр дә юк түгел. Һәркайсына махсус күнекмәләр төзим. Дәваланырга килгән һәр кешенең кан басымын, йөрәк эшчәнлеген тикшерәм. Дәвалауның асылында мускуллар хәрәкәте белән организмга тонус кертү тора. Авыручыларның күбесе – медицина оешмаларында дәваланып та тернәкләнә алмаган кешеләр, – диде Әсхәт.
 
Тренер буларак Әсхәтне иң куандырганы: коляскада фитнес залга килүчеләрнең күпмедер вакыт эчендә аякка басып китүләре. Бер мисалны гына алыйк. Умыртка баганасы авыртып иза чиккән 25 яшьлек кыз килгән була. Нинди генә медицина оешмаларында, нинди генә профессорларда булмаган. Дәвалау өчен 200 мең сум тирәсе акчасы киткән. Әмма барысы да нәтиҗәсез. Соңгы ике айда әлеге кыз гарипкә әйләнгән дисәң дә була. Табиблар аңа Израильдә операция ясатырга кушалар. Сөенечкә, умыртка баганасын дәвалау һәм кире үз халәтенә кайтару буенча эшләнгән программа нигезендә Әсхәт аны 4 ай эчендә диярлек аякка бастыра. 6 айдан соң ул кыз үкчәле аяк киемнәрдән йөреп, руль артына ук утыра. Аягына басуына әле дә сөенеп туя алмый ул.
 
- Церебраль параличлы балалар белән дә эш итәм. Табиблар аларның күбесеннән баш тарткан. Янәсе аларны берничек тә үзгәртеп булмый. Мускулларны дөрес итеп симметриягә китереп, хәрәкәт координацияләрен ясыйбыз. Күнекмәләр шактый. Аларның барысын да сөйләп бетереп булмас. Иң куандырганы - әлеге программам нигезендә өметсез авыручыларымны аякка бастыруым. Хезмәтемнең нәтиҗәсе булуы, шулай ук шушы балаларның әти-әниләренең күз яше белән рәхмәт укуы кешеләргә ярдәм итәргә этәрә, - диде җырчы Әсхәт.
 
 
 
 

Эльза ГАЗИЗОВА
Интертат.ру
№ --- | 14.11.2014
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»