поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
16.11.2014 Җәмгыять

Самаралылар: Иң гүзәл татар кызлары Самарада яши (ФОТО)

Бөтенроссия “Татар кызы-2014” матурлык фестивалендә катнашу өчен Самара өлкәсендә яшәүче татар кызларын сайлап алу кастинглары узачагы билгеле булгач, интернет челтәрендә кызу бәхәсләр башланды. Кемдер аның турында: “Бу бик кирәкле чара, татар кызларының матурлыгын күрергә тиешләр,” - дисә, икенчеләре: “Кәфер уены, татарны мыскыл итү”, - дип бәяләде.

Төрле фикерләргә карамастан, бәйгедә катнашырга теләк белдерүче туташлар байтак җыелды. Сайлап алу кастингларында кызларның чибәрлегенә генә түгел, ә талантына, иҗади сәләтенә, сәхнәдә үз-үзләрен тота белүенә өстенлек бирелде. Нәтиҗәдә утыз өч чибәр арасыннан уникесе финалга үтте. Бу туташлар 8 ноябрьдә А.С. Пушкин исемендәге Тимерьюлчылар Мәдәният йортында Самара өлкәсенең “Татар кызы-2014” исемен яулау өчен көрәш башлады.

Самарада мондый чара беренче мәртәбә уздырылгангамы, чакыру билетлары күз ачып йомганчы таралып бетте. Чара башланырга әле бер сәгатьләр вакыт булуга карамастан, фойеда халык мыж килә иде инде. Өлкәннәр сабыр гына көтеп торса, яшьләр түземсезләнеп, әледән-әле сәгатькә күз салгалыйлар. Әнә Айгөл Галиеваны куәтләргә килгән Камилә Карабатырова да бәйге башланганын дулкынланып көтә.

- Айгөл - чибәр, ачык күңелле, рухи яктан бай кеше. Дустым бүген “Татар кызы-2014” исемен яулап, Мәскәүдә узачак бәйгедә катнашырга лаеклы, дип саныйм, - ди ул башкаларга күз ачарга да бирмичә.
 
Жюрида утырган Флорида Локмановадан: “Кызларыбызның Бөтенроссия бәйгесендә катнашып, призлы урыннар яуларга мөмкинлекләре бармы?” - дип сорамый булдыра алмадым. 
 
- Иң элек өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүровка рәхмәт әйтәсе килә. Ул авырлыклардан, чыгымнардан курыкмыйча шундый зур эшкә алынды һәм лаеклы рәвештә ахырына җиткерде.   
 
Ә кызларга килгәндә, алар барысы да чибәр, талантлы, шундый матур итеп җырлыйлар, бииләр. Тик менә кайберләре татар телен генә кирәк дәрәҗәдә белми, аралашканда кыенлыклар килеп чыккалый. Кызганычка, бәйгене оештыруга соңлабрак алындык. Вакыт күбрәк булса, бәлки, кызларыбыз татар телен бераз шомарткан булырлар иде. Шулай да, һәркайсы үзенчәлекле һәм “Татар кызы-2014” исеменә лаек. Барысына да чын күңелдән уңышлар телим, - диде Флорида ханым. 
 
Самара өлкәсе мөфтие Талип хәзрәт Яруллин да чараны ачканда шундый ук теләктә калды. Аның: “Иң матур кызлар Самарада яши, диләр бит, ә Самараның татар кызлары - аеруча гүзәлләр”, - дигән сүзләрен тамашачылар алкышларга күмде.
 
Менә сәхнәгә төз басып, салмак атлап, ихлас елмаеп берсеннән-берсе чибәр кызлар чыктылар һәм үзләре белән таныштыра башладылар, чөнки бәйгенең беренче сынавы - визит карточкасы дип атала иде бит. Кайберәүләр, чынлап та, татар телендә өздереп үз-үзләрен тәкъдим итә алмадылар шул.
 
Икенче сынауда чибәркәйләргә уңган хуҗабикә булуларын исбатларга кирәк иде. Алар алдан ук татар халык ашларын пешереп килгәннәр. Кызганычка, тәмле исләр аңкытып торган Гүзәл Алиеваның бәлешен, Кадрия Бикбаеваның пәрәмәчләрен, Алия Газизованың матур итеп бизәлгән чәкчәкләрен, Вәсимә Фардееваның кош телләрен тамашачыларга караш белән генә озатып, аларны авыз иткән жюри әгъзаларына көнләшеп карап торырга калды. 
 
Менә туташларның иҗади сәләтләрен күрсәтү вакыты да җитте. Күпчелегенең балачактан музыкага, җыр-биюгә өйрәнеп үскәнлеге күренеп тора. Лилия Сапукова, Кадрия Бикбаева, Руфия Кафиятуллова, мәктәп яшеннән милли бәйрәмнәребезне алып барырга өйрәнгән Эльвира Йосыпова сәхнәдә үзләрен бик иркен тоталар. Ә менә Әлмира Кәримова, Әлфия Мәүлүтова, Зөлфия Куҗиәхмәтова бераз каушадылар кебек. Шулай да һәр чыгыш алкышларга күмелеп, чын бәйрәм кебек кабул ителде. Афәрин, кызлар! 
 
Чибәркәйләргә, аларның искиткеч чыгышларына сокланып, якыннарының, дусларының, тамашачыларның көчле алкышларына кушылып утырган арада бәйге ахырына якынлашканын сизми дә калганбыз. Казан җырчылары Мөнир Рахмаев, Алсу Әбелханова, Самараның “Яктылык” татар мәктәбенең “Йолдыз” бию театры коллективының җырлары, биюләре жюри әгъзаларының дулкынландыргыч киңәш вакытын бераз “кыскартты” сыман.
 
Ниһаять, бәйгене алып баручы Линар Абсаттаров һәм Римма Гыйбадуллина чибәркәйләрне һәм җюри әгъзаларын сәхнәгә чакырды. Конкурс нәтиҗәләрен игълан итү алдыннан сүз өлкә “Туган тел” татар оешмасы президенты Ильяс Шәкүровка бирелде. 
 
- Бүгенге чарада Самара өлкәсендә әдәпле һәм әхлаклы, эчтән дә, тыштан да гүзәл татар кызлары яшәвен, аларның “Татар кызы-2014” исеменә лаеклы булуын күрсәтергә теләгән идек. Морадыбызга ирештек кебек. Мин бу чараны халкыбызның киләчәге өчен дә бик мөһим дип табам. Чөнки бүген сәхнәдә басып торучы гүзәлләребез киләчәктә гаиләләр корып, балалар табып, милләтебезне дәвам итәрләр, - диде Ильяс әфәнде һәм кызларны бәйгегә хәзерләгән “Мисс Россия” конкурсының региональ вәкиле, “Мисс Самара” конкурсы рәисе һәм model63 агентлыгы җитәкчесе Рафаэль Давыдовка һәм чараның иганәчеләренә рәхмәтләрен җиткерде.
 
Татар эшкуарларына ярдәм итү өлкә ассоциациясе директоры Наил Мостафин, үз чиратында, “Татар кызы-2014” өлкә конкурсын оештыручы Ильяс Гомәр улы Шәкүровка бүләк тапшырды. 
 
Кызлар, аларның дуслары һәм ата-аналар зарыгып көткән вакытны сузып, бүләкләүләр дәвам итте. Бәйгедә катнашкан кызларга “Ювелюкс” ювелир кибетләре челтәре, “IREN MICHEL” мода бутигы һәм “Mary Kay” косметика компаниясе сертификатлары һәм дипломнары, иганәчеләрнең бүләкләре һәм сертификатлары тапшырылды. Жюри әгъзалары да Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр белән бүләкләнделәр.
 
Менә ул, көтелгән мизгел! Тантаналы рәвештә “Татар кызы-2014” бәйгесенең җиңүчеләрен игълан итә башладылар. Анда да интриганы саклап, башта “Самар татарлары” интернет-сайтында тавыш бирү нәтиҗәләрен аның редакторы Римма Нуретдинова игълан итте. “Халык күңелен яулаган кыз” номинациясендә меңгә якын тавыш җыйган Эльвира Йосыпова исеме аталды. #cat casino регистрация #cat casino официальный сайт #cat casino бонус #cat casino зеркало #cat casino играть на деньги #cat casino официальное зеркало #cat casino бонусы #cat casino зеркало 2023 #cat casino фриспины #cat casino рабочее зеркало на сегодня #cat casino онлайн #cat casino рабочее зеркало 2023 Cat casino - играть сейчас на деньги - рабочее зеркало! #cat casino вход #cat casino официальный сайт бонус #cat casino бездепозитный бонус #cat casino онлайн #cat casino игровые автоматы #cat casino промокод #cat casino играть онлайн #cat казино онлайн #catcasino #уникальный бонус код cat casino #cat casino зеркало 2023 #cat casino бонус. 
 
Өченче урын, ягъни икенче вице-мисс исеменә “Ялкынлы яшьлек” ансамбленең биючесе Кадрия Бикбаева, беренче вице-мисс исеменә Шенталы районы, Денис авылы кызы Алия Галиуллина лаек булдылар. Буй-сыны, сәхнәдә тотышы, саф татар телендә сөйләшүе белән жюри әгъзаларын үзенә гашыйк иткән Айгөл Галиева лаеклы рәвештә Самара өлкәсенең “Татар кызы-2014” дип аталды. Аларның һәркайсына “Алтын инә” ательесы хуҗабикәсе Гөлнара Насыйрова таҗ кебек чигелгән калфаклар кидерде, ә "ИПОЗЕМбанк" исеменнән Ильяс Шәкүров акчалата бүләк тапшырды. Беренче урын өчен Айгөл туташка “Ювелюкс” ювелир кибетенең кыйммәтле муенсасы һәм “IREN MICHEL” бутигының киемнәр коллекциясенә сертификат тапшырылды.
 
Бәйге шулкадәр зәвыклы итеп, югары дәрәҗәдә оештырылган иде ки, һәркем тамашадан ләззәт алып утыргандыр, дип уйлыйм. Мондый конкурсларны оештыруда зур тәҗрибә туплаган Рафаэль Давыдов: “Минемчә, бүгенге чара Мәскәүдә узачак “Татар кызы-2014” бәйгесе дәрәҗәсендә узгандыр”, - дип әйтте. Бу, әлбәттә, оештыручыларга югара бәя бирү иде.
 
Шушы көннәрдә “Мәскәү комиссиясе фото- һәм видеорепортажлар буенча I Бөтенроссия “Татар кызы” матурлык бәйгесендә катнашу өчен Самара өлкәсеннән Айгөл Галиеваны сайлап алды,” – дигән хәбәр килеп иреште. Без шундук Айгөл туташ белән элемтәгә кереп, берничә сорау бирдек.
 
- Айгөл, бәйгегә хәзерләнү өчен бер ай буе Мәскәүдә яшәргә, конкурска әзерләнергә кирәк икән. Уку ягыннан проблемалар булмасмы?
 
- Мин Самараның федераль җәза бирү хезмәтенең юридик институтында (СЮИ ФСИН) укыйм. Әлбәттә, лекцияләрне калдырырга ярамый, безнең укытучылар бик таләпчән. Шулай да, уку йорты җитәкчелеге Бөтенроссия бәйгесендә катнашуыма каршы килмәс, дип уйлыйм.
 
- Өстеңә төшкән җаваплылык каушатмыймы? 
 
- Бераз бар. Шулай да, үз-үземне кулга алып, матур костюмнар, яңа номерлар әзерләргә тотынырга вакыт. Бөтенроссия бәйгесендә дә Самара өлкәсенең лаеклы вәкиле булырга тырышырмын, - диде ул.
 
Без Айгөлгә чын күңелдән уңышлар һәм җиңү яулап кайтуын теләп калабыз.
 
 
Самара өлкәсе “Татар кызы-2014” конкурсы финалистлары (сулдан уңга) Кадрия БИКБАЕВА, Айгөл ГАЛИЕВА һәм Алия ГАЛИУЛЛИНА.
 
 
Конкурсны оештыручы Ильяс ШӘКҮРОВ һәм хәзерләүче Рафаэль ДАВЫДОВ.
 
 
Бәйгедә катнашучы кызлар.
 
Хәмзә МОРТАЗИН фотосурәтләре.
 

Алия АРСЛАНОВА
Бердәмлек
№ 45 | 16.11.2014
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»