поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
04.04.2009 Җәмгыять

ХӘЛӘЛ ТУЙ НИНДИ БУЛА?

Cоңгы елларда “аракысыз туйлар” дигән төшенчә кулланылышка керә башлады. Аны ортодоксаль дин тотучы яшьләр дә, дөньяви, ләкин аек тормыш алып барган кыз-егетләр дә үз итә. Казанда принципиаль рәвештә бары тик аракысыз милли туйлар гына алып баручы тамада бар. Ул – Гамил НУР. Аның туенда булган кешеләр аракысыз мәҗлес тә күңелле узуына инанып, рәхмәтләр әйтеп кайтып китә.

– Нәрсә ул хәләл туй?

 

–  Мөселман туе ике төр­ле була. Берсе кырыс: мәҗлес вакытында ирләр һәм хатын-кызлар төрле бүлмәләрдә утыра. Коръән укыйлар. Кайбер илләрдә кунаклар кияү белән кәләшне күрә дә алмыйча кайтып китә. Бездә дә мондый хәл булуын ишетергә туры килде.

 

Икенчесе – барысы да күрергә күнеккән туй, ләкин табында спиртлы эчемлекләр, хәрәм ашлар юк. Мон­дый мәҗлесләрдә бию­ләр яки җырлар булса да, алар тыйнаграк уза. Тамадалар, андый туйларны оештыру авыр, диләр. Чөнки аек кешене уйнату, аның күңелен күрү җиңел түгел. Ләкин, минемчә, исерек туйлар еш кына “балаган”­ны хәтерләтә: кем ни сөйләгәнен белми, берсе керә, икенчесе чыга, ызгышлар да булгалый.

 

– Мондый туйларга ихтыяҗ бармы?

 

– Совет чорында хәләл туйлар онытылган. Хәзер кире кайта башлады. Диндарлар саны артса, аракысыз туйлар гадәти хәлгә әвереләчәк.  Мондый туйларга ихтыяҗ әк­ренләп үсә бара. Тик аны гадәттә әти-әни­ләр түгел, ә яшьләр үзләре сорый. Ләкин шул ук вакытта алар тамада урысча сөйлә­сен дип тең­кәгә тия. Әти-әниләрен озаклап аракысыз туйның матур булуына тө­шен­дерергә туры килә. Ә яшьләргә ике маңкорт яки килгән бер урыс кунагы өчен генә туйны урысча ясамаячагымны аңлатам. Беренче проблема тиз хәл ителә, өстәлгә аракы куйсагыз, бармыйм, ди­м. Бу – минем принципиальлек. Хәлемә кергән, шул ук вакытта аңламаган кешеләр дә була. Ә менә ике телле туйны бер телле итү проб­лемасы катлау­лырак. Казанда татар телле туйларны кире как­мыйлар, чөнки монда урыслар аз булса да татарча сукалый, аңлый.

 

Яңарак кына Чувашстандагы Тукай авылында туй алып барырга туры булды. Анда тантана шартлы рә­вештә икегә бүленә. Иң элек кыз ягында никах укыла. Анда башта ирләр чакырыла, аннары хатын-кызлар. Кичен яшьләр мәҗлесе уздырыла. Бер-ике атна үткәч, ЗАГСта рәсми теркәлү була һәм егет ягында икенче яшь­ләр туе ясала. Икенче көнне кияү йортында урта яшьтәге парларны җыеп, “кырымчык” мәҗлесе үткә­ре­лә. Ә өченче көнне исә өлкәннәрне туплап, Коръ­ән укыталар. Шушы рәвешле  мартның ике атнасында гына да дүрт туй узган.

 

Рамазан, Мөхәррәм айларында исә туйлар туктап тора икән. Тукайда без булган туйда ир-ат заты – бер, ә хатын-кызлар икенче якта утырды. Кызларның барысы да яулыктан иде. Берсе яулыксыз, анысы да Казаннан килгән иде. Туйда җыр, бию дә, нечкә юморлы мәзәкләр дә сөйләү булды.

 

– Аракысыз туйда күңелсез була, кунакларның кайберләре барыбер салып килә, диләр.

 

– Бу – әкият. Хәер, бар кеше өчен дә гарантия биреп булмый. Мин алып барган туйда андый бер очрак күзәтелде. Туй мәҗлесе вакытында кода исерек иде, мунчага кереп авылдашларын сыйлады. Туйда 70 кунак булды, борынын кызартып өч кеше йөрде. Шуларны гына хәтерлим. Эчкән кешене йә кабер, йә “кодлаштырып” дәвалау гына туктата ала. Андый кешеләр Кол Шә­рифтәге никахтан соң да трактирга китә.

 

Тик аракысыз туйның фәлсәфәсе өметсез исерекләр өчен түгел. Беренче чиратта ул яшьләрнең үзлә­ренә юнәлгән. Алар салырга яратучы туганнарына, “исерек авылга” сабак укый. Һәм бу сабак башка туйлардан мәгънәлерәк, матуррак, баерак килеп чыга. Аек баштан әйтелгән фикерләр төплерәк була. Теләкләрдән соң аракы, шәраб рюмкаларын чәкештерү түгел, ә чын күңелдән “амин” дип утырсалар, кү­ңел­лерәк, ихласрак чыга.

 


Римма БИКМӨХӘММӘТОВА
Ирек мәйданы
№ 12 | 27.03.2009
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»