|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.11.2014 Язмыш
Онытылмаса тәүге мәхәббәт...Бу вакыйгага күпме еллар узса да, яшьли сөйгән ярым әле дә йөрәгемдә саклана. Күрше авылга әбиләргә еш кунакка бара идем. Шунда кич клубка чыккач, очраттым да инде мин Фәнилне. Аның карашы, зифа буе гашыйк итте дә куйды. Ә бер мәлдә күзләр дә очрашты. Егет миңа карап елмаеп куйды. Шулай кич буе бер-беребезне күзләдек. Дискотека тәмамлангач, кайтырга чыктык. Күктә йолдыз атылды. Шулчак: “Фәнил мине озатса иде”, – дип теләк теләдем. “Бергә булсак ярар иде”, – диясе калган да бит! Икенче көнне төне буе яңгыр койды. Әмма шуңа да карамастан Миләүшә белән клубка чыктык. Ә анда дусты белән Фәнил дә бар иде. Без бергә бик озак сөйләшеп утырдык. Фәнил шәһәр егете икән. Ә мин – гади авыл кызы. “Миңа карамастыр бу егет”, – дип уйлап куйдым. Әмма ул мине озата кайтты. Без дуслашып киттек. Күңелле очрашулар шулай дәвам итте. Ә берсендә клубта Фәнил булмагач, кайтып кына яткан идем, ул өйгә килеп җитте. Сандугач кебек сайрый гына. Әбиемнән оялып чыкмадым. Ә икенче көнне Фәнилнең китеп барганын белдем. Саубуллаша да алмадык. Икенче җәйдә Фәнил тагын кайтты. Без бәхет диңгезендә йөздек. Әмма бу озакка бармады. Бер көнче кыз араны бозды. Икенче бер егетне котыртып куйган: без парлашып клубтан кайтып барганда, арттан килеп теге егет кочып алды. Җитмәсә, милиция киеменнән. Шул арада кызлар Фәнилгә: “Бу бит аның егете”, – дигәннәр. Фәнил китеп барды. Озак та үтмәде Фәнилнең хастаханәгә эләккәнен хәбәр иттеләр. Барып керсәм, ни күрим теге көнче Алия дә шунда утыра. Сер бирмәдем, Фәнилне дәваларга тырыштым. Вакыт уза торды. Мин укырга кердем. Уемда гел Фәнил генә иде. Бервакыт ул авылга Сабан туена кайтты. Ә мин, тиле, горур басып торам. Янәсе, егеткә үпкәм бар. Эндәшмәгән булам. Шулай итеп яңадан дуслашып булмады.
Укуны бетергәч, юллама белән эшкә җибәрделәр. Шунда бер бәйләнчек егет ике айлап артымнан чапты да, урлап алып китте. Чыгып китмәсен дип бикләп үк куйдылар. Икенче көнне туганнарым килеп җитте. Арабызда берни булмаса да, мине кире алып кайтмадылар. Янәсе, мин – урланган кыз. Шулай итеп яратмаган кеше белән яшәп калдым. Җитмәсә, ирем салырга да ярата. Бер мәгънәсез тормыш дәвам итте. Улым туды. Фәнил дип исем бирәсем килгән иде. Тик иремнең андый исемле туганы бар икән. Бу хыялым да тормышка ашмады.
Озакламый Фәнил дә марҗага өйләнде. Тик озак тора алмадылар. Берничә ел элек өйдә телефон шалтырады. Алсам, теге якта Фәнил тавышы. “Бу – мин, таныйсыңмы?” – ди. Шатлыгымнан ир хатыны икәнемне дә оныттым. Нишләргә белмәдем. Хәзерге кебек кесә телфоны юк иде әле ул чакта. Шуңа элемтә өзелде. Арабызны бутаган Алиянең дә бәхете булмаган. Бала сөя алмыйча интегә ул. Мин дә бәхетсез. Ирдән уңмадым. Ярата, яраттыра торган ир очраган булса, бәлки Фәнилне оныта алган булыр идем. Болай газапланып яшәү бик авыр бит. Алга таба ничек яшәргә соң? Чәчләргә чал йөгерсә дә, әле дә аны яратам. Аны уйлаганда йөрәгем шашардай булып тибә. Сизәм – аңа нидер булган. Исән генә булса иде Фәнилем! Бәлки, бер очрашып булыр әле...
Психолог Альбина Сафина киңәше:
– Газапта яшәгән хатын-кыз кызганыч. Никтер элегрәк хатын-кызлар үз бәхете өчен көрәшә алмаган. Кеше сүзеннән куркып, яртмаган кеше белән яшәгәннәр. Ә бит дөньяда бер генә яшибез. Һәркем үзенә кирәкле кешесе белән яшәргә тиеш. Яратышып гомер иткәндә генә гаиләдә татулык була. Балалар үзләрен бәхетле хис итә. Ә Рәзинәнең хатыннан күренгәнчә, аның күңелендә сагыш ята. Яраткан кешесе белән бергә була алмаучылар күп. Әмма алар тормышта бәхетле булырга омтылалар. Үзләренә ниндидер җанына рәхәт бирә торган шөгыль табалар. Рәзинәгә Фәнилне дуслары, туганнары аша эзләргәдер, бәлки. Үзегезне бимазалап яшәмәгез. Бәлки, бер күреп сөйләшү дә хисләрегезне ачыкларга ярдәм итәр. Кайчакта, кем өчендер ут йотып яшисең дә, әмма очрашып бер генә сөйләшүгә үк, иремнән дә кадерле кеше юк икән дисең.
РӘЗИНӘ |
Иң күп укылган
|