поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
13.11.2014 Ир белән хатын

“Көнче күбәләк”нең канаты көя

Сиксәненче елларда “Казан” шифаханәсендә утыз биш яшьләр тирәсендәге Наилә исемле сөйкемле генә ханым белән бер бүлмәдә ял иткән идек. Аның елый-елый сөйләгән сүзләре хәтеремнән һич җуелмый.

– Инженер-химик мин, фәнни-тикшеренү институтында эшлим, – дип сүз башлаган иде ул. – Ил буйлап командировкаларга йөрергә туры килә. Башкала үзәгендәге өч бүлмәле фатирыбызны минем эштән бирделәр, хезмәт хакым да ярыйсы, тормыш алып барырга җитә. Ирем, ике улым бар. Ирем Мәсхүт беренче һәм бердәнбер мәхәббәтем иде, бер вузда укыдык, соңгы курста өйләнештек. Инициативасызлыгы, битараф-үшәнлеге сәбәпле, ул эшендә югары баскычка күтәрелә алмады. Ә салырга ярата, шуңа бер урында озак тотмыйлар үзен. Аңа минем өйдә тормавым, чегән кебек шәһәрдән-шәһәргә йөрүем ошамый, юкка көнләшеп үзәгемә үтә. Минем яраткан, акчалы эшемне, үземне хөрмәт иткән коллективны алыштырасым килми. Ни дисәң дә, тормыш йөген үзем җигелеп тартып барам бит. Мәсхүткә ике дөнья бер морҗа, аңа эчәргә, тәмле ашарга, туйганчы йокларга булсын. Мәктәптә укучы ике улымны әтиләре белән калдырып юлга чыгып киткәч тә, гаиләм өчен ут йотам: “Тамаклары ач түгелме, авырмыйлармы, мин биреп калдырган акчаны тәртипләп тоталармы, әтиләре исереп кайтып, газны яки суны ачык калдырмады микән?” – дип борчылам. Кайсы шәһәргә килеп төшсәм дә, өйгә чылтыратып, хәлләрен белергә тырышам (ул чакта кәрәзле телефоннар юк иде әле – авт.) Ерак юллар урап, арып-талып, бүләк-күчтәнәчләр төяп, якыннарымны ихластан сагынып, күңелем тулы сөю хисе белән өйгә ашкынып кайтып керәм. Бусагадан атлауга, балаларым кочагыма сарыла, берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә, мәктәптәге, өйдәге яңалыклар турында сөйли башлыйлар. Ә ирем, мәсхәрәле елмаеп, теш арасыннан: “Ну, нихәл? Күңелле ял иттеңме? Миннән шәбрәк партнер таптыңмы? Аннан канәгать калдыңмы?” – дигән сүзләрне сытып чыгара. Гел шулай. Нахак бәгырьгә бик каты тия бит ул, яла якканына рәнҗеп, күп яшь түктем. Аңа гына тугрылыклы икәнлегемә ант итүләремнең дә, ул аек чакта әлеге теманы уртага салып сөйләшүләрнең дә файдасы тимәде: ул нахак белән җанымны яралавын гына белде. Шулай итеп, мине соңгы чиккә китереп терәде. Чираттагы командировкадан кайтканда, “Ленинград-Мәскәү” поездына плацкарт вагонга билет булмады, аптырагач, кыйммәт бәягә булса да, купега алырга туры килде. Ә анда һинд киносы актеры Радж Капурга охшаган, үтә дә чибәр, ачык йөзле, тәмле телле, юмарт подполковник белән Мәскәүгә кадәр икәүдән-икәү генә кайтырга туры килде. Ул мине вагон-ресторанга кичке ашка чакырды, каршы килмәдем. Ә аннан соң... иремә үч итеп, үз гомеремдә беренче мәртәбә чит-ят ир куенына кердем. Бу очраклы мәхәббәт уеныннан ләззәт кичермәдем мин. Иремнең даими рәвештә хаксызга рәнҗетүенә түзә алмаганга гына шушы түбәнлеккә барсам да, соңыннан үкенеп бетә алмадым. Кайткач балаларыма туры карарга кыенсындым. Әйтерсең, хыянәтем маңгаема корым белән язылган иде. Бу юлы инде мин иремнең мыскыллы карашыннан элеккечә сыгылып төшмәдем. Аның эчә-эчә тоныкланган күзләренә туп-туры карадым да: “Котлыйм, теләгеңә ирештең!” – дип, күз яшьләремне күрсәтмәскә тырышып, ванна бүлмәсенә кереп киттем. Миңа үз тәнем ят һәм үтә дә пычрак кебек тоелды, кат-кат юындым, әмма гөнаһымны, үкенечле хисләремне су гына агызып китә алмый иде шул инде...

Кызганыч, көнләшеп нахак ягулар, бер-береңне түбәнсетү-рәнҗетүләр, ихтыяри яки мәҗбүри (Наилә ханым мисалындагы кебек) хыянәтләр гаиләләрдә еш очрый. Психолог-журналист Наталья Правдинаның бик акыллы киңәшләрен укыган идем мин. “Үз-үзен яратырга, хөрмәт итәргә сәләтле кеше башкаларга эчке дөньясында казынырга рөхсәт бирми, үзе дә казынмый, – дип язган ул. – Әлеге халәттән хыянәткә мөнәсәбәтне үзгәртеп кенә котылып була. Әгәр иреңнең хыянәтен сизенсәң, күз яшьләре, тавыш-гауга чыгару юлы белән аны үзгәртә, вәзгыятьне көйли алмыйсың. Бер хезмәттәшемнең ире “уҗымга” йөри башлаган иде. Ә танышымның гаилә, бала мәшәкатьләренә чумган, үзен карарга, кадерләргә вакыт тапмаган чагы иде. Зирәк хатын, эшнең асылын сизгәч, бала караучы яллады да, тиз генә эшкә чыкты, яхшы гына хезмәт хакы ала башлады, кыяфәтен үзгәртте, яңа киемнәр алды, матурлык салоннарын да читләтеп үтмәде, кеше арасында дәрәҗәсе артты. Нәтиҗәдә, башка ир-атларның да күзе төшәрлек сөйкемле, җитез, дәртле, очкынлы карашлы, булдыклы хатынга әверелде. Ире бик тиз аңына килде. Гаиләдә тигезлек урнашты. Зирәк хатын инде ял җитүгә: “Кадерлем, бу юлы кая барабыз? Көнебезне ничек кызыклы итеп үткәрәбез?” – дигән сорауларны чит-яттан түгел, ә үз иреннән ишетте”.
 
Тормыштан алынган бу мисалда әлеге хатынның аек акылы, эчке сизгерлеге ярдәмгә килгән. Ул, тирә-юнебездәге кайберәүләр кебек, мескенләнү, үзенә яхшы мөнәсәбәт теләнү юлына басмаган. Үзен дә, гомерлек парын да түбәнсетеп, сөяркәләрнең чәчен йолкып, тәмсезләшеп, талашып йөрмичә генә, ирен йөгәнли алган. Ир-ат аш-суны тәмле пешерүебез, баланы оста каравыбыз, тузанны даими сөртеп, керне чиста юганыбыз өчен генә мөкиббән китми шул, тормышта үз-үзен һәрьяклап күрсәтә белгән, аягында нык басып торучы замана хатын-кызының үз өендә дә кадере зуррак. Чөнки аның тышкы кыяфәте күз төшәрлек булуы өстенә, эчке дөньясы да гармониядә, аның үз кадерен үзе белүе, күңел көрлеге сизелеп тора. Ир-ат халкы хатын-кызны буйсындырырга яратса да, колбикәне яратмый. Алай да, әгәр өйгә хыянәт керсә, нишләргә соң? Авыр булса да, башны аска имәскә, мөнәсәбәтләрнең тамырына балта чапмаска кирәк. Бу күңелсез хәлнең ни сәбәпле килеп чыгуын салкын акыл белән анализлап карау, гаепне иң элек үзеңнән эзләү зарур – хаталарны тизрәк төзәтергә ярдәм итәр. Иң мөһиме – бөтен дөньяга ачу сакламау, вату-җимерү юлына басмау, чөнки артык “көнче күбәләк”ләнеп, чамасыз кыланып, көл өеме өстендә ялгыз басып калуың бар. Ир-атның күңеленә иң туры юл – ашказаны аша. Үз-үзен тәртипкә китереп, тәмле ризыклар әзерләп, көнчелек хисен йөгәнләп, тәмле телен, назын кызганмыйча, иренең табигый ихтыяҗын канәгатьләндереп, аны гаилә мәшәкатьләренә, бала тәрбияләүгә, төрле бәйрәмнәргә җәлеп итеп, вакытлыча кризисны сабырлык белән уздырып җибәрә белгән хатыннар ялгыз калмый, балаларын да әтиледән әтисез – ятим итми. 

Хәмидә ГАРИПОВА
Татарстан яшьләре
№ 50 |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»