|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.11.2014 Милләт
Мә хәзә бәйтүн?Баланың теле ачылуга, кайчан һәм ничек сөйләшә башлавына тирә-юньнең йогынтысы искиткеч зур дип әйтсәм, әллә ни ачыш та ясамам. Әмма татар гаиләләрендә килеп туган хәлләр, ана теленә мөнәсәбәт күпкә катлаулырак. Гаиләдә үзара татар телендә сөйләшүче ата-аналар да саф ана телендә генә аралашмый икән. Үзебез дә моның шулай икәнен бала сөйләшә, без әйткәнне кабатлый башлагач кына аңладык. Ату пычрак керә... Кулланылышка кергән кайбер сүзләрнең рус телендә әйтелгәнен дә улым Әнвәрнең авызыннан ишеткәч, аптырап калдым. Теле бик иртә ачылып, сөйләшә башлавы безнең өчен бер сөенеч булса, һәр сүзне кабатлавын көтелмәгән яңалык буларак кабул иттек. Чөнки ул да нәкъ безнең кебек сөйләшә башлады. “Ату пычрак керә”, “пока юк”, “потом”, “потому что”, “конечно” кебек телгә килеп кергән “паразит” сүзләрне без шунда ук юкка чыгара башладык, ягъни кулланмаска тырыштык. Ачуыбыз чыкканда да итагатьле генә сөйләшәбез. Чөнки андый сүзләрне сабыйларның җайлы итеп кенә башкалар алдында кабатларга торуын бала үстергән һәркем аңлый торгандыр. Шулар урынына “алайса”, “әкәмәт”, “хәлләр булган”, “менә шулай”, “шәп”, “шәп булган” кебек хис-тойгы белдерә торган сүз һәм сүзтезмәләрне өйрәтергә тотындык. Сабыйлар өчен андый сүзләр дә бик кирәк икән. Бигрәк тә үз сүзен раслап куярга тырышучы балалар үсә бит хәзер. Тырыша торгач, теләгебезгә ирештек: бала теге сүзләрдән бизде, татарча гына сөйләшә башлады.
Мама, папа эштә?
Рус сүзләренең күбесе мультфильмнар аша килеп керә. Мәсәлән, “Маша һәм аю” мультфильмын балалар бик ярата, чөнки анда хәрәкәт күп. Хәрәкәт аша барысын да аңлап утыра. Машаның теше авыртканын да белә, үзем дә конфет-шоколад ашамаска кирәклеген сөйлим. Әмма бала сөйләменә кабат русча сүзләр, сүзтезмәләр килеп керә. “Хочу есть”, “скорую вызывали”, “не дам”, “мама-папа” кебек сүзләрне куллана башлый. Хәзер инде күбесенең тәрҗемә, алыштыра торган сүзләр икәнен дә аңлый башлады кебек. Әти – папа, әни – мама дип кабатлап та йөргән иде. Балалар өчен татарча электрон әлифбалар, уенчык хәрефле компьютерлар кирәк. Мәсәлән, русча электрон “Букварь” ул русча сөйләшә, русча җырлый, баланың фикерләвен дә русча үстерә. Татар гаиләсендә үскән сабый анда әйтелгән күнегүләрне аңлап та бетерми, әмма ул аларны кабатларга мәҗбүр. “Әни, сау бул, дип әйтте ул”, – ди. Электрон “Букварь” ябылганда хушлаша икән. Их, татарча булсын иде ул, безнең дә бит тизәйткечләр, табышмаклар, балалар шигырьләре, җырлары җитәрлек. Күпме генә эзләсәм дә, андый уенчык, электрон татар телле “Әлифба”ларны таба алмадым. Белүчеләр булса, бәлки ярдәм итәрсез.
Хәзер инде нишләргә? Аптырагач, “Татармультфильм” оешмасы тарафыннан төшерелгән мультфильмнарны карый башладык. Бала аларны өч минут та карамый, уенчыклары янына китә. Белгечләр моңа бәяне үзләре бирер, әмма аны 3 яшьлек бала да, 8 яшьлеге дә карамый, махсус сынап карадым. Хәзер мөмкинлекләр бар, балалар өчен мультфильмнарны башкачарак та төшерергә булыр иде. Безгә әле дә балалар рәхәтләнеп карый торган үзебезнең героебыз җитми. Шул ук Шүрәлене төрле хәлләргә куеп уйнатырга мөмкин булыр иде. Бер “Шүрәле” мультфильмы ясадылар да, шуның белән вәссәлам. Шәхсән минем өчен үз телемдә, Тукай шигырьләрен дә кулланып эшләгәннәре өчен генә кадерле алар. Әмма бала карарлык итеп төшерелмәгән, шунысы борчуга сала.
Һәрвакыт җыр-музыкага кушылып авызын ачкан улыбызга без “Туган тел” шигыренең беренче куплетын ятлаттык. Интернеттан әлеге җырны башкаручыларны тыңлыйбыз. Илһам Шакиров, Салаваттан башлап үзе кебек балаларның да шушы җырны башкарулары ошый. Тагы, тагы дип кенә утыра. Алар хәзер йокларга кайтып киттеләр дигәч кенә туктый. Рәхмәт Тукаебызга, уңдык без бу шигырьдән. Шул шигырьне ул хәзер әби-бабайга да, машиналарга да сөйли. Үзе генә уйнаганда, машинада йөргәндә җырлап та җибәрә. Әлли-бәлли-бәүгә көйләп, йокларга да яткан була.
Телләр өйрәнәбез
Соңгы вакытта өйдә гарәп теле өйрәнүебез дә балага тәэсир итми калмады. Авыз ачып бер сүз әйтеп булмый, кабатларга гына тора. Гарәп теленең күп сүзләре безнең сөйләмдә бар, шуңа да якын тоелдымы, бала һәр әйткән сүзне отып бара. Шулай бакчадан кайтып киләбез. Улым, безгә бүген авылдан апа килә, ул монда укырга килә, дип сөйлим. Ул бер дә аптырамады: “Алайса, мә хәзә бәйтүн”, – дип куйды. “Әйе, улым, мә хәзә? Хәзә бәйтүн. Хәзер өйгә кайтып җитәбез”, – дип җавап бирмичә булдыра алмадым.
Телне өйрәнү өчен, чыннан да, җирлек кирәк. Әгәр дә без татар гаиләсендә татарча сөйләшмибез икән, ул бала татар телендә аралашмаячак. Чит тел, бигрәк тә рус теле, аңа урамда да, телевизор аша да, балалар бакчасында да йогынты ясаячак. Татар телен өйрәнү соңгы вакытта гадәти күренештән бигрәк курчак уенына әйләнеп бара. Аралашмыйбыз, кулланмыйбыз, әмма һаман өйрәтергә тырышабыз. Игътибар итсәгез, үзебез дә элеккегә караганда татарча азрак аралашабыз бит. Һәм моңа бик аптырамыйбыз да.
...Балалар бакчасының татар төркеменә эләгүебезне соңрак кына белдек. Ә кайбер катнаш гаиләле ата-аналар моңа канәгать тә булмады. Балаларга татарча әкият укыйсызмы, нинди шигырьләр өйрәндегез, татар телендә күбрәк белүен телисезме, кебек анкета сорауларына җавап биргән идек. Кемнәрдер “әйе” дип язганда, күпчелекнең “юк” дигәненә гаҗәпләнергә дә кирәкми. Араларында Тукай язганча, “сознательныйлары” да юк түгел: “Татар телен өйрәнү кирәк”, – ди андыйлар.
Рәсимә МУЛЛАЯНОВА |
Иң күп укылган
|