|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.11.2014 Дин
Казандагы авиаһәлакәттә үлгәннәр рухына багышлап мәчетләрдә дога кылыначакУзган ел 17 ноябрьдә "Казан" аэропортында булган фаҗига турында хәбәр таралып, җәмгыятьне тетрәндергән иде Бу атна җомгасында һәм шулай ук 17 ноябрьдә республика мәчетләрендә, бер ел элек авиаһәлакәттә гомере өзелгәннәр рухына багышлап, догалар кылыначак. Татарстанның барлык мәчетләрендә мөселманнар Аллаһы Тәгаләдән мәрхүмнәрнең урыннарын җәннәт түрләреннән итүне, туганнарын, якыннарын, дусларын югалтканнарга ныклык, сабырлык сорап дога укыячаклар. “Кайгылы сынауларга, зур хәсрәтләргә тарганнарга Аллаһы Тәгалә үзе ярдәм итсә иде! Барыбыз да Аллаһтан килдек һәм Аллаһка кайтачакбыз”, - диделәр ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә.
Искәртеп узабыз: узган ел 17 ноябрьдә "Казан" аэропортында килеп чыккан фаҗига турында хәбәр таралып, күңелләрне тетрәндерде. Мәскәүдән Казанга очып кайтучы "Boeing 737-53A" самолеты аэропортка төшкәндә һәлакәткә юлыкты. Авиаһәлакәттә берьюлы 50 кешенең гомере өзелде. Бу кайгылы көннәрдә илебез, республика җитәкчелеге, дин әһелләре, гади халык фаҗигагә юлыгучыларның туганнарының, якыннарының кайгысын уртаклашты. Мәчетләрдә, чиркәүләрдә фаҗигагә юлыгучылар рухына аталып догалар кылынды. Казанда 30лап Коръән-хафиз һәм шәкерт мәрхүмнәр рухына багышлап Коръән-хәтем чыкты. Башкаланың Әл-Мәрҗани мәчетендә очкыч һәлакәте белән бәйле фаҗига корбаннарын дога белән искә алдылар. Мәрхүмнәр рухына җеназа намазы укылды.
|
Иң күп укылган
|