|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.11.2014 Җәмгыять
Быел юбилеен бәйрәм итүче Люция Фаршатова яшәргә авылга күчкәнЧир китсә дә, гадәт китми, диләр. Өлкәнрәк яшьтәге укучыларыбыз да, редакциягә килеп чыксалар, элеккеге гадәт буенча Люция Фаршатованы эзлиләр. Чөнки беләләр: Люция күңел җылысын да кызганмый, киңәш-табышка да бик оста, ярдәм итәргә дә һәрвакыт әзер. Күрешә алмагач, кәефләре кырыла. “Люцияне күрергә генә килгән идем”, – диючеләр дә бар. Аны үзебез дә бик сагынабыз. Бу яктан без бәхетлерәк, әлбәттә. Әллә нигә бер килеп чыкканда рәхәтләнеп сөйләшәбез, киңәш-табыш корабыз һәм... тагын килүенә өмет итеп калабыз. Чөнки хезмәттәшебез яз көне “җәйге каникул”га гына китеп барган сыман иде. Монысы да бик кирәк. Люциябез, сөбханалла, бик бай безнең. Дүрт оныгы Биектау районындагы Өбрә авылына – дәү әнисе белән дәү әтисе янына кайтырга атлыгып кына торалар. Шулай булмый-ни! Бу якларның матур табигатен бит сөйләп тә бетерерлек түгел. Өстәвенә Люция белән Илдус бик тә авыл җанлы кешеләр булып чыкты. Инде ничә еллар шәһәрдә яшәгәннән соң, уйлаштылар да авылга күченделәр. Бакчаларында ни генә үстермиләр, тирә-яклары чәчәккә күмелгән. Кош-корт асрарга да иренмиләр. Мунчасын да ягып кына торалар. Шуңа кунаклар өзелеп тормый үзләреннән. Кыскасы, балалар өчен дә, оныклар өчен дә менә дигән сәламәтлек үзәге! Менә шушы рәхәтлеккә Люция әллә инде үзе дә ияләшеп киттеме, “җәйге каникул”ы озынгарак китте... Югыйсә редакциядә тавык чүпләп бетерә алмаслык эшләр көтә аны. 31 ел гомерен “ВТ”да эшләп, шуның 16 елын нәкъ менә хатлар бүлегенә багышлаган кеше бит ул Люция. Ул гына да түгел, аның янында “социаль мәсьәләләр” дигән сүзе дә бар. Бу – кеше язмышы, бетмәс-төкәнмәс сораулар һәм җаваплар дигән сүз. Ул үзе дә “социаль проблемалар – ул минеке” дип әйтергә ярата. Редакциядәге эшен корректор булып башлаган, аннан авыл хуҗалыгы, сәясәт бүлегендә эшләп алган, җаваплы секретарь урынбасары да булган. Ә менә социаль мәсьәләләрдә “туктап калган”. Моның сере бик гади: Люция кешеләр язмышына битараф түгел. Ул гына түгел, журналистика бүлегендә укучы студентлар да, яшь журналистлар да Люция апаларына елыша иде. Ә ул аларга ярдәм итүдән тәм тапты. Люциянең тәҗрибәсе дә, белеме дә янәшәсендәге бар кеше өчен җитәрлек булды. Шуңа күрә дә аны төрле якка “тарткалап” та карадылар. Лаеклы ялга чыкканын гына көтеп тордылар да Журналистлар берлегенә чакырдылар. Каршы килергә базмады, ә күңеле белән гел “Ватаным Татарстан”да булды үзе. Ахыр чиктә түзмәде, кире кайтты. Үзебезгә дә бик кирәк шул ул. Хәер, яхшы эшләгән кешене һәркайда тиз күрәләр, берлектә барыбер “итәгеннән тотып” калдылар. Хәзер анда ветераннар белән эшли. Әлеге дә баягы, гел шулай башкаларга яхшы булсын дип йөгереп йөрүе.
Бу көннәрдә Люция үзе дә матур юбилеен каршылады. Коллектив исеменнән дә, күп санлы укучыларыбыз исеменнән дә ихлас күңелдән котлыйбыз! Исән-сау булып, иминлектә, тигезлектә яшәргә язсын. Безне дә ташлама, Люция. Укучылар язган хатлар да көтә сине. Бигрәк тә конверт тышына “Люция Фаршатовага” дип язылганнары.
Фәния ӘХМӘТҖАНОВА |
Иң күп укылган
|