поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
12.11.2014 Мәгариф

Мәгариф министры театрларга йөрүне тыймый

Соңгы вакытта: «Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы укучыларны театрларга, музейларга алып бару өчен акча җыюны тыя», – дигән сүзләр еш яңгырый. Бу сүзләр премьер-министр урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов муниципаль берәмлекләрнең мәгариф идарәләренә, 7 октябрьдән башлап ата-аналардан теләсә нинди ихтыяҗларда акча һәм башка матди байлыклар җыюны тыярга, дигән хат юллагач куерды.

Әлеге хат мәктәп җитәкчеләренә килеп ирешүгә, беренче чиратта «Әкият» татар дәүләт курчак театры белән Габдулла Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачы театры кыен хәлдә калды. Чөнки сыйныф җитәкчеләре балаларны күмәкләп театрларга алып килми башлады.

– Әлеге яңалык  беренче чиратта балалар театрларына кагылды, – диде «Әкият» татар дәүләт курчак театры директоры Роза Җаббарова. – Без атна уртасында да балалар белән эшлибез бит. Алар сыйныфлары белән театрга культпоход оештыралар иде. Соңыннан спектакль турында фикер алышалар. Безнең репертуарда балалар өчен 40 спектакль бар. Туфан Миңнуллинның гына җиде әсәре бара. Фестивальләргә баргач та, балаларны татар фольклоры белән  таныштырганга шаккаталар иде. Безнең спектакльләр – республиканың визит карточкасы, дияр идем.  Артистларыбыз гастрольләргә баргач, аларны Алабуга районы мәктәпләренә кертмәделәр. Азнакай, Түбән Кама шәһәрләрендә өч спектакль урынына берне генә уйнарга туры килде. Без бу хәлгә бик борчылдык.
 
Габдулла Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачы театры администраторы Любидә Йосыпова да үзләрен, әлеге хатны, дөресрәге, ата-аналардан акча җыюны сылтау итеп, Казандагы балалар бакчаларына, мәктәпләренә кертми башладылар ди.
 
– Балтачта сөйләшеп, билетларны  сатарга калдырып кайткан идек. Аннары рөхсәт бирмичә кире бордылар. Безнең репертуарда – уннан артык спектакль. Аларның һәркайсы диярлек мәктәп программасына кертелгән, – ди ул.
 
Мәгариф һәм фән министрлыгы исә үз якларыннан андый тыю булмады дип бара.
 
– Безнең тарафтан бер генә мәктәпкә дә, мәгариф идарәсенә дә балаларны күмәкләп театрларга, концертларга, күргәзмәләргә алып баруны тыю хакында хат булмады, – дигән министр Энгель Фәттахов ТНВ каналында чыгучы  «Белем дөньясы» тапшыруында. –Бу – күп районнарда мәгариф идарәләренең эшләп бетермәве. Шуңа күрә моны вакытлыча күренеш дип кабул итәм. Без әлеге мәсьәлә белән шөгыльләнәбез.
 
Якын арада министрлык мәгариф идарәләре өчен тиешле регламент әзерләячәк.

Люция ГАЛИМҖАНОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»