|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.04.2009 Җәмгыять
ШИНЕЛЬМЕ, АКЧАМЫ?Армиягә барасың килмиме? Рәхим ит – законлы рәвештә дәүләткә акча түлә. “Правое дело” фиркасенең рәистәше, “Деловая Россия” иҗтимагый оешмасының җитәкчесе Борис Титов бу атнада хәрби бурычын үтәргә теләмәүчеләргә армия хезмәтен закон тарафыннан танылган акчалата компенсация белән алыштырырга чакырды. Аның фикеренчә, шул рәвешле хәрби комиссариат хезмәткәрләре кесәсенә керә торган ришвәт акчасын армия чыгымнары өчен тотарга, ягъни армия сафларына алынучыларны тиешле дәрәҗәдә киендерү, тукландыру мөмкинлеге туар иде. Илфак ШИҺАПОВ, язучы һәм продюсер:
– Бер яктан, мондый “откуп”ны рәсмиләштерү начар булмас иде, чөнки бездә армиягә бармас өчен барыбер ришвәт бирәләр. Акча РФ Саклану министрлыгына түгел, ә аерым кешеләр кесәсендә кала. Икенче яктан карасаң, бу рәсмиләштерелсә, җыен хәерче кеше баласы илне сакларга китәчәк, ә байларның уллары акча түләп котылачак.
Армиядән азат булыр өчен акча түләү хәлне яхшы яисә начар якка үзгәртер дип уйламыйм. Бүген хезмәт итәм дигәннәр дә бар, барырга теләмәүчеләр дә шактый. Шинель киеп бер ел дәвамында солдат боткасы ашаудан курыккан кеше ничек тә булса армиягә эләкмәүнең җаен табачак.
Армиягә бармауны закон буенча сатып алу 90 нчы елларда фахешханәләрне рәсмиләштерергә теләүләре белән тиң. Ләкин Русиянең коррупциягә каршы көрәшергә хәле дә, ысулы да, теләге дә юк. Шуңа күрә мондый закон чыгарып, әллә ни уңышка ирешеп булмас дип саныйм.
Рөстәм ЗАКИРОВ, җырчы:
– Бу гамәлне дөрес дип санамыйм. Барысы да акча түли башласа, илне кем саклар? Аннары, мәсәлән, армиягә бармас өчен 300 мең сум кирәк, дип әйтсәләр, авыл җирендә яшәгән кеше моны түли алмаячак, ә бай рәсми рәвештә хәрби билетны сатып алачак. Шуңа күрә беренче чиратта бу сумманы барысы да түли алырлык итеп кешеләр өчен яшәү, акча эшләү шарты тудырырга кирәк, аннан соң гына таләп итәргә.
Ельцин президент булганнан бирле армия турында сөйләшәләр, ләкин һаман тәртип юк. Профессиональ армия булдыралармы инде?! Тәртип урнаштырылса, әллә нинди “откуплар” турында уйлап утырырга кирәкмәс иде. Шушы ил гражданы буларак, һәр кеше бу илгә хөрмәт белән карарга тиеш, ул юк икән, әллә нинди закон чыгарсаң да, бернигә ирешә алмыйсың.
Ирек АРСЛАНОВ, Казан мэриясенең Телләр үстерү, иҗтимагый оешмалар белән элемтә бүлеге башлыгы:
– Бу мәсьәләне яхшы яисә начар дип кенә бәяләп булмый. Әгәр мәктәпләрдә патриотик тәрбия тиешле дәрәҗәдә алып барылса, элеккеге кебек НВП (башлангыч хәрби әзерлек – ред.) дәресләре, хәрби кафедралар булса, бу очракта “откуп” үз-үзен аклар иде, бәлки. Акча түләгән очракта да егетләр ниндидер хәрби әзерлек үтәргә тиеш. Бернинди әзерлек үтмичә, акча түләп армиядән котылу дөрес түгел. Шушы юл белән яшьләрнең миләренә дәүләтебез беркемгә кирәкми, аны сатып җибәрергә дә була дигәнне сеңдерәбез бит! Егетләр һәм ата-аналар акча түлибез, ә калганы минем эш түгел, илне башкалар сакласын дип ваемсыз уйлап утырачак. Моның белән ришвәтчелекне җиңү мөмкин түгел. Рәсми рәвештә бер сумма булса, аның законнан тыш акча каеру очраклары тагын да күбәячәк.
Сүрия УСМАНОВА, хокук яклаучы:
– Мондый тәкъдим Украинада да яңгырады. Берничә дәүләттә акча түләп армиягә бармау бар. Мәсәлән, Төркиядә теләгән кеше, бигрәк тә югары уку йортларында белем алучы студент егетләр, армиядә тулы срок хезмәт итмәс өчен акча түли. Безнең акчага әйләндерсәң, 230 мең сум килеп чыга. Ләкин дәүләткә акча биргән очракта да ул закон буенча бер ай дәвамында армиядә хезмәт итәргә тиеш. Бер уйлаганда мондый гамәл дөрес тә кебек, икенче яктан караганда, бу закон акчасы булган кешеләр өчен генә тәгаенләнгән. Алайга китсә, андыйларның балалары бүген дә армиядә хезмәт итми.
Хафиз МИРГАЛИМОВ, КПРФның Татарстан бүлеге башлыгы:
– Армиягә бармау өчен акча түләүне рәсмиләштерү коррупцияне законлаштыру дигән сүз. Медведев президентлыкка килгәч, коррупциягә көрәш башлады, ләкин әлегә уңай нәтиҗәләр күренми. Әгәр бездә социаль дәүләт төшенчәсе бар икән, Конституциядә генә калмасын, ул законнар аркылы эшләргә тиеш.
Минемчә, һәр сау-сәламәт егет армиядә хезмәт итеп кайтырга тиеш. Безнең балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, югары уку йортларында илгә карата патриотик хисләр уяту кебек тәрбия чаралары кирәкле дәрәҗәдә куелмаган. Телевизорда да тәрбияви кинолар күрсәтелми, анда бары тик үтереш, сугыш, көчләү. Урамда да яшьләрнең бер кулында сыра, икенчесендә – тәмәке. Нинди хәл инде бу?! Элек армиягә бармасаң, сине чирле, булдыксыз дип уйлыйлар иде. Әгәр безнең дәүләт социаль, тәрбия мәсьәләләренә игътибар итми икән, бернинди уңышка ирешә алмаячакбыз. Барыбыз да балаларыбызга һәр ир-егет ил алдындагы бурычын үтәргә тиеш дигәнне аңлатырга кирәк. Кайбер кешеләрнең мондый тәкъдиме бервакытта да безнең дәүләт законында чагылыш табарга тиеш түгел дип саныйм. Катгый рәвештә каршымын. Военкоматлардагы ришвәтчелеккә каршы көрәшне көчәйтергә кирәк, ләкин башка ысул белән.
Мәктәп балаларының һәр унынчысы Бөек Ватан сугышы башлану датасын, һәр дүртенчесе ул вакыттагы бөек хәрби командирларны, һәр өченчесе сугышның хәлиткеч бәрелешләрен һәм мизгелләрен белми, һәр икенчесе Бөек Ватан сугышында Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган кешенең берсен генә дә исенә төшерә алмый. Сезгә ошыймы-юкмы, ләкин эшебезнең нәтиҗәсе шул. Бу исә ул сугышта катнашучыларның исәннәре яшьләрне тәрбияләүдә күп нәрсә эшләгән вакытта шундый хәл күзәтелә, – диде Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгын зурлап бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында.
Сүз уңаеннан, узган елның җәендә оештыру комитетының беренче утырышын үткәргәндә сугышта катнашучылар 15 352 булса, 19 мартка алар 14 036 кеше генә калды, дип белдерде Президент.
Римма БИКМӨХӘММӘТОВА |
Иң күп укылган
|