|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.11.2014 Криминал
Балтачта ир белән хатын сатучыны үтергән
Фаҗига шимбә көнне була. Полиция хезмәткәрләре әлеге җинаятьне кайнар эзләр буенча ике көн эчендә ачкан. Балтачтагы кибеткә караклар кереп сатучы хатынны үтереп чыккан. Кибеткә кичке алтынчы яртыда килгән сатып алучы, кан эчендә яткан гәүдәне күрүгә, полиция чакырта. Соңрак хатынга ике тапкыр пычак белән кадаганлыклары һәм кассадан 9 мең сум күләмендә акча югалганлыгы ачыклана. Тикшерү барышында җинаять булган сәгатьтә кибет тирәсендә камуфляж киемнәр кигән хатын-кыз һәм ир-ат йөргәнлеген шаһитләр дәлилли. Ә шикле адәмнәрнең такси белән Әлмәт якларына таба юл тотуы билгеле була.
Бүген үтерүдә һәм караклыкта гаепләнүчеләр Әлмәттә тоткарланган.
|
Иң күп укылган
|