|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.11.2014 Җәмгыять
![]() Яратабыз, көтәбез сине, улым!Шушы сүзләрне ишеткәч, егет, иптәшләреннән яхшысынмады бугай, күзләрен сыпырып куйды. Бу мәлдә яшь тамчысы тәгәрәп төшсә дә сәер түгел. Егет-җиләнгә шуннан да газизрәк сүз булырга мөмкинме?! Туган җиреннән, әти-әнисеннән, сөйгән ярыннан аерылып торырга мәҗбүр булган һәр кешенең йөрәгенә сарымай болай эндәшүләре. Бу дулкынландыргыч күренешне берничә көн элек Мәскәү өлкәсендәге 14258нче хәрби часть, Сергиев-Посад гарнизоны мәдәният йортындагы зәңгәр экранда күзәтергә туры килде. Ул көнне Ирек Хәйбрахманов янәшәсендә утырган унбиш якташы-хезмәттәше дә шаһит булды бу манзарага. Аларга да әниләре сәлам юллаган. Ә менә әнисе белән бергәләп сагынуын җиткерергә аның сөйгән яры гына батырчылык иткән. Мөслим районы делегациясе – солдат әниләре һәм хакимият вәкилләре елга ике мәртәбә, ягъни һәр чакырылыш саен бирегә бәгырь җимешләренең ничек хезмәт иткәннәрен күрергә килә икән. Килә алмаган солдат әниләренә күчтәнәч һәм менә шулай аудио-видео сәлам җибәрү мөмкинлеге бирелә. Татарстан хәрби комиссариаты дистә ел элек республикабыз районнарына, үзара килешү төзеп, менә шулай тәгаен хәрби частьлар белән хезмәттәшлек итәргә тәкъдим ясаган. Хәзер республикабызның шактый гына районында җайга салынган әлеге матур башлангыч. Берьюлы дистәләгән якташыбыз бер төштә хезмәт итә дигән сүз бу. Тәгаен мөслимлеләргә килгәндә, “Егерме-егерме биш егетебезнең дә бергә хезмәт иткәне булды, бу юлы унҗиде якташыбыз биредә. Көзен унысы кайтачак. Көзге чакырылышта 45 кешебезне алачаклар, шуларның унысы әлеге частька барыр дип торабыз”,– дип сөйләде юлда килгәндә бу уңайдан делегация башлыгы, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, уналты ел район хәрби чакырылыш комиссиясе рәисе вазыйфасын башкаручы Рушат Солтанов. Төркемебездә ТР Хәрби комиссариатының Сарман һәм Мөслим районнары буенча бүлек башлыгы урынбасары Ленар Мөхәммәтев, башкарма комитетның яшьләр һәм спорт бүлеге хезмәткәре Ринат Гарипов бар. Билгеле, төп кешеләребез – солдат әниләре – Олы Чакмак авылында яшәүче Ләйсән Бәдретдинова белән Илсөяр Кашапова, Иске Карамалыдан – Земфира Моратшина. Йөз мәртәбә ишеткәнче, бер мәртәбә күрүең яхшырак дигәч, якташларым, журналист буларак, мине дә делегация составына кертте.
Демократия юк, ирешелгәне дә бетеп, кимеп бара дип зарлансак та, гражданлык җәмгыятенең, җәмәгатьчелекнең ябык режимда булган хәрби частьлар, төрмәләр, психик авырулар хастаханәләре кебек учреждениеләр эшчәнлегенә күзәтчелек итә алуына мисал булды бу сәфәр. Бу сәфәрдә күргән-ишеткәннәремне, тәэсирләремне йомгаклап шуны әйтә алам: шөкер, Россия армиясендә демократияләштерү таләпләре үтәлә, хәрбиләребез заманнан артта калмый икән.
Ияләштек инде
Гарнизонга барып төшүгә, беренче булып күрешергә килүчеләр, табигый, әниләрен кочагына алырга ашыгучы Илфар Кашапов, Илназ Моратшин һәм Раил Бәдретдинов булды... Бераз вакыт узгач, егетләр, менә 4 ай хезмәт итәсез инде, беренче тәэсирләр ничек булды, дип сорашам.
– Башта кая килеп эләктем икән дип уйлыйсың. Кунакка гына килгән сыман тоела. Аннан соң әкренләп ияләшәсең. Хәзер ничектер өйдә сыман. Көн дә бер төрле эш эшлисең. Бөтен әйберне беләсең, – дип сөйли Илфар. Ул үзе сак ротасында хезмәт итә. Әлегә коптер вазыйфасын башкара икән.
Хәзер солдатлар хат язмый, үзләре дә алмый диярлек. Монысы да гаҗәп түгел. Кесә телефоны, Интернет заманы бит. Монда һәр солдат вазыйфага куелган. Шуның өчен айга ике мең сум хезмәт хакы алалар. Димәк, берәү дә койрыкны сыртка салып йөри алмый.
Төштән соң Мөслим районыннан барып хезмәт итүче егетләрнең бөтенесе диярлек мәдәният йортына җыелып бетте (ни кызганыч, Катмыш авылы егете Ильмир Фәттахов язгы очрашуда да катнаша алмаган, бу юлы да, биш көнлек эш сәфәрендә булу сәбәпле, табыныбызны ямьләп утыра алмады; нишлисең, хәрби хезмәт). Әледән-әле килеп китеп йөрергә туры килгән берничә солдатны исәпкә алмаганда, мөслимлеләр клубта корган бәйрәм табынында сыйланды. Туган яктан алып килгән каклаган каз, чәк-чәк, түгәрәк икмәк янәшәсенә көндез якындагы кибеттән тәм-том, җиләк-җимеш, яшелчә, татлы сулар алып кереп тезгән идек. Рушат әфәнде командирларыннан кичке өчтән унга чаклы якташларыбызны гаскәри йомышларыннан азат итеп торуларын сораган икән.
– Мөслимебез сезне сагынып, зур үзгәрешләр белән көтеп тора. Шул үзгәрешләргә сокланып, үзегез дә киләчәктә туган ягыбызны үстерү, яңартуга көчегезне кертерсез, катнашырсыз дигән ышаныч белән килдек. Сезнең ничек хезмәт итүегезне күрербез, командирларыгызның фикерләрен ишетербез. Яхшы, маҗараларсыз гына хезмәт итәрсез дип өметләнәбез, – дип сәламләде аларны делегация башлыгыбыз (шунысы кызык: аның Румил исемле өлкән улы да шушы частьта хезмәт иткән икән). “Мөслим” дип язылган түгәрәк икмәкне кисү хокукы Мари-Бүләр авылы егете, кече сержант Александр Биктаировка эләкте. “Ипекәйне күкрәгеңә терәп кис әле. Ипи кискән көч кире кайтмый”,– дип тапшырдылар аңа туган як кырларында үскән бодайдан пешерелгән икмәкне. Ул көнне клубтагы зәңгәр экранда газизләренең һәм район хакимияте башлыгы Рамил Муллинның сәламләүләрен ишетте, “Көлкеханә” видео-язмасын тамаша кылды, табын янында солдат җырларын һәм үзебезнең татар көйләрен яңгыратты якташларым.
Казармада
Икенче көнне иртән, солдатларыбызның шактый гомере үтә торган казармада булып, көн күрмешләре белән якыннан таныштык. Биредә 2010 елда ук күнитек һәм чолгаудан баш тартканнар икән. “Җәйге һәм кышкы ботинка, айга ике пар оек бирелә. Оекларны, кием-салымны киптерү өчен махсус бүлмә бар. Биредә һәрвакыт 60 градус җылылык була. Монда кер юу машиналары тора. Кер порошогы җитәрлек. Менә душ, коенып чыгу бүлмәсе. Бу спорт почмагында теләгән кеше гер, штанга күтәреп бәдәннәрен чыныктыра ала”, – дип барысын күрсәтеп, таныштырып йөрде рота командиры урынбасары, майор Василий Гордеев (шунысы кызык: ул Казан танк училищесын тәмамлаган, хатыны да Казан кызы икән).
Солдатларга бездән күчтәнәч булыр дип, ике дистәләп “ВТ” газетасын, берничә җырчыбызның, Разил Вәлиевнең иҗат кичәсендә төшерелгән, Җәлил хәзрәт Фазлыев вәгазьләреннән тупланган аудио-видеоязмалар алып килгән; юлда килгәндә, бу язмаларны тыңлый-карый алмаслар инде, дип борчылган идем. Юкка хәсрәтләнгәнмен икән. Казарманың уртасында тора кирәкле җиһаз. Шунысы да күңелле булды: казармада кизү торучы егеткә игътибар итеп, син бит татар егете, кайсы яктан, дип мөрәҗәгать иткән идем, ул Пермь краендагы Барда районының Бөреҗле авылы егете Вилдан Аксәетов булып чыкты. Биш-алты минуттан каршыма килеп чыккан өлкән прапорщик та үзебезнең татар кешесе, себер татары Артур Хәкимов икән. 14 ел биредә хезмәт итә ул, соңгы ун елында взвод командиры. Өйләндеңме әле, хатының кайдан, күпме хезмәт хакы аласың, дип төпченәм. “Мин Төмән өлкәсендәге Яркәү районының Сорокино авылыннан. Шушы Шарапово бистәсеннән Наталья исемле кызга өйләндем. Ике малай үстерәбез. Дима һәм Никита исемле. Улларымны авылга алып кайтканым юк. Бичәм җибәрми. Хәзерге вакытта 48 мең сум хезмәт хакы алам”, – дип сөйләде гаилә хәлләрен Артур. Соңрак шунысы да беленде: нәкъ шушы кардәшебез, янәшәдә башка милләт кешеләре булганда үзара татарча сөйләшмәгез, шикләнүләре бар, дип якташларыбызга кисәтү ясый икән. Башка милләт кешесе әйтсә бер хәл. Үз татарыңнан мондый сүз ишетү рәхәт түгелдер.
Татарстанлылар аерылып тора
Гарнизон башлыгы, часть командиры, полковник Виктор Буйволов безне, күптәнге танышларын күргәндәй, җылы кабул итте. Киләсе елның 10 октябрендә частебызга 55 ел тула, көзен килгәндә сәфәрегезне шул вакытка туры китерергә тырышсагыз иде, дигән теләген җиткерде ул.
– Әлеге шефлык мөнәсәбәтләреннән без бик канәгать, республикада да хәрби хезмәткә җитди карыйлар; күрәсең, без үзебез дә сайлап ала беләбез. Казарманы, ашханәне күрми китмәгез. Хәзер бездә ашханәдә нәрәт тору дигән нәрсә юк, аерым учреждение тукландыра. Ризыкны сайлап алу мөмкинлеге бар. Кичен швед өстәле. Кыскасы, солдатлар зарланмый. Егерме ятаклык медицина пунктыбыз бар. Укыту үзәгенең үзенчәлеге шунда: без техник саклау чаралары буенча белгечләр әзерлибез. Элек кораллы солдатлар сакласа, хәзер Россия Кораллы Көчләрендә техник чараларга, шуларга хезмәт күрсәтүгә, комплекслы саклауга өстенлек бирелә,– дип ни-нәрсә белән шөгыльләнүләре турында сөйләде һәм берничә соравыбызга җавап бирде полковник. Гыйбадәт кылу мөмкинлеге бармы-юкмы икәнлеге кызыксындырды безне. Часть биләмәсендә чиркәү, анда үгет-нәсыйхәт сөйләүче Кирилл атакай бар икән. Ә менә башка дин вәкилләре, әйтик, мөселманнар намаз укырга теләсә, аерым гыйбадәт бүлмәсе булдырылмаган әле. “Бу җәһәттә баш идарәдәге тәрбияче белән сөйләшеп карарбыз. Пасха вакытында кулич (махсус күмәч) пешертәбез, йомырка буятабыз. Дини бәйрәмнәр, ураза-пост дип башкача мәшәкатьләнмибез. Кирилл атакайны татарлар да, урыслар да тыңлый”,– дип җавап бирде ул.
Командирның, “бабайлык” очраклары юк; булса катгый чара күрелә, мондый хәлне искәрткән имзасыз хат-язулар алынса да, тикшермичә калмыйбыз, диюе дә күңелебезгә хуш килде. Ә менә частьта ярты ел инде мунча булмавын ишетү, душка гына канәгатьләнергә туры килүен белү сәер тоелды безгә. Россия армиясе өчен зур мәшәкать түгелдер шәт мунча тоту. Мунча – сәламәтлек ич ул.
– Әллә ни зарурлык булмаса, чәчрәп чыкмагыз; кыерсытырга, мыскыл итәргә җыеналар икән, юл куймагыз; үзегезне саклагыз, яклагыз. Сезне туган якта көтәбез,– дип саубуллаштык без якташларыбыз белән. Биредә, мөслимлеләр кебек үк күпләп булмаса да, Әлмәт, Лениногорск, Азнакай, Зәй районнары егетләре хезмәт итүен ишетү дә күңелле булды.
Кайтып барышлый, Мәскәүдә, Татарстан Республикасының РФдәге даими вәкиллеге җитәкчесе Равил Әхмәтшин белән очрашкач та, солдат егетләребезнең ничек хезмәт итүе турында гәп кордык.
– Түбән Камадан алтмыш солдат Мәскәүнең үзендә, Преображинский полкта хезмәт итә, шәрәфле каравыл полкы дип тә атыйлар аны. Кремль полкында егерме биш Чаллы егете, Хәрби диңгез флоты госпиталендә медицина университетын тәмамлаганнар бар. Домодедоводагы хәрби диңгез базасындагы ун Саба егетен дә күз уңында тотабыз. Аларны төрле чараларга кунак итеп алып барабыз. Әле менә 31 октябрь көнне “Космос” кинозалында Айдар Галимовның концерты була. Шунда 100 егетебезне алып барачакбыз. Тамаша карагач, өчпочмак, пәрәмәч белән сыйлап, аларны частьларына озатып куячакбыз. Аларны елына ике-өч мәртәбә, Тукай, Җәлил һәйкәлләре янына алып барып, чәчәк салдыруда катнаштырабыз. Әле менә 4 августта, Җәлилгә чәчәкләр куйганда, парламент башлыгыбыз Фәрит Мөхәммәтшин солдатларыбызның шактыена хәрби кул сәгатьләре бүләк итте, – дип сөйләде Равил әфәнде.
– Мәскәүне татар егетләре саклый дип язарга була икән,– дип сорадым мин ахырда даими вәкилебездән. “Татарстанлылар саклый дип язсаң дөресрәк булыр”, – дип җаваплады ул.
![]() 1
![]() 2
Рәшит МИНҺАҖ |
Иң күп укылган
|